5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе Г.Тукай "Шүрәле"
план-конспект урока (5 класс)

Әхмәтгалиева Әлфия Камил кызы

5 нче сыйныфта әдәбият дәресенең технологик картасы

Габдулла Тукай "Шүрәле", 2 нче сәгать

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon технологик карта161.5 КБ

Предварительный просмотр:

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы

Арча  районы  Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем бирү  мәктәбенең

  татар теле һәм әдәбияты  укытучысы

 Әхмәтгалиева Әлфия Камил кызының

  5 нче  сыйныфта татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе

Дәреснең технологик картасы

Предмет: татар әдәбияты

Класс: 5 нче сыйныф

УМК: Дәреслек: Әдәбият. 5 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы /Ф.Ә. Ганиева, Л.Г. Сабирова / - Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – 175б.

Электрон ресурслар:  “Татар мультфильмнары”, мультимедиа укыту программалары; татар сайтлары (belem.ru, tatarile.org.com); аудио һәм видео әсбаплар:

- Габдулла Тукай. Интерактив мультимедиа уку-укыту әсбабы.

- Габдулла Тукай. Энциклопедия. Диcк.

-ноутбук, проектор, экран, слайдлар.

- Г.Тукай портреты, китапларыннан төзелгән күргәзмә,иллюстрацияләр.

Тема

Г.Тукай “Шүрәле” (2 нче дәрес)

Дәреснең максатлары

1. Әкиятне анализлау өчен шартлар тудыру.

2. Укучыларның логик һәм иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү;

3. Шагыйрь иҗатына мәхәббәт һәм  аны өйрәнүгә кызыксыну уяту.

4. Бер-береңә ихтирам, әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү.

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру.

Шәхси: рухи-әхлакый кыйммәтләрне күңел аша уздырып кабул итәргә өйрәнү.

Регулятив: эшчәнлекне планлаштыра, үз алдыңа максат куя куя белү, нәтиҗә ясау.

Танып-белү: әкиятнең темасын, проблемасын, идеясен билгеләү, тел-сурәтләү чараларын ачыклау, аңлату, әдәби әсәргә шәхси мөнәсәбәт һәм бәя булдыру.

Коммуникатив: үз фикереңне җиткерә, башкаларны тыңлый белү, үзара килешү, фәлсәфи фикерләүгә ирешү, туган тел нормаларын саклап сөйләү, әңгәмәдә катнашу.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Әсәрнең бүлекләренә игътибар итеп, эчтәлеген сөйли белү, анализлау; төп геройлар һәм табигать образларын , сурәтләү чараларын табып күрсәтә алу; кайсы авыл һәм урман образлары тасвирланганын аңлата белү; Г.Тукай иҗат иткән башка әкиятләрне истә тоту.

Предметара бәйләнешләр

Рәсем сәнгате, татар теле, музыка,тарих.

Ресурслар:

- төп

- өстәмә

Төп: Дәреслек: Әдәбият. 5 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы /

Ф.Ә. Ганиева, Л.Г. Сабирова / - Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – 175б.

Өстәмә: слайдлар күрсәтү өчен проектор, экран, ноутбук, фонохрестоматия  Ф.Яруллин “Шүрәле” балеты, иллюстрацияләр, китаплар күргәзмәсе.

Эшне оештыру

Төркемнәрдә һәм индивидуаль эшләү.

Төп төшенчәләр

Тема, идея,  проблема, анализлау, чагыштыру, гомуми нәтиҗә

Педагогик технологияләр

Өлешчә тикшеренүгә корылган әңгәмә

Дәрес төре

Яңа белемнәр үзләштерү

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Белем бирү һәм фикерләү сәләтен үстерү (дәреслек, предмет материалы)

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Эшкә этәргеч бирүче сораулар һәм тәкьдимнәр

Мотивлаштыру

2 мин.

Максат: уңай психологик халәт тудыру.

Укучыларны уку эшчәнлегенә тарту.

Дәрестә төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерәләр:   башкаларны тыңла, үз фикереңне ачык әйт, игътибарлы бул.

Шәхси эшчәнлек: дәреслек һәм эш дәфтәрләрендәге язмаларны барлау.

Шәхси: әдәп-әхлак кагыйдәләрен искә төшерү, бер-берсенә уңышлар теләү.

Талгын гына музыка уйный ( Г.Тукай “Туган тел”) Дәресебез уңышлы булсын өчен нишлибез?

Актуальләштерү

6 мин.

Максат:  яңа белем алуга әзерлекне тикшерү, аның темасын формалаштыру.

Белем алуга эчке ихтыяҗ булдыру өчен, шартлар тудыру.

Искәрмә: әкият беренче дәрестә  укылды, шуңа таянып, яңа белем алуга әзерлек эше алып барыла.

Узган дәрестә Г.Тукайның “Шүрәле” әсәре, аның төп герое Былтыр  белән таныштык.

Әкият нинди вакыйгалардан тора?

Дәреслектәге өзек буенча  Кырлай табигатенә ,Былтыр белән Шүрәлегә  бәя бирү.

Шәхси: уку эшчәнлегендә бер-берсе һәм укытучы белән хезмәттәшлек оештыру.

Регулятив: һәр төркемнең бәясен тыңлап, нәтиҗә чыгару, алдагы адымнарны фаразлау.

Коммуникатив:  геройның эш-гамәлләренә бәя биргәндә, ике төркем хезмәттәшлегенә ирешү.

Әкияттә сөйләнә торган вакыйганы тормыш белән бәйләп, нәтиҗә чыгаруны оештыру.

 Төп герой кем? Башка геройлар белән мөнәсәбәтен,  бәйләнешен ачыклагыз.

-Шүрәле кем ул? Халык әкиятендә ул ничек бирелә?  

-Автор ни өчен Кырлай авылы табигатен сурәтли?

-Ул шагыйрьнең туган авылымы?

Һәр өлешнең кыскача эчтәлеге сөйләнеп, төп фикерләр әйтелә,  слайдлар күрсәтелә бара:

Ике  өлешкә бүлүләре турында әйтәләр. Укучылар берничә җөмлә белән сюжетны сөйләп чыгалар, төп фикерне әйтәләр.

Үз фикереңне әйтү өчен, төрле дәлилләр сайлый белү, аларны раслау.

Әкиятне ничә өлешкә бүлдегез? Сюжет буенча эшләп алыйк.

Слайд №1. Кырлай табигате.

1 нче өлеш: Кырлай – шагыйрьнең яраткан авылы. (“Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем...”)

Фикереңне кыска һәм матур итеп әйтү,

дәреслектән мисаллар китерү.

Танып-белү:  Кырлай авылы – безнең күрше авыл.

-Ни өчен “мин” дип сөйләүче бу авылның хәтта  “тавыклары да җырлый”  дип яза?

Слайд №2. Әй Шүрәле, Шүрәле...

2 нче өлеш: Шүрәленең портреты

Булган белемнәрдән чыгып, яңа фикерне формалаштыру.

Халык әкиятләрендә

Шүрәле ул –урман хуҗасы.

Шүрәле – “урман сарыгы”.

Шәхси: Үз фикереңне әйтә белү.

Коммуникатив: төркемнәрнең фикерләренә мөнәсәбәтеңне белдерү.

Шүрәле  дөрес эшләдеме?

Ул кемгә кыенлык китерде?

Слайд №3.  Былтыр

Егетнең батырлыгы нидән гыйбарәт?

Һәр төркемнең җавабыннан соң, уртак фикер тыңлана:

“Кеше акыл көче белән бөек”.

Фикерләрне үз мисалларыңа таянып раслау.

Танып-белү: һәр төркем үз фикерен белдерә, аларның җаваплары тыңлана, чагыштырып, уртак нәтиҗә чыгарыла.

Регулятив: тиешле нәтиҗәгә килүдә эзлеклелекне саклау.

Әкиятнең иң ошаган өлеше кайсы?

Егетнең батырлыгы нидән гыйбарәт?

Егет ни өчен үз исемен “Былтыр” дип әйтә?

Слайд №4.  Авторның Шүрәлегә мөнәсәбәте.

Г.Тукай үзе  Шүрәле барына ышанганмы?

Булган белемнәрдән чыгып, яңа фикерне формалаштыру.

“Сабыйга “ шигыре тәкъдим ителә.

Шәхси: Үз фикереңне әйтә белү.

Танып-белү: һәр төркем үз фикерен белдерә, аларның җаваплары тыңлана, чагыштырып, уртак нәтиҗә чыгарыла.

Тукайның  псевдонимнары.

(Г.Тукай үзе дә күп кенә әсәрләрен “Шүрәле” имзасы белән бастырган)

Слайд №5. “Шүрәле” әкиятенең әһәмияте.  Һәм бүгенге актуальлеге.

Ни өчен без аны шулай яратып өйрәнәбез?

Авыл – урманы белән, кеше акылы белән гүзәл.

Үз фикереңне әйтү өчен, төрле дәлилләр сайлый белү, аларны раслау.

Фикереңне кыска һәм матур итеп әйтү,

тормыштан мисаллар китерү.

(-бөек кешеләрнең сүзләре;

- рәсем сәнгатендә Байназар Әлменев;

-скульптурада Бакый Урманче;

-музыка сәнгатендә Фәрит Яруллинның “Шүрәле” балеты;

-Нәҗип Җиһановның “Кырлай “симфоник поэмасы;

-музейлар эшчәнлеге; һ.б.

Шәхси: һәр укучы дәреснең әһәмиятен мөстәкыйль формалаштыра.

Коммуникатив: уртак фикергә килү.

Ничек уйлыйсыз: бүгенге дәреснең  әһәмияте нинди?

Мәктәбебезгә ни өчен Г.Тукай исеме бирелде?

Мәктәбебез Тукай исемен горур йөртә.

Аңлау өчен авыр тоелган сорауны ачыклау өчен сынап карау этабы (пробный этап).

4 мин.

Максат: укучының нинди авырлык белән очрашуын билгеләү

Физминутка.

Максат: укучыларны ял иттерү.

Сөйләгәннәрдән чыгып, проблемалы сорау куела.

Укучының шәхси фикере формалашуга юнәлеш бирә.

Төркемнәрдәге аерым укучылар фикерләрен белдерәләр. Сорауга берьяклы гына җавап бирергә авыр, төп фикергә килергә кыенсыналар.

Аңлашылмаган сүзләрнең мәгънәсен  сүзлек ярдәмендә ачыклау

Регулятив: әкият вакыйгаларын хәзерге тормыш белән бәйләп чагыштыру.

Шәхси:  Шүрәле барлыгына сез ышанасызмы? соравы буенча фикер белдерү.

“Батырлык” төшенчәсен ничек аңлыйсыз?  

Төркем эшчәнлеген оештыру.

Физминутка үткәрүгә җаваплы укучының эшен оештыру.

Тәкъдимнәрен әйтәләр, төп нәтиҗәгә киләләр: алгоритмнарга нигезләнеп, алдагы эш планы төзергә.

Күнегүләр ясыйлар.

Бармакларга  массаж.

“Кети-кети уйныйкчы”

Һәр төркемнең, дәреслек мисалларын файдаланып, аерым детальләр аша үз фикерен әйтүе.

Коммуникатив: төркемнәрдә хезмәттәшлеккә ирешү.

Шәхси: төрле ял итү күнегүләре ясау.

Регулятив: күнегүләрне дөрес эшләүне контрольдә тоту.

Борынгы бабаларыбыз ни өчен урманның хуҗасы бар дип ышанганнар, урманга хуҗа ни өчен кирәк?

Кыенлыктан чыгу планы. (яңа белемнәрне куллану).

5 мин.

Максат: кыенлыктан чыгу юлларын ачыклау һәм план төзү.

Эшкә юнәлеш бирүче сораулар куя.

Планың төп алгоритмы билгеләнә: сәбәп-эшчәнлек-нәтиҗә.

Төркемнәрнең тәкъдимнәре тыңлана, план төзелә. Анализ ясала.Һәр эшчәнлеккә бәя бирү, нәтиҗә ясау.

Һәр укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль оештыруы, төркемнәрдә фикерләшү һәм төп нәтиҗә ясау күнекмәләрен ныгыту. 

Регулятив: иҗади фикер йөртеп, алдагы эшчәнлекне күрә белү күнекмәләрен үстерү.

Шәхси: бу өлкәдә һәр укучының үз фикерен булдыруга ирешү, дәлилләү.

Танып-белү: төп фикергә килү юлындагы проблемаларны кую һәм чишү.

Ә бүгенге көндә урманнарның хәле ничек соң, андагы табигатьне кем саклый?

(экологик проблема)

Планны тормышка ашыру/яңа белемне куллану.

6 мин.

Тукай – сүз остасы

Сораулар бирә, эшнең эзлеклелеген тәэмин итә.

Индивидуаль фикерләр тыңлана, төркемнәрдә тикшерелә, нәтиҗә ясала.

Алынган белемнәргә нигезләнеп, фикер җиткерү, аны расларга тырышу.

Танып-белү: пейзаж, эпитет, чагыштырулар табу

Коммуникатив:

исбатлау, фикернең ачык итеп әйтелүенә ирешү.

Шәхси: дәлилләү, логик фикерләп, нәтиҗә ясау.

Бу поэмада шигъри дөньяны баета торган нинди тасвир-чаралар бар?(Әсәрдән билгеләү, табу; дәфтәрләргә чагыштыру,эпитет төшенчәләрен яздыру.)

Автор позициясе.

-Автор тагын нәрсәләр әйтергә теләгән?

Төркемнәрдә эшләү.

Әсәрне тагы бер кат искә төшереп күзаллау. Вакыйгалар:

1.Авыл. 2. Урман. 3.Әкият турында.

4. Татар халкының данлыклы тарихы

Дәреслекнең тиешле өзекләреннән мисаллар уку, анализлау.

Шәхси:  автор халәтен тоеп, үз кичерешләреңне чагылдыру.

Танып-белү: әйтелгәннәргә нигезләнеп, чираттагы нәтиҗәне чыгау.

Тарих фәнендә монгол яулап алулары,урта гасырда гарәп язулары һәм рус патшаларының  Себерне,Ерак Көнчыгышны  буйсындырулары мәгълүм. Көнчыгыштан килгән Чыңгыз (монгол) күпсанлы гаскәре белән байтак илләрне, шулай ук безнең бабаларыбыз булган Бөек Болгарияне дә буйсындыра. Г.Тукай поэмада шул тарихи күренешне искә ала. Алга таба шагыйрьнең ике юллыгында ачык хакыйкатькә - Явыз Иван тарафыннан яулап алынган халкыбызның хокуксызлыгына ишарә ителә:

Ачыла алдыңда тарихтан театр пәрдәсе

Аһ! Дисең, без ник болай соң? Без дә Хакның бәндәсе.

Беренчел ныгыту

6 мин.

Максат: яңа белемнәрне биремнәрдә куллану

Сораулар куела.

-Әкиятне 2 төп өлешкә бүлеп карадык. Беренче өлештә Кырлай авылы һәм урманы матурлыгы сурәтләнә. Икенче өлештә шагыйрь Былтыр дип аталган егет белән Шүрәле вакыйгасын сөйли.

Өлешләрне тагын ничек атап булыр иде?

Төркемнәрдәге укучылар бәхәсләшеп,  бер-берсенә ярдәм итешеп, фикерләрен белдерәләр.

Танып-белү: төркемнәрдә сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен

китереп чыгару һәм

аны мисалларга нигезләнеп исбатлау.

Шәхси: фикереңне дәлилләү.

Матурлык һәм батырлык төшенчәләре

Үз-үзеңне тикшерү өчен мөстәкыйль эш.

6 мин.

Максат: үзләштерелгән белемнәр буенча нәтиҗә ясау.

“Шүрәле” балетыннан фрагмент тыңлау.

Иллюстрациялэр белән эш.

Тикшерү соравы куела. Ул дәреслектә каралмаган һәм көтелмәгән җаваплар бирүне таләп итә.

-Музыка  һәм рәсем сәнгатендә хис-кичерешләрнең бирелеше.

Төркемнәрдәге һәр укучының фикере тыңлана һәм системага салынып, дәфтәрләргә языла.

Охшаш фикерләрне гомумиләштерү, уртаклыкларын табу.

Танып-белү: укучыларның тормышка карашларын формалаштыру.

Шәхси: һәр баланың үз фикерен ачык белдерүе, дәлилләп, үз нәтиҗәсен ясавы.

 “Шүрәле” поэмасы бүген дә татар әдәбиятының таҗы булып санала.

“Шүрәле” поэмасына нигезләнеп , нинди сәнгать әсәрләре иҗат ителә?

Кырлай авылында урнашкан Тукай музеенда еш буласыз. Уй-фикерләрегез белән уртаклашыгыз.

 Бу әсәр – татар сәнгатенең башка төрләренә дә этәргеч биргән әсәр. Ф.Яруллинның “Шүрәле” балеты – музыка сәнгатенең классик үрнәге.Аңа Тукай поэмасы нигез ташы икәне бәхәссез.

 “Шүрәле” поэмасы – рәссамнарның да иҗат фантазиясен уяткан әсәр. Б.Әлменов ясаган Шүрәле рәсемнәре Тукай хыялына бик туры килә. Сүз сәнгате белән рәсем сәнгатенең үзенчәлекләрен ачыклауда поэмада сурәтләнгән Шүрәле белән рәссам ясаган Шүрәле рәсеме – бик тә кулай, матур үрнәкләр. Шүрәленең портретында ук сәнгатьнең ике төре күзалдыбызга килә.

Бу әсәргә скульптор Б.Урманче да битараф калмаган, аның сәнгать әсәрләре арасында Шүрәле сыны да бар.

Фильм, мультфильмнарын карарга тәкъдим итү.

Өстәмә мәгълүмат бирү, кызыксыну уяту

4 мин.

“Шүрәле” төрле телләрдә яңгырый.

1-2 юлны берничә телдә тыңлау.

Төркемнәрдәге укучылар бәхәсләшеп,  бер-берсенә ярдәм итешеп, фикерләрен белдерәләр.

Чыгарылган нәтиҗәләр белән уртаклашу.

Танып-белү: алган белемнәрдән тиешле нәтиҗәләр чыгару күнекмәләрен формалаштыру.

Шәхси: эш барышында үз фикереңне белдерү.

“Шүрәле” поэмасы ничә телгә тәрҗемә ителгән?

Быел , Г.Тукайның  тууына 130 ел уңаеннан, мәктәбебездә дә “Тукай төрле телләрдә яңгырый” бәйгесе уза. Бәйгедә актив катнашырсыз дип ышанам.

Рефлексия

2 мин.

Максат: үз эшчәнлегеңә кире кайтып бәя бирү.

Үз эшеңне бәяләүгә юнәлтелгән сораулар куела.

Һәр төркемнең үз җавабы.

Регулятив: аңлашылмаган якны ачыклау, бергәләп эшләгәндә, бердәм карар кабул итә белүнең әһәмиятен аңларга булышу.

Укучылар, сез бүген нәрсә турында өйрәндегез?  Бүгенге дәрестә үзегез өчен нинди яңалык,  белем  алып китәсез?

Дәресне йомгаклау.

2 мин.

Максат: бер-береңнең эшен бәяләү, билгеләр кую.

Укытучы  укучылар белән берлектә эшкә йомгак ясый.

Һәр төркемнең эшенә һәм индивидуаль чыгышларга, үз эшләренә укучылар бәя бирәләр, билге куялар.

Укучылар бер-берсенә рәхмәт белдерәләр.

Шәхси: үз эшеңә объектив бәя бирә белү һәм тәнкыйть күзлегеннән карау.

Укучылар, үз бәяләрегезне карагыз һәм билгеләрегезне куегыз.

Өй эше бирү һәм теләкләр.

2 мин.

Иҗади эш: шигырь язып карау. “Шүрәле” проекты-эзләнү эшчәнлеген дәвам итү.

Көндәлекләргә билге куела.

Шәхси: үз мөмкинлегеңнән чыгып, өй эше алу.

Укучылар, дәрес тәмам. Дәрестә яхшы эшләвегез өчен рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

8 нче сыйныф татар төркеме укучыларының белемнәрен тикшерү өчен өчен татар әдәбиятыннан биремнәр

Укучыларның белем, үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау максаты белән үткәрелә...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

7 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан (татар төркемнәре өчен) олимпиада сораулары

7 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан (татар төркемнәре өчен) олимпиада сораулары...

8 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан (татар төркемнәре өчен) олимпиада сораулары

8 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан (татар төркемнәре өчен) олимпиада сораулары...

9 нчы сыйныфлар өчен (татар төркеме) татар әдәбиятыннан календарь тематик план

9 нчы сыйныфлар өчен (татар төркеме) татар әдәбиятыннан календарь тематик план...