Әхмәтгалиева Әлфия Камил кызы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайты

Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын

Профессия: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Профессиональные интересы: Методик эшчәнлек, яңа технологияләр өйрәнү, бәйгеләрдә көч сынашу

Увлечения: китап уку, музыка,кино,чәчәкләр

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Арча районы

Место работы: Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбе

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/ahmetgalieva-alfiya
Дөньяны үзгәртәсең килсә, үзеңнән башла.
Джо Уайдер

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы!

О себе

                                                                                                                                                  Еллар үткән саен һаман ешрак,

Борыласың үткән юлларга.

Яшең арткан саен тирәнрәк

Төшәсең шул хәтер чоңгылына.

 

Үтте инде күптән балачагым,

Артта калды яшьлек елларым.

Кайтыр өчен юллар эзләсәм дә

Юк шул,юк-өзек өметем.

 

Кире кайтам диеп киткән идем,

Кайттым сиңа,кайттым,авылым.

“Шәһәр яхшырак инде”,-диючегә-

“Юк,кайтырга кирәк”,-иде җавабым.

 

Кайттым,кайттым әле туган якка,

Монда үскән,монда укыган.

Монда минем якын туганнарым.

Туган йортым-мине сагынган.

 

Кичә үзем укыган мәктәбемнән

Бүген укытучы булып узамын.

Һич үкенмим,сизми дә калганмын

Инде ике дистә елның узганын.

 

Һич үкенмим,шушы олы юлны,

Меңнәр белән бергә үтәмен.

Өстемә алган олы бурычымны

Намус белән генә үтәрмен.

 

Укытучы-борынгы,изге һөнәр,

Картаймый ул ел да яшәрә.

Өйрәнгән ул-үзем дими,

Бала өчен генә яшәргә.

 

Алдан күргән икән минем бабам,

Ничек юшь китереп юраган:

“Мөгаллимә булырсың,акыллым,

Бар килешең шуңа охшаган”.

 

Белми генә калды бабам үзенең

Сүзләренең төгәл килгәнен.

Өзелеп яраткан нәни кызчыгының

Ул күрсәткән юлдан киткәнен.

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Ф.Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала"

Мой взгляд на мир

Бу дөньяда көчле булу кирәк,

Яклар өчен үзең,гаиләңне.

Син аларга нинди олы терәк,

Соңга калмый шуны аңла (ә)ле.

 

Бу дөньяда сабыр булу кирәк,

Акылсызлар җүләр сатканда.

Төпле сүзең әйтеп кую җитә,

Алар пычрак белән атканда.

 

Бу дөньяда гадел булу кирәк,

Алдакчылар адым саен бит.

Ялганласаң, бүтән ышанмаслар,

Күпме генә инде тәүбә ит.

 

Бу дөньяда гүзәл булу кирәк,

Күң(е)ле ямьсезләр үтә бихисап.

Күңел матурлыгы кыйммәт тора,

Үлчәсәң дә инде ничә кат.

 

Бу дөньяда корыч булу кирәк,

Сынмас өчен көчле җилләрдә.

Тормышта бит төрле хәлләр була:

Күтәрә алмый хәтта ирләр дә.

 

Бу дөньяда бөек булу кирәк,

Җитә алмас түбән җанлылар.

Караны ак диеп яшәүчеләр

Чирканмаслар,бигрәк сансызлар.

 

Бу дөньяда усал булу кирәк,

Җиңәр өчен үтә явызны.

Әйтер сүзең курыкмыйча әйт,

Теләсәләр дә ябарга авызыңны.

 

Бу дөньяда сизгер булу кирәк,

Арттан килеп төртеп екмаслар.

Чын җан дуслар була үтә сирәк.

...Сулар үргә инде акмаслар.

 

Бу дөньяда Кеше булу кирәк,

Олы бәхет шуннан башлана.

Бәхетеңә аяк чала күрмә!..

Рәхмәтеңнән,Ходам,ташлама.

 

Мои достижения

Өйрәнчек остазын уздырса, бу - остазның җиңүе. Г.Хаям.

Моё портфолио

Нигә мин сайладым укытучы эшен?

   Сынарга үземдә сабырлык көчен!

   Нигә мин сайладым укытучы эшен?

    Исән – сау үссен дип һәр сабый кешем!

                        

   Нигә мин сайладым укытучы эшен?

   Һәр бала күрсен дип хезмәт җимешен!

   Нигә мин сайладым укытучы эшен?

   Күрмәсен дип беркем ана рәнҗешен!

 

  Нигә мин сайладым укытучы эшен?

  Гыйлем наданның ексын дип бишен!

   Нигә мин сайладым укытучы эшен?

   Намуслы явыздан булсын дип өстен!

 

   Мин нигә сайладым укытучы эшен?

   Булмасын дип көнче, көндәшем!

   Нигә мин сайладым укытучы эшен?

   Киңәшкә керсен дип миңа бар күршем!

 

   Нигә мин сайладым укытучы эшен?

   Һәрбер җирдә хаклык җиңсен өчен!

   Нигә мин сайладым укытучы эшен?

   Яшәргә, эшләргә  яшьнәтеп яшен!

Добавить грамоту в портфолио