Г.Тукай - бөек шагыйрь.
презентация к уроку по теме

Ахмедзянова Зульфия Раисовна

Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча 3нче сыйныф рус төркеме өчен Г.Тукай биографиясен, иҗатын өйрәнү дәресе, презентациясе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon g.tukay_achyk_dres.doc97 КБ
Office presentation icon g.tukay_.ppt2.07 МБ

Предварительный просмотр:

                                                               

 Татарстан республикасы Казан шәһәре                              Идел буе районы 139нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы   Әхмәдҗанова Зөлфия Рәис кызының ачык дәрес планы.

         

         Тема: Габдулла Тукай – бөек шагыйрь.

                     ( 3нче сыйныф, рус төркеме).

Тема: Габдулла Тукай- бөек шагыйрь.

Максатлар:  1.Г.Тукайның биографиясе белән таныштыру.

                     2. Укучыларның бәйләнешле сөйләмен, ишетеп аңлау күнекмәләрен       үстерү.

                     3.Татар халкының бөек шагыйренә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Р.З.Хәйдәрова.”Татар теле һәм уку китабы”: рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл.мәкт. 3нче с-фы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен), язучы китапларыннан күргәзмә, магнитофон, аудирование һәм “Туган тел” шигыре язылган кассета, компьютер, Г.Тукай турында слайд-презентация, интерактив тактадагы сүзләр, мәкальләр, дифференциаль карточкалар.

                       

                                  Дәрес планы:

  1. Оештыру өлеше.
  2. Белемнәрне актуальләштерү:
  1. Сөйләм күнегүләре.
  2. Санамыш әйтү.
  3. Өй эшен тикшерү.
  1. Яңа белемнәр бирү:

1. Сүзлек эше.
2. Аудирование.
3. Текст белән эшләү.

       4. Физкультминут.

5. Г.Тукайның биографиясен тулыландырып, слайдлар кулланып, укытучының сөйләве.

6.”Туган тел” шигырен тыңлау.
7. Мәкальләрне уку, тәрҗемә итү.

  1. Белемнәрне ныгыту.
  2. Йомгаклау.Өйгә эш.

                                                 

                                                    Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

- Исәнмесез, укучылар!Хәерле көн!Интерактив тактага карыйк. Бу фильм кем турында?(Интерактив тактада слайд-презентация).Балалар, сез барыгыз да аңлагансыздыр, бүген без сезнең белән күренекле татар шагыйре Г.Тукай биографиясе белән танышачакбыз.Текст тыңлап, укып, тәрҗемә итәрбез,

күнегүләр эшләрбез, кара-каршы сөйләшербез.Хәзер сөйләм күнегүләрен үткәрик.Дежур укучы белән сөйләшәбез.( Дежурга балалардан сораулар бирелә.)

- Бүген кем дежур?

- Бүген ничәсе?

- Бүген атнаның кайсы көне?

- Хәзер кайсы ел фасылы?

- Бүген көн нинди?

- Урамда җил исәме? Җил нинди?

- Бүген кар явамы?

- Урамда салкынмы?

- Безнең группада бүген кем юк?

- Ул нигә юк? Һ.б. сораулар.

- Бик зур рәхмәт, укучылар, сорауларны яхшы бирдегез, ә дежурга ... билгесен куябыз.

II.Белемнәрне актуальләштерү:

-Әйдәгез фонетик күнегүләр үткәрик:  а    ша гир ,  ба ла;  ө  бөйөк ,  өлкән;

э  шигэр ,  кэчкэнә ; ә  әкийәт ,  әсәр ;  о    тормош  . Яхшы, өй эшен тикшереп алыйк. Сез Г.Тукайның берәр шигыренә рәсем ясап килергә тиеш идегез. Санамыш әйтеп, берегезне сайлыйк.

Укучы санамыш әйтә:”Каенда – карга, имәндә - чыпчык, җирдә - елан, һавада – кош, бар син оч!” Чыккан укучы үзенен иҗатын күрсәтеп, Г. Тукайның нинди шигыренә рәсем ясавын әйтә.

  • Өй эшен бик яхшы эшләгәнсең, сиңа ... куям.

III. Яңа белемнәр бирү:

- Сүзлек эшенә күчик.(Интерактив тактада татарча сүзләр чыга).

А.Сүзләрне кабатлыйбыз: бөек, әсәр, өлкән, тормыш юлы, кияүгә чыга, ятим, ачлык.

Б.Рус теленә тәрҗемә итәбез: бөек- великий, әсәр- произведение, өлкән-   старший, тормыш юлы -  жизненный путь, биография; кияүгә чыга- выходит замуж, ятим- сирота, ачлык- голод.

    В.Сүзлеккә язып куябыз.

-  Аудирование үткәрик. (Чит кеше тавышы язылган аудиотасма кулланыла).

А. Прослушайте и укажите слова, отвечающие на вопрос нинди?

- Бөек, шагыйрь, шигырь, зур, тату, ялкау, кечкенә, биек.

Б. Прослушайте и укажите, что добавлено во втором предложении каждой пары:

    1) Г.Тукай – шагыйрь.

        Г.Тукай – бөек шагыйрь.

        2) Г.Тукай күп шигырьләр яза.

             Г.Тукай күп шигырьләр, әкиятләр яза.

        3) Шагыйрьнең тормыш юлы авыр.
           Шагыйрьнең тормыш юлы бик авыр.

    В.Прослушайте диалог и скажите, о чём идёт речь? (2 укучы сөйләшә).

        - Син Г.Тукайны беләсеңме?

        -Әлбәттә, ул – бөек шагыйрь.

        - Аның туган көне кайчан?

        - Ул 1886нчы елның 26нчы апрелендә туган.

   (Диалог сөйләгән укучыларга билге куела).

- Биремнәрне бик игътибарлы тыңлап эшләдегез, рәхмәт.Дәреслекләрнең 52нче битен ачыгыз.Мин текстны укыйм, сез карап барыгыз, таныш булмаган сүзләр очраса, сорагыз.(Укытучы текстны укый).Хәзер, укучылар, берәр җөмлә укып, текстны тәрҗемә итәбез.Читаем по цепочке.

(Укучылар текстны чиратлашып укыйлар, тәрҗемә итәләр.)
- Ял итеп алыйк: Җил исә,исә, исә,

                             Агачларны селкетә.

                             Җил тына,тына,тына,

                              Агачлар үсә-үсә,

                              Дәү,дәү, дәү була.

  • Укучылар,хәзер без Г.Тукайның тормыш юлы турында тирәнрәк мәгълүмат алырбыз. Игътибар белән карагыз Һәм тыңлагыз.Г.Тукай турында яңа нинди информация бар икән?(Интерактив тактада слайдлар күрсәтелә, укытучы сөйли). Бөек татар шагыйре Г.Тукай 1886нчы елның 26нчы апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында туа. Бу – аның әтисе, ә бу - әнисе.Габдуллага 5 ай булганда әтисе үлә.Әнисе кияүгә чыга. Габдулла әбидә яши. 4 яшендә әнисе үлә. Г.Тукай ятим кала.Ул бабасында Өчиле авылында яши башлый. Ачлык килә.Габдулланы Казанга җибәрәләр.Аннары ул Өчиледә, Кырлайда  яши. Шунда Г.Тукай укый башлый.

10 яшендә ул Уральск шәһәренә китә.Мәдәсәдә, аннан соң рус мәктәбендә укый. Күп журнал, газеталарда корректор булып  эшли. Габдулла Тукай  өлкәннәр һәм кечкенәләр өчен күп шигырьләр, әкиятләр яза.

Габдулла озак авырый. 27 яшендә вафат була.

А теперь проверим:”Кто внимательно слушал?” Кем игътибар белән    тыңлады? Схемага карагыз. Строим предложения по схеме.

                   

                                                Кайда?                                     туган

 Габдулла Тукай                    Кем белән?                              яшәгән

                                                Кайда?                                     укыган

                                                Нинди әсәрләр?                      язган

                                                Ничә яшендә?                         вафат булган

- Укучылар, Кушлавыч һәм Өчиле авылларында Г.Тукай музее бар. Ә Казанда шагыйрь белән бәйле нинди урыннар бар? Какие памятные места, связанные с Г.Тукаем есть в нашем городе?

  Укучылар җавап бирә:

  • Казанда Г.Тукай урамы бар.
  • Безнең шәһәрдә Г.Тукай мәйданы бар.
  • Казанда шагыйрьнең музее, һәйкәлләре бар.
  • Метрода Г.Тукай тукталышы бар.
  • Бик дөрес,укучылар. Ел саен талантлы шәхесләргәГ.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе  дә бирелә.Хәзер ”Туган тел” шигырен тыңлыйк.(Аудиоязма)
  • Матур шигырьме?
  • Әйе матур шигырь.
  • Бу шигырьне яттан кем белә? Кто нибудь знает этот стих наизусть?.. Где слышали, учили?.. Шигырь нәрсә турында?
  • Туган тел турында.
  • Сез тел турында нинди мәкальләр беләсез? Какие пословицы про язык вы знаете?
  • Язык до Киева доведет.
  • Ачы тел – зәһәр, татлы тел – шикәр.
  • Тел – белемнең ачкычы, акылның баскычы.

Интерактив тактада мәкальләр чыга:

    Ананың балага биргән иң зур бүләге – тел.

    Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.

    Телләр белгән – илләр гизгән.

    Народ, уважающий родной язык, будет уважаем.

    Знающий языки – путешественник.

    Язык-самый большой подарок, который дала мать ребёнку.

 -Укучылар, мәкальләрнең дөрес тәрҗемәләрен табыгыз.Даны пословицы , нужно найти правильный перевод.Интерактив тактада кем эшли? (1 укучы тактада эшли)

Иптәшегез дөрес эшләдеме? Тикшереп карыйк. (Укучылар берәр мәкаль укып, тәрҗемәнең дөреслеген тикшерәләр.)Яхшы, аңа нинди билге куябыз?..

IV.Белемнәрне ныгыту.

  • Артур, спроси у Насти по-татарски:”Кто такой Г.Тукай?”
  • Настя, Г.Тукай кем ул?
  • Г.Тукай – бөек татар шагыйре.
  • Даша, спроси у Игоря по-татарски:”Какие произведения он написал?”
  • Игорь, Г.Тукай нинди әсәрләр язган?
  • Г.Тукай шигырьләр, әкиятләр язган.
  • Тимур, спроси у Егора: “Сколько лет жил поэт?”
  • Егор, Г.Тукай ничә ел яшәгән?
  • Г.Тукай егерме җиде ел яшәгән.
  • Карина, спроси у Данила:”Когда родился Г.Тукай?”
  • Данила, Г.Тукай кайчан туган?
  • Г.Тукай егерме алтынчы апрельдә туган.
  • Яхшы, укучылар. Өстәлләрегездәге карточкаларны алыгыз.Андагы 4 сорауга җавап биреп, монолог төзибез.У кого даны только вопросы, тот работает самосстоятельно. Остальные работают со мной. Укучыларга әзерләнергә 2 минут бирелә.)

   1нче карточка(яхшы укучы балаларга):

               Г.Тукай кем ул?

                    Ул нинди әсәрләр язган?

               Шагыйрь ничә ел яшәгән?

               Шагыйрьнең туган көне кайчан?

    2нче карточка (авыр үзләштерүчеләргә):

                Г.Тукай кем ул?

                А) бөек татар шагыйре.

                 Б) артист.

                 В) пешекче.

                    Ул нинди әсәрләр язган?

                     А) җырлар.

                      Б) шигырьләр, әкиятләр.

                      В) романнар

               Шагыйрь ничә ел яшәгән?

                 А) 100 ел.

                 Б) 50 ел.

                 В) 27 ел.

              Шагыйрьнең туган көне кайчан?

А) 26нчы апрель.

Б) 26нчы май.

В) 26нчы август.

      (Укучылар сорауларны укыйлар, дөрес җавапны табып әйтәләр).

- Кемнең монологы әзер? Рәхим итегез.

          1 укучы монологны сөйли:

  • Г.Тукай- бөек татар шагыйре.Ул бик күп шигырьләр, әкиятләр язган.

 Шагыйрь 27 ел яшәгән.Ул 26нчы апрельдә туган. Бу көнне Казанда шигырь бәйрәме була.

- Монологны яхшы сөйләдең, сиңа... билгесе куям.

  V.Йомгаклау.

 - Г.Тукай прожил всего лишь 27 лет. За короткое время он сделал столько, сколько некоторые не сделали бы даже за 100 лет. Поэтому народ его помнит и любит. Укучылар, без бүген нинди шигырь  тыңладык? Аны кем иҗат иткән?.. Көндәлекләрегезне ачыгыз. Өй эшен языгыз: 52 нче бит 1нче бирем. Бөек шагыйрь Г.Тукай турында сөйләргә өйрән. Дәрес тәмам. Сау булыгыз, укучылар!

I.Оештыру өлеше.

- Исәнмесез, укучылар!Хәерле көн!Интерактив тактага карыйк. Бу фильм кем турында?(Интерактив тактада слайд-презентация).Балалар, сез барыгыз да аңлагансыздыр, бүген без сезнең белән күренекле татар шагыйре Г.Тукай биографиясе белән танышачакбыз.Текст тыңлап, укып, тәрҗемә итәрбез, күнегүләр эшләрбез, кара-каршы сөйләшербез.Хәзер дежур укучы белән сөйләшәбез.Бүген кем дежур?.. Дежурга сораулар бирегез...

Бик зур рәхмәт, укучылар, сорауларны яхшы бирдегез, ә дежурга ... билгесен куябыз.

II.Белемнәрне актуальләштерү:

Укучылар, минем артымнан кабатлагыз: а    ша гир ,  ба ла;  ө  бөйөк ,  өлкән; э  шигэр ,  кэчкэнә ;  ә  әкийәт ,  әсәр ;  о    тормош  . Яхшы, өй эшен тикшереп алыйк. Сез Г.Тукайның берәр шигыренә рәсем ясап килергә тиеш идегез.

Санамыш әйтеп, берегезне сайлыйк.

Укучы санамыш әйтә:”Каенда – карга, имәндә - чыпчык, җирдә - елан, һавада – кош, бар син оч!” Чыккан укучы үзенен иҗатын күрсәтеп, Г. Тукайның нинди шигыренә рәсем ясавын әйтә.

  • Өй эшен бик яхшы эшләгәнсең, сиңа ... куям.

     III. Яңа белемнәр бирү:

- Сүзлек эшенә күчик.(Интерактив тактада татарча сүзләр чыга).

А.Сүзләрне кабатлыйбыз: бөек, әсәр, өлкән, тормыш юлы, кияүгә чыга, ятим, ачлык.

Б.Рус теленә тәрҗемә итәбез: бөек- великий, әсәр- произведение, өлкән-   старший, тормыш юлы -  жизненный путь, биография; кияүгә чыга- выходит замуж, ятим- сирота, ачлык- голод.

    В.Сүзлеккә язып куябыз.

  • Аудирование үткәрик.

А. Прослушайте и укажите слова, отвечающие на вопрос нинди?

- Бөек, шагыйрь, шигырь, зур, тату, ялкау, кечкенә, биек.

Б. Прослушайте и укажите, что добавлено во втором предложении каждой пары:

    1) Г.Тукай – шагыйрь.

        Г.Тукай – бөек шагыйрь.

        2) Г.Тукай күп шигырьләр яза.

             Г.Тукай күп шигырьләр, әкиятләр яза.

        3) Шагыйрьнең тормыш юлы авыр.
           Шагыйрьнең тормыш юлы бик авыр.

-Укучылар, диалогны тыңлыйк. Иптәшләрегез нәрсә турында сөйләшә? - Син Г.Тукайны беләсеңме?

        -Әлбәттә, ул – бөек шагыйрь.

        - Аның туган көне кайчан?

        - Ул 1886нчы елның 26нчы апрелендә туган.

   (Диалог сөйләгән укучыларга билге куела).

- Биремнәрне бик игътибарлы тыңлап эшләдегез, рәхмәт.Дәреслекләрнең 52нче битен ачыгыз.Мин текстны укыйм, сез карап барыгыз, таныш булмаган сүзләр очраса, сорагыз.(Укытучы текстны укый).Хәзер, укучылар, берәр җөмлә укып, текстны тәрҗемә итәбез.Читаем по цепочке.Ял

  • Укучылар,хәзер без Г.Тукайның тормыш юлы турында тирәнрәк мәгълүмат алырбыз. Игътибар белән карагыз Һәм тыңлагыз.Г.Тукай турында яңа нинди информация бар икән?(Интерактив тактада слайдлар күрсәтелә, укытучы сөйли). Бөек татар шагыйре Г.Тукай 1886нчы елның 26нчы апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында туа. Бу – аның әтисе, ә бу - әнисе.Габдуллага 5 ай булганда әтисе үлә.Әнисе кияүгә чыга. Габдулла әбидә яши. 4 яшендә әнисе үлә. Г.Тукай ятим кала.Ул бабасында Өчиле авылында яши башлый. Ачлык килә.Габдулланы Казанга җибәрәләр.Аннары ул Өчиледә, Кырлайда  яши. Шунда Г.Тукай укый башлый.

10 яшендә ул Уральск шәһәренә китә.Мәдәсәдә, аннан соң рус мәктәбендә укый. Күп журнал, газеталарда корректор булып  эшли. Габдулла Тукай  өлкәннәр һәм кечкенәләр өчен күп шигырьләр, әкиятләр яза.

Габдулла озак авырый. 27 яшендә вафат була.

А теперь проверим:”Кто внимательно слушал?” Кем игътибар белән    тыңлады? Схемага карагыз. Строим предложения по схеме. Вместо вопросов вставляем  

 ответы.  Г.Тукай кайда туган? Г.Тукай кем белән яшәгән?.. Г.Тукай тагын кем белән яшәгән?..Г.Тукай кайда укыган?.. Г.Тукай нинди әсәрләр язган? Г.Тукай ничә яшендә вафат була?

- Укучылар, Кушлавыч һәм Өчиле авылларында Г.Тукай музее бар. Ә Казанда шагыйрь белән бәйле нинди урыннар бар? Какие памятные места, связанные с Г.Тукаем есть в нашем городе?..

- Бик дөрес,укучылар. Ел саен талантлы шәхесләргәГ.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе  дә бирелә.Хәзер ”Туган тел” шигырен тыңлыйк...

  • Матур шигырьме?
  • Бу шигырьне яттан кем белә? Кто нибудь знает этот стих

  наизусть?.. Где слышали, учили?.. Шигырь нәрсә турында?

  • Сез тел турында нинди мәкальләр беләсез? Какие пословицы про язык вы знаете?
  • Ачы тел – зәһәр, татлы тел – шикәр.
  • Ты сможешь перевести эту пословицу на русский язык?
  • Тел – белемнең ачкычы, акылның баскычы...

Укучылар, без сезнең белән тел турында тагын мәкальләр  өйрәнгән идек. Мәкальләрнең дөрес тәрҗемәләрен табыгыз.Даны пословицы , нужно найти правильный перевод.Интерактив тактада кем эшли? (1 укучы тактада эшли).Иптәшегез дөрес эшләдеме? Тикшереп карыйк. (Укучылар берәр мәкаль укып, тәрҗемәнең дөреслеген тикшерәләр.)Яхшы, аңа нинди билге куябыз?..

        ( мәкальләр :

    Ананың балага биргән иң зур бүләге – тел.

    Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.

    Телләр белгән – илләр гизгән.

    Народ, уважающий родной язык, будет уважаем.

    Знающий языки – путешественник.

    Язык-самый большой подарок, который дала мать

 ребёнку.)

             

IV.Белемнәрне ныгыту.

  • Артур, спроси у Насти по-татарски:”Кто такой Г.Тукай?”
  • Настя, Г.Тукай кем ул?
  • Г.Тукай – бөек татар шагыйре.
  • Даша, спроси у Игоря по-татарски:”Какие произведения он написал?”
  • Игорь, Г.Тукай нинди әсәрләр язган?
  • Г.Тукай шигырьләр, әкиятләр язган.
  • Тимур, спроси у Егора: “Сколько лет жил поэт?”
  • Егор, Г.Тукай ничә ел яшәгән?
  • Г.Тукай егерме җиде ел яшәгән.
  • Карина, спроси у Данила:”Когда родился Г.Тукай?”
  • Данила, Г.Тукай кайчан туган?
  • Г.Тукай егерме алтынчы апрельдә туган.
  • Яхшы, укучылар. Өстәлләрегездәге карточкаларны алыгыз.Андагы 4 сорауга җавап биреп, монолог төзибез.У кого даны только вопросы, тот работает самосстоятельно. Остальные работают со мной.

Сорауларга дөрес җавап табабыз.Читаем и находим правильный ответ.

                Г.Тукай кем ул?

                А) бөек татар шагыйре.

                 Б) артист.

                 В) пешекче.

                    Ул нинди әсәрләр язган?

                     А) җырлар.

                      Б) шигырьләр, әкиятләр.

                      В) романнар

               Шагыйрь ничә ел яшәгән?

                 А) 100 ел.

                 Б) 50 ел.

                 В) 27 ел.

              Шагыйрьнең туган көне кайчан?

А) 26нчы апрель.

Б) 26нчы май.

В) 26нчы август.

- Кемнең монологы әзер? Рәхим итегез.

- Монологны яхшы сөйләдең, сиңа... билгесе куям.

  V.Йомгаклау.

 - Г.Тукай прожил всего лишь 27 лет. За короткое время он сделал столько, сколько некоторые не сделали бы даже за 100 лет. Поэтому народ его помнит и любит. Укучылар, без бүген нинди шигырь  тыңладык? Аны кем иҗат иткән?.. Көндәлекләрегезне ачыгыз. Өй эшен языгыз: 52 нче бит 1нче бирем. Бөек шагыйрь Г.Тукай турында сөйләргә өйрән. Дәрес тәмам. Сау булыгыз, укучылар!


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Һич картаймый шагыйрь иҗаты» Г. Тукай иҗатын йомгаклау дәресе, 10 нчы сыйныф, татар әдәбияты

10 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан  Г. Тукай иҗатын өйрәнүне йомгаклау дәресе. Дәрестә муьтимедиа проектор, компьютер, презентация кулланылды....

Г.Тукай - бөек шагыйрь. Урок татарской литературы в 8 классе.

Разработка открытого урока по жизни и творчеству Г.Тукая с использованием интерактивной доски, видеофайла и видеоматериала....

Татар халык шагыйре Габдулла Тукай

Тәкъдим ителгән презентация татар әдәбиятыннан 8 нче сыйныфның рус телле укучылары өчен әзерләнде.  Габдулла Тукай турында  мәгълүмат шактый, ә мин дәрестә дә, дәрестән тыш тәрбияви чаралард...

Габдулла Тукай- татар шагыйре

Габдулла Тукай- татар шагыйре...

Г. Тукай премиясе иясе,Әлмәт шәһәре шагыйрәсе Клара Булатова белән очрашу кичәсе.

29  нчы ноябрь  көнне  лицеебызда татар әдәбиятының йөзек кашы булган, шигърияттә якты йолдыз булып балкыган, үзенең киң кырлы иҗаты белән меңнәрчә китап сөючеләрнең күңелен яулаган Кла...

Тукай – бөек шагыйрь

Башлангыч һәм урта звено укучылары өчен Г.Тукайның иҗатына һәм тормышына багышланган әдәби - музыкаль кичә....