Ахмедзянова Зульфия Раисовна

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайты

Кеше өчен иң ышанычлы нәрсә - гыйлем. Аңлар-аңламас укуда мәгънә юк. Түземлеләр генә бәхеткә ирешә.

Профессия: учитель татарского языка и литературы, английского языка

Профессиональные интересы: использование новых технологий, педагогика, психология, языкознание, инновации в образовании

Увлечения: чтение, цветоводство и садоводство, вышивание, фотографирование

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г.Казань

Место работы: МАОУ"Гимназия№149"

Звание, ученая степень: учитель I квалификационной категории

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/akhmedzyanova-zulfiya-raisovna
Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе Җитсен иде һәрбер күңелгә, Җилләр, сулар тавышы шикелле үк, Үзләренең асыл телендә. Атом көче, радио заманында Күрсәм иде шуны мин тагын Ярдәмләшеп, телләр бер-берсендә Тапса фәкать кардәш-туганын, Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын Кем аркылы, ничек белдем мин? Бишектә үк мине өйрәтүчем, Туган телем – бәгърем, син ул, син! Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем, Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен Син аңлаттың миңа, туган телем, Син өйрәттең миңа һәммәсен!
Хәсән Туфан

Кадерле дусларым, хезмәттәшләрем!

Минем кечкенә сайтыма рәхим итегез! Сезнең белән тәҗрибә уртаклашуыма шатмын! Бердәм булып, аралашып, фикер алышып яшик! Сездән тәкъдимнәр, киңәшләр көтәм!

Һәммәгезгә күңел күтәренкелеге, сәламәтлек, сабырлык, иҗади уңышлар телим!

О себе

   Казан шәһәре Идел буе районының 139нчы гимназиясендә  татар теле һәм әдәбиятын укытам. 2002нче елда Казан дәүләт педагогика университетының татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамладым. Эш стажым 14 ел. Кияүдә.  2 ,балам бар .

  Мин 139нчы гимназиядә 1999нчы елдан эшлим. Башта педагог-организатор булып эшләдем. 2001нче елдан татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Элек өлкән сыйныфларда укыттым, 3ел сыйныф җитәкчесе булдым. Декрет ялыннан соң башлангыч сыйныфларны укытам. Балаларга белем һәм тәрбия бирүне тыгыз бәйләнештә алып барырга, дәресләрне планлаштырганда  укучыларның яшь үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәләрен, сәләтләрен исәпкә алып эшләргә тырышам. Максатым: укучыларда татар теленә һәм  әдәбиятына кызыксыну уяту, илгә кирәкле шәхес тәрбияләү.

   2018нче елдан 149нчы лиөейда белем бирәм. Укучыларының диалогик һәм монологик сөйләмнәрен үстерүгә күбрәк игътибар итәм, аларга коммуникатив биремнәр бирәм. Проектлар методын кулланырга тырышам. Татар балаларына синтаксис өйрәтү белән беррәттән бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү, пунктуацион кагыйдәләрне үзләштерүләрен алып барам. Танып белү эшчәнлекләрен активлаштыру өчен проблемалы сораулар бирәм. Татар телен рус теле белән чагыштырып укытырга тырышам.Телне әдәбият белән бәйләнештә укытырга омтылам. Укытуны компьютерлаштыру, коммуникатив  технологияләр, дистанөион укыту алымнары белән кызыксынам. 

 

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

 Татар, рус, чит ил классикасы минем эчке дөньяма зур тәэсир итте. Аеруча А.Пушкин, Л.Толстой, Н.Носов, А.Гайдар,Б.Заходер, Э.Успенский, Д.Донцова, Ж.Верн, А.Кристи, Д.Лондон, М.Твен, Ш.Бронте, Г.Тукай, Г.Исхакый, Г.Бәширов, М.Мәһдиев, С.Сөләйманова, Һ.Такташ, Х.Туфан,Г.Кутуй, А.Гыйләҗев, Ф.Бәйрәмова, Н.Гыймадетдинова, Ф.Яруллин, Ф.Зыятдинова, Э.Шәрифуллина, Ф.Садреев, З.Кадыйрова әсәрләрен яратып укыдым."Казан утлары", "Сөембикә", "Мәгариф", "Сәхнә" журналларын түземсезлек белән көтеп алам. Укырга бик яратам!!!

Мой взгляд на мир

   Бер акыл иясе әйткән: "Дөньяда өч әйбергә ныклап таянып булмый: хыялларга, уңышка һәм байлыкка. Өч әйберне беркайчан кире кайтарып булмый: вакытны, әйткән сүзне һәм хөрмәтне. Өч әйберне беркайчан югалтырга ярамый: тынычлыкны, өметне, намусны.Өч нәрсә кешене бәйли: тырышлык, тугрылык һәм ирешелгән уңышлар. Бигрәк тә өч нәрсә кешене хәсрәтле һәм бәхетсез итә: динсезлек, тәкәбберлек һәм кешене акылсыз итә торган исерткечләр. Дөньяда өч әйбердән дә кадерлерәк әйбер юк: иман, мәхәббәт һәм дуслык." Мин бу фикер белән тулысынча килешәм.

       Әнием киңәше: 

   Бәхет башы намус, балам! Намусыңнан аермасын,

  Талпынып очар чагыңда канатын каермасын!

       Җәлләимә һич хезмәтеңне: эшләгәннән кеше үлми.

       Рәхмәт алып яшәмәсә, кеше үзе рәхәт күрми.

   Булсын һәрчак кешеләргә саф күңелең, ачык йөзең.

   Җанга уктай кадалмасын бәреп әйткән тугры сүзең!

       Кеше кешедән ким түгел шуны, балам, һич онытма:

       Йөрәгеңдә бер кешегә дә гомер буе ачу тотма!

   Киртеп куй син колагыңа: үзеңнән зур булып булмый!

   Туган йорт ул берәү була, өр яңадан туып булмый!

       Яшәү бүләк иттем сиңа: буш янмасын, яшәү ул - ут!

       Әнинең сүзе изге була, мин әйткәнне истә тот! 

 

 

 

Мои достижения

 

  • 2009 год, 3-место в городском конкурсе-фестивале художественного творчества среди педагогических коллективов образовательных учреждений г. Казани  «Муза профессии», посвящённом 65-летию Победы в Великой  Отечественной войне 1941-45г.г.
  • 2010 год,  грамота за активное участие в конкурсе «Муза профессии», в номинации «В танце только девушки».
  • 2011год, грамота за достигнутые успехи в организации и совершенствовании учебного и воспитательного процессов.
  • 2011год, диплом лауреата   III степени всероссийского открытого  конкурса «Педагогические инновации - 2011».
  • 2015 год, диплом лауреата I степени всероссийского конкурса педагогических разработок "Современный педагог"
  • В 2017 году получила диплом I степени республиканского конкурса, посвященного поэту-герою М.Джалилю "Мужество останется в веках
  • В 2018 году стала призёром городского конкурса "Китап дөньясына сәяхәт- Путешествие в мир книги" в номинации "Буктрейлеры"
  • Благодарственное письмо за подготовку победителя  всероссийской олимпиады по татарскому языку «Туган тел», 2019г.
  • Благодарственное письмо всемирного форума татарской молодёжи  за организацию  акции «Татарский диктант», 2019г.
  • Диплом учителя за подготовку призёра очной олимпиады Winkid по татарскому языку, 2019г.
  • Диплом за активное участие и выступление с научным докладом в Межрегиональном научно-методическом онлайн – семинаре “Воспитание в современной образовательной  среде” 2020г.

         Мои ученики с удовольствием участвуют в олимпиадах, различных конкурсах и конференциях:

  • Районный тур “Татар кызы, Татар егете - 2015”, грамоты 2 место, Гран-При.
  • Городской тур “Татар кызы, Татар егете - 2015”, номинация "Зирәк кыз"
  • Районный тур “Татар кызы, Татар егете -2016”, диплом III место
    Районный тур “Татар кызы, Татар егете -2017”, номинация “Җырчы кыз”
    Всероссийский конкурс письменного перевода среди учащихся общеобразовательных школ и учреждений среднего профессионального образования, диплом 3 место, 2017г.
    Подготовила 2 победителей и 4 призёров XI Международной дистанционной олимпиады по татарскому языку для обучающихся 1-11 классов общеобразовательных учреждений Российской Федерации и зарубежных стран «Татар Теле ИНФО», 2017г.
    Подготовила 3 победителей и 2 призёров "Международной дистанционной олимпиады по татарскому языку и литературе" "Беренчелек" 2018г.
  • Ученик 5 класса Хасаншин Фаиль на межрегиональной НПК им.А.Алиша получил диплом II степени, 2016г., в том же году, участвуя в инновационном проекте "Наш Татарстан" на республиканском конкурсе научно-исследовательских и творческих работ "Мой Татарстан" стал призёром. Во II городской НПК школьников и студентов "Абсалямовские чтения" получил диплом III степени , 2017г.
  • III республиканская  научно-исследовательская конференция имени Т.Миннуллина , диплом лауреата, 2016г.
  • В городской НПК "Мир науки" ученица 4 класса Казакова Кира заняла I место, 2017г.
  • Ученик 6 класса Ахмедзянов Арслан занял I место в IX Межрегиональном конкурсе творческих и проектных работ "Династии России", 2018г.
  • Ученица 4 класса Демидова Дина в городской XXII НПК "Ломоносовские чтения" получила диплом II степени, 2018г.
  • Ученица 8 класса Гаптрахманова Нурания в Межрегиональной научно-практической конференции "Шәҗәрәләр - нәсел агачы" заняла II место.
  • Ученик 5 класса Даминов Ришат в районном конкурсе "Татар малае" получил II место.
  • Ученица 8 класса Гаптрахманова Нурания в городской НПК "Мир науки" заняла III место , 2018г.
  • Районный конкурс "Көз сылуы Сөмбелә ", Гран-При, 2018г.
  • Городской конкурс "Көз сылуы Сөмбелә", I место, 2018г.
  • Районный конкурс " Мин бит татар малае», ученик 5 класса Даминов Ришат, 2 место, 2018г.
  • X  межрегиональный конкурс творческих и проектных работ «Династии России», 2 диплома  I место , 2019г.
  • Районный конкурс «Мин бит татар малае», Хәбибрахманов Җәмил, Гран-При, 2020.
  • XI  межрегиональный конкурс творческих и проектных работ «Династии России», Ахмедзянова Азалия, 2класс, диплом III место, 2020г.
  • Онлайн –олимпиада Winkid  по татарскому языку, ученица 8 класса Газизова Ралина призёр, 2020г.
  • Республиканский конкурс на лучшее сочинение на русском, татарском, чувашском, удмуртском, марийском, мордовском языках, посвященное истории родного края периода Великой Отечественной войны 1941–1945 годов, ученица 6 класса Хусаинова Азалия, диплом призёра, 2020г.

 

Моё портфолио

 Чын укытучы - үз предметын яхшы белүче, аны укучыларга кызыклы һәм аңлаешлы итеп җиткерүче,тәрбия бирүче, тормышка өйрәтүче, эрудицияле профессионал. Аның дәресенә укучылар теләп киләләр, ул бер сулышта сизелми үтеп китә. Чын укытучы - гадел, яхшы күңелле, таләпчән, мәрхәмәтле, аңлый һәм кичерә белүче, акыллы киңәш бирүче,авыр минутларда ярдәм кулын сузучы. Бала күңеле бик сизгер. Укытучыны яратырга, хөрмәт итәргә мәҗбүр итеп булмый.Чын мәхәббәт, хөрмәт авыр хезмәт, ачык күңел, укучыларны ярату белән генә килә.

 Мин дә чын укытучы булырга омтылам. Бу һөнәрне сайлавыма бер дә үкенмим! Укучыларыбыз матур итеп татарча сөйләшергә өйрәнсеннәр иде, туган телләрен хөрмәт итсеннәр иде, җәмгыятькә кирәкле сәламәт балалар булып үссеннәр иде. Үземнең эш тәҗрибәм белән уртаклаша алуыма мин бик шатмын! Сез файдалы мәгълүмат тапсагыз, комментарий калдырсагыз, икеләтә бәхетле булыр идем.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: