Класстан тыш чара "Дәү әни һәм онык"
материал на тему

 Өлкәннәр коненә багышланган кичә. 

 

“Дәү әни һәм онык” бәйгесе.

Максат:Газиз  дәү әниләргә мәхәббәт,игътибарлы мөнәсәбәт,шәфкатьлелек хисләре, гаилә   традицияләренә ихтирам тәрбияләү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл du_ni_hm_onyk.docx21.11 КБ

Предварительный просмотр:

ИСКЕ САЛМАН ГОМУМИ ТӨП БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

Өлкәннәр көненә багышланган

“Дәү әни һәм онык “бәйгесе

                                                                           Татар теле һәм әдәбият укытучысы

                                                                Насыйбуллина Гөлфия Солтан кызы

 

2012

 Өлкәннәр коненә багышланган кичә.  

“Дәү әни һәм онык” бәйгесе.

Максат:Газиз  дәү әниләргә мәхәббәт,игътибарлы мөнәсәбәт,шәфкатьлелек хисләре, гаилә   традицияләренә ихтирам тәрбияләү

Күңелле ял итегез”дигән җыр салмак кына ишетелә.

Алып баручы.

-Хәерле кич,нәни дусларыбыз,әбиләребез- безнең  кадерлеләребез,килгән кунаклар!Сезне бүгенге бәйрәм белән ихлас күңелдән тәбрик итәргә рөхсәт итегез.Бәйрәмнәр күңелле үтсен!

 1 бала.Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

2 бала.Бәйрәмне кем китерә?

Чәчәкләр,гөлләр микән?

Бураннар,җилләр микән?

Әллә соң дуслар микән?

3 бала.Бәйрәм кирәк әтигә,

бәйрәм кирәк әнигә,

бабай белән әбигә.

Безнең халык кунакчыл:

Якты чырай ,такта чәй, дип

Каршы ала кунакны.

4 бала.Ата- бабай гадәтләрен

Без дә дәвам итәрбез.

Кунакка безгә килегез,

Бәйрәм күреп китәрсез!

Алып баручы.

            Хөрмәтле кунакларыбыз!Гаилә-тормышыбыз нигезе.Гаилә нык,тату икән,дәүләт тә нык,тату дигән сүз.Һәр кеше бәхетле гаилә корырга омтыла.Бәхетле гаилә төшенчәсен без ничек аңлыйбыз соң?Минемчә,ул борынгы гореф-гадәтләрне  саклый,яңаларын булдыра белүдә,көндәлек тормыш ыгы-зыгыларында үзара мөнәсәбәтләрнең матурлыгын саклауда,һәр эшне теләп,яратып башкарырга күнегүдә,үз өеңдә башкаларныкыннан аерылып торган рухи халәт урнаштыруда,буш вакытны файдалы итеп оештыруда һәм башка бик күп сыйфатларда чагылыш таба.

            Һәр гаиләнең үзенә генә хас йолалары,тәрбия алымнары бар.Белемле,тәрбияле балалар үстерүче,күп сыйфатлары белән авылдашларына үрнәк булып торучы гаиләләр безнең авылыбызда да бик күп.Һәм менә шундый гаиләләрнең берничәсеннән дәү әниләр һәм оныкларны без  бүгенге “Дәү әни һәм онык”дип аталган бәйгедә катнашырга чакырдык.Әйдәгез,алар белән танышып үтик.

Катнашучылар белән таныштыру.

 “Ак әбиләр” җыры.

1 укучы.   Бер күрешү- үзе бер гомер дип,

Дога кыла ак әбиләр.

Яңа төсләр мәгънә ала

Борынгы җыр,иске көйләр.

2 укучы.Ак әбиләр бер елмайса,

Үсә күңел офыклары.

Яннарында уйнап йөри

Орчык кадәр оныклары.

3 укучы.  Алар кичен сабыйларга

Мөнәҗәтләр көйли-көйли,

Пәйгамбәрләр тарихыннан

Гыйбрәтле бер кыйсса сөйли.

4 укучы.Мич янында тып-тын гына

Тыңлап тора киленнәре.

Шулдыр үзе өйгә иман,

Татулыкның иңүләре.

5 укучы.Ходайның һәр бирмеш көнен

Дога кылып сәламлиләр.

Ил шатлыгы,ил аклыгы -

Ак яулыклы ак әбиләр.

Алыпбаручы.Кадерлеләрдән-кадерле,сөйкемлеләрдән сөйкемле,шәфкатьле,миһербанлы,олы җанлы әбиләребез!Бу безнең бәйрәм дә,рәхәтләнеп ял итү кичәсе дә булсын.Кадерле дәү әниләрбез!Без сезнең турында шигырьләр,җырлар өйрәнәбез,сез безнең өчен бик кадерле.Бигрәк тә мондый авыр заманда  балаларыбызны миһербанлы,шәфкатьле,итагатьле итеп тәрбия кылырга ярдәмегез кирәк.Дәү әниләребез,буыннар чылбыры бервакытта да өзелмәсен!Картаймыйча,безгә ярдәм итеп яшәгез,ә урыннарыгыз һәрчак өйнең түрендә булсын!

1 укучы.Кичәбез котлы булсын,

Табыннар да мул булсын!

Күңел шатлык белән тулсын,

Ял кичәбез гөрләп узсын!

Алып баручы.Ә хәзер бәйрәмебезне дәвам итеп,уен-ярышларга күчәбез.Бәйгегә мәртәбәле жюри бәя бирәчәк.Исәп-хисап эшен алып баручы жюри әгъзалары белән танышыйк.

1 нче ярышны башлыйбыз.Ул “Кыскалыкта  осталык”  дип атала.Дәү әни һәм оныклар  бер-берсен тәкъдим итәрләр.

Музыкаль пауза.

2 нче ярышыбыз “Сорау бирер нәниләр,ни диярләр әбиләр” дип атала.Мин  табышмак укыйм.Ә сез ,дәү әниләр,җавапны тизрәк  әйтергә тырышыгыз.

1.-Ул бөтен өйдә дә бар.

-Аны әниләр ясый.

-Зур да, уртача да, кечкенә дә була.

-Усал малайлар аның белән сугыша.

-Күбрәк ашаганнан соң,әтиләр шуңа таяна,кайчагында ,аңа чумып,гырлап та китә.

-Әниләр аның белән уйнамаска куша.

-Авылда ул һәрвакыт түрдә була,ә шәһәрдә аңа игътибар аз.

-Ул йомшак та,бик йомшак та була.

-Ялгыз кешеләр аны кочаклап ятарга ярата          (мендәр)

2.-Ул үзе бик кирәкле әйбер.

-Ике колагы,бер борыны бар

-Ул бик күп төрле була.

-Бик матур итеп бизәлгәннәре дә бар.

-Аны бигрәк тә әбиләр,бабайлар ярата.

-Ул -өстәлнең бизәге.  

-Аңа күмер дә салалар,кайсыларын электр утына да тоташтыралар.

-Ул булса,чәй эчүләре дә күңелле.(Самовар)

3.Ул һәммә кешедә дә бар.

-Картларда сүлпәнрәк,яшьләрдә көчлерәк.Кем белә,бәлки киресенчәдер.

-Ул шатландыра да,көендерә дә.

-Бер караштан туа,озак еллар яши.

-Аннан башка яшәп булмый.

-Венера Ганиева да шулай дип җырлый.(Мәхәббәт)

4. –Аны камыр белән иттән ясыйлар.

-Башта  зур камыр,аннары кечкенә камыр ясыйлар.

-Аны ясау бер кешегә генә озакка китә.

-Мин аны ясый беләм,бигрәк тә санарга яратам.

-Аңа яраткан кеше борыч та сала.(пилмән)

5.-Ул татар халкының милли ашамлыгы.

-Кунаклар килгәндә пешерелә.

-Түгәрәк була.

-Өстенә тәмле әйберләр сибәләр.

-Эчендә дә тәмле әйберләр күп:дөге,йомырка,йөзем,кызыл эремчек.

-Ул катлы-катлы була. (гөбәдия)

Алып баручы.

-Ә хәзер ярыш нәниләребез өчен булыр.Мин сезгә сораулар әйтәм,ә сез җавап бирегез.

1.Ул елга бер генә килә,аны һәркем көтеп ала.(туган көн)

2.Үзе кечкенә генә,вакыт-вакыт елап та ала.Шулай да аны һәркем ярата.(бала)

3.Тәмле ашлар пешерә,җылы оекбашлар бәйли.(дәү әни)

4.Аның белән һәр бала уйнарга ярата.(уенчык)

5.Җирдә яшәүче барлык кешеләр өчен иң кадерле,иң ягымлы кеше.(әни)

Музыкаль пауза.

Алып баручы.Безнең әниләребез,дәү әниләребез бик тә уңганнар,бер дә тик торырга яратмыйлар.Татар халкының кайсы йортына гына керсәң дә,милли ризыклардан табын сыгылып тора: кабарып пешкән ипиләр,балланган чәкчәкләр,өчпочмак,бәлешләр һ.б.Менә бүген дә дәү әниләребез буш кул белән килмәгәннәр,бик тәмле ризыклар пешереп алып килгәннәр.Кадерле дәү әниләребез,үзегезнең аш-су пешерүдәге серләрегезне безгә дә сөйләп үтегез әле.

3 ярыш.

Чираттагы бәйгебез “Ягымлы,тәмле сүзләр” дип аталыр.Дәү әниләр оныкларын нинди тәмле сүзләр белән яраталар икән? Оныклары аларга нинди матур сүзләр белән эндәшәләр?

Уен уйнау.Дәү әни ,оныгына матур сүзләр әйтеп,  уенчыкны бирә,ә оныгы  дәү әнисенә ягымлы сүзләр белән уенчыкны кире кайтара.

Алып баручы: -Күрәсез,бер-беребезгә эндәшергә  никадәр матур сүзләр бар икән!Тик,ни кызганыч,без бу сүзләрне аз кулланабыз.Ә бит ягымлы,җылы сүзләрдән канатлар үсә.Әйдәгез,киләчәктә сөйләмебездә матур сүзләрне күбрәк кулланыйк.Ә хәзер киң күңелле, йомшак куллы,тәмле телле әбиләребезгә җыр бүләк итәбез.

Музыкаль пауза .

Алып баручы.

Халык авыз иҗаты әсәрләре яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак.Бала яшь чакта әкиятләр тыңларга ярата,бераз үсә төшкәч,җырлар,такмаклар белән мавыга башлый,җор телле кеше үз сөйләмендә мәкальләрне еш куллана.Мәкальләр ,гадәттә,кешеләргә әхлак һәм әдәп тәрбиясе бирә.Аларны өйрәнү,хәтердә калдыру сөйләмебезне баета,халыкка ,туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли.Кадерле  дәү әниләр,ә сез мәкальләрне беләсезме икән?”Мин башын әйтәм, ә сез дәвам итегез” дигән уен үткәреп алыйк әле.

1.Агачны яфрак бизәсә,кешене...(хезмәт бизи)

2.Һөнәрле үлмәс,...(һөнәрсез көн күрмәс)

3.Ул ояты – атага,..(кыз ояты-анага)

4.Ата-ананы тыңлаган –адәм булган,...(тыңламаган әрәм булган).

5.Оясында ни күрсә,...(очканында шул булыр)

Алып баручы.”Дәү әни” дип әйтүгә,дәү әни  өйрәткән догалар искә төшә.Әйдәгез әле, балалар, без дә тыңлап үтик,дәү әниләрегез сезгә нинди догалар өйрәтәләр икән?

Оныклардан догалар сөйләтү.

Алып баручы.

Безнең әбиләребез әле бик күп бишек җырлары да беләләрдер,мөгаен.Әйдәгез,хәзер бишек җырлары тыңлап үтик.

Бишек җырлары бәйгесе.

Алып баручы.”Һөнәрле булып ул үссен,уңган булып кыз үссен,”- дигән борынгылар.Сез дә,кадерле дәү әниләр,оныкларыгызны уңган,булган итеп күрәсегез киләдер.Чираттагы ярышыбыз “Йомгакны кем тизрәк чорный?” дип атала.Дәү әни һәм онык, бергәләшеп,  йон җебен йомгакка чорный.

Алып баручы.Ә хәзер инде кечкенә оныкларыбыз үзләренең җыр-биюгә осталыкларын күрсәтеп үтәрләр.

Җыр – бию бәйгесе.

Алып баручы.Хәзер хөрмәтле жюри исәп-хисап эшләренә йомгак ясаган арада,укучылар чыгышын тыңлап үтик.

Музыкаль тәнәфес.

Сүз жюрига бирелә. “Иң сөйкемле дәү әни һәм онык”,  “Иң җитез дәү әни һәм онык”,  “Иң тапкыр дәү әни һәм онык” Һ.б.ш. мактаулы исемнәр һәм грамоталар, бүләкләр тапшырыла.

Алып баручы.

Хөрмәтле дәү әниләр!

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык һәм куаныч,зур бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә гомергә.

Гомер юлларыгыз озын булсын,

Матур тормыш аны бизәсен.

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге килмәсен.

Безнең бүгенге кичәбез ахырына якынлашты.Кадерле дәү әниләр,балаларыгыздан авыр сүз ишетмәгез,аларның мәрхәмәтлелеге,шәфкатьлелеге тормышыгызны тагын да нурландырып,бизәп торсын.Халкыбызның мондый акыллы әбиләре булганда,балаларыбыз акыллы,шәфкатьле булып үсәр дип ышанабыз.

Җыр: “Бәхеттә,шатлыкта”.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Авыл мәктәбендә сыйфатлы белемгә ия булуны тәэмин итүдә-класстан тыш эш

Укытуның сыйфатын күтәрүдә класстан тыш эшчәнлекнең мөһимлеге. Бу- төрле дистанцион олимпиада һәм конкурсларда катнашу....

Класстан тыш чара.Юл йөрү кагыйдәләре.

     “ Исән-имин йөрим дисәң        Бел син юл кагыйдәсен”!...

Һ. Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасы буенча класстан тыш уку дәресе

8 класста әдәбият дәресе өчен дәрес эшкәртмәсе...

Рус мәктәбендәге рус төркемнәре өчен әдәбияттан класстан тыш уку дәресе. 5 нче класс Изгелек – кояш нурына тиң.

Класс: 5 класс (РМРБ)Тема:  Бәйләнешле сөйләм теле үстерүДәрес темасы: “Изгелек-кояш нурына тиң”Дәрес  тибы: Класстан тыш укуДәрес барышы: 1 дәрес (45 минут)Алып бару формасы: ӘңгәмәМа...

Факил Сафинның "Биек тауның башларында" әсәре буенча класстан тыш уку дәресе

Дәрес Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты якташыбыз  шагыйрь һәм язучы Факил Сафинның тормыш юлын өйрәнү, иҗатының әһәмиятен а...

“Әбисе белән онык” текстында туганлык мөнәсәбәтләре.

4нче сыйныфның рус төркемендә уку дәресе...

"Әби һәм онык бәйгесе"

Сыйныфтан тыш тәрбияви чара...