Тукай – бөек шагыйрь
классный час (5, 6, 7, 8 класс) по теме
Башлангыч һәм урта звено укучылары өчен Г.Тукайның иҗатына һәм тормышына багышланган әдәби - музыкаль кичә.
Скачать:
Предварительный просмотр:
Тукай – бөек шагыйрь
(Әдәби - музыкаль кичә)
Шигырь бәйрәменә әзерлек алдан ук башлана: Тукай шигырьләре ятлана, җырлары өйрәнелә, әкиятләре сәхнәләштерелә, газеталар чыгарыла, әсәрләренә ясалган иллюстрацияләргә конкурс үткәрелә.
Шигырь бәйрәме үтәчәк зал матур итеп бизәлә. Тормышы һәм иҗаты буенча күргәзмә әзерләнә. Түрдә - Тукай портреты. Аның янына түбәндәге сүзләр язылган плакатлар эленә:
Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул.
Г.Тукай.
Кичә барышы
Флейтада «Тәфтиләү» көе яңгырый. Алгы планда алып баручылар һәм берничә укучы.
1 нче алып баручы. Туган халкың өчен
Тиңсез илһам көчең,
Яшьлек дәртең бүләк итүче,
Иңнәреңдә кургаш тау күтәреп,
Төн дәһшәтен ерып үтүче
Бөек җыр остасы!
Беркайчан да сине
Югалтмабыз хәтер күгеннән;
Бүген дә син, сөеклебез Тукай,
Карыйсың һәр өйнең түреннән.
2 нче алып баручы. Шатлыгыннан бүген апрель көлә,
Көлү тавышы - һәрбер инештә.
Карлар түгел, җирнең җаны эри, -Апрель аңа шундый килешкән! Апрель булып илгә Тукай килә, -Үлгән җаннар, каннар яңара. Яз аенда кем соң хыялланмый Тукай кебек яшәп янарга!
Әкрен генә музыка ишетелә.
- нче укучы. 1886 нчы елның 26 нчы апрельендә Казан губернасының Кушлавыч авылында Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә бер малай дөньяга аваз сала.
- нче укучы. Кушлавычта туган бу малайга
Габдулла дип исем кушылган... Каккан, суккан аны ачы язмыш, Пар канаты сынган кыл сыман.
3 нче укучы. 4 айлык чагыннан әтисез, 4 яшьтән әнисез дә кала. Шуннан бәләкәй Габдулла кулдан кулга, авылдан авылга йөри башлый...
Сәхнә артыннан тавыш:
- Асрамага бала бирәм, кем ала - а - а - а?
- Асрамага бала а-а-а!
1 нче алып баручы. Печән базарында шундый аваз Тетрәткәндер сабый баланы... Ятим баскан чит бусага бозлы, Ятим капкан ризык - санаулы.
Барын күрә... Барына да түзә...
Күкрәгенә җыя җир зарын...
Мәгърур шагыйрь булып күтәрелә
Ил күңеленнән алып җырларын.
4 нче укучы. Шагыйрьнең бала вакытында күргән һәр вакыйга, үскәч, аның әсәрләрендә яктыртыла. Кырлайда яшәгән вакытында ишеткәннәрен ул «Шүрәле» поэмасында тасвирлый. Бу поэма буенча куелган балет, аңа карата язылган музыкаль әсәрләр бөтен дөньяга мәгълүм булдылар.
(Укучылар тезелеп басалар)
1 нче укучы:
Әле укый белмәсәк тә, Туган телне җырлыйбыз, Бу Тукай абый бүләге, Иң гүзәл бер җыр, - дибез.
2 нче укучы:
Әкиятләрен сөйләп, тыңлап. Телләребез ачыла. Су анасы, Шүрәлеләр - Безнең дуслар барсы да.
«Кырлай» дигән симфоник поэмадан (Н.Җиһанов көе) өзек яңгырый. Арткы планда урман күренеше. Күбәләк очып керә. Кулына кәрзин тоткан кыз Күбәләкне тотарга тели.
КЫЗ:
- Нинди матур Күбәләк!
Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп: Бу кадәр күп очып, Армыйсың син ничек?. Ничек соң тормышың? Ничек көн күрмешең? Сөйләп бирче тезеп, Табаламсың ризык?
КҮБӘЛӘК:
Мин торам кырларда, Болында, урманда, Уйныймын, очамын Якты көн булганда. Иркәли һәм сөя Кояшның яктысы, Аш буладыр миңа Чәчәкләр хуш исе. Тик гомерем бик кыска: Бары бер көн генә, - Бул яхшы, рәнҗетмә Һәм тимә син миңа.
(Күбәләк очып китә)
Агачлар ауган, күк күкрәгән, улаган тавышлар ишетелә.
КЫЗ: Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра?
Ф.Яруллинның "Шүрәле" балетыннан көй ишетелә. Бии-бии Шүрәле керә. Кыз качарга тели.
ШҮРӘЛЕ: Бер дә шикләнмә, кызый, син; мин карак-угъры түгел, Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугъры түгел.
КЫЗ: Сиңа миннән ни кирәк?
ШҮРӘЛЕ: Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм; Мин әле, күргәч сине, шатлыгымнан үкерәм.
КЫЗ: Ярый, абыем килгәнче уйныйк бераз кети-кети.
З.Хәбибуллинның "Пар ат " көе ишетелә. Ат туктый. Аттан сылу, батыр егет Былтыр төшә. Шүрәле Былтырны күргәч, качмакчы була.
ШҮРӘЛЕ: Яшь егет! Килче, икәү уйныйк бераз кети-кети.
БЫЛТЫР: Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин карышмый уйныймын, Тик сине шартыма күнмәссең, диеп мин уйлыймын.
ШҮРӘЛЕ: Нәрсә шартың, сөйлә, и бичара адәмчеккенәм
БЫЛТЫР: Сөйлим шартымны сиңа, яхшы тыңлап тор: әнә Шунда бар ич бик озын һәм бик юан бер бүрәнә.
Шул агачны бергә-бергә ушбу арбага салыйк.
Бүрәнәнең бер очында бар әчелгән ярыгы,
Шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы!
Шүрәле бармагын тыга, бармагы кысыла. Шүрәле акыра, үзенә ярдәмгә әкият геройларын чакыра. Чәчләрен тузгыткан, кулына алтын тарак тоткан Су анасы керә.
СУ АНАСЫ.
Утырасыңмы? Бик яхшы. Күптән шул кирәк сиңа. Балаларны куркытып, Йөрисең инде шунда. Әйдә, Шүрәле, тор урыныңнан, Кичәгә алып барам. Бар балалар көтә безне Мин сине озатып калам.
Шүрәле белән Су анасы бүрәнә күтәреп китәләр. Кәҗә белән Сарык керә.
КӘҖӘ БЕЛӘН САРЫК: Шүрәле, Су анасы, сезме бу? Былтыр кайда? Без монда бөтенебезне дә кешеләргә таныткан, балаларның яраткан геройлары иткән, татар халкының бөек улы Г.Тукайны искә алырга килдек. Быел сөекле шагыйребез Габлулла Тукайга 125 яшь була. Тукайны оныткан икән, димәк, ул туган телен дә онытачак.
Укучылар «Туган тел « җырын башкаралар.
3 НЧЕ УКУЧЫ:
Даны барның җирдә җыры булыр, Бәйрәмнәре булыр мәңгегә. Без - бәхетле, без - шагыйрьле халык, Без - Тукайлы халык, мәңгегә!
4 НЧЕ УКУЧЫ:
Бөек Тукай, синең исмең белән Телем ачтым сабый чагымда. Шигырьләрең укып, ләззәтләнеп, Кабатладым һәрбер таңымда.
5 НЧЕ УКУЧЫ:
Кара кәләпүшле матур рәсемең Һаман торды минем каршымда. Киләчәктә алга җитәкләде, Аңлатты ул миңа барысын да.
6 НЧЫ УКУЧЫ: (Тукай портретына күрсәтеп):
Өебезне нурландырып торган Бу рәсемгә һаман баш иям. Син бит халкыбызның горурлыгы, Бөек шагыйребез син!- диям.
7 НЧЕ УКУЧЫ:
Юк, үлмәдең, гакыллы ир, мәшһүр Тукай!
Тавышың яши кабатланып һәр буында,
Халкың кебек бөек, матур җырларыңдай
Даһилыгың яңгырап барыр гасырларга.
Укучылар барысы «Бәйрәм бүген!» җырын башкаралар.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Күл буена килсәгез" Г. Тукай әкиятләре буенча төзелгән күренеш
Г. Гильманованың сценарий эшмәкәрмәсен үзгәртеп сәхнәләштерү...
Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәр Тукай яшәячәк».
Г. Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән чара....

Тукай в сердцах наших, Тукай безнен йорэклэрдэ
"Тукай безнен йорэклэрдэ" исемле класстан тыш чара Г.Тукайнын ижатына багышлана. Бу чараны бэйге итеп тэ, Тукай атналыгында чара итеп тэ уткэререп була. Чарага Г. Тукайнын башка эсэрлэрен сэхнэлэштере...

Телсез идек-Тукай безне телле итте, Җырсыз идек-Тукай безне җырлы итте.
Әдәби-музыкаль, сәяхәт истәлек кичәсе....

Тукай туган төбәктә. Арча районында Тукай исеме белән бәйле авыллар турында әдәби-музыкаль кичә.
Шагыйрьнең туган ягы – инешле, урманлы, челтерәп аккан чишмәләргә бай булган Казан арты. Шагыйрьнең балачагы узган Кушлавыч,Өчиле, Кырлай авылларының җанга рәхәт табигате сабый Тукай күңелендә т...

Музыкально-литературный вечер "Путешествие в страну Тукая" посвящённый 130-летию поэта Г.Тукая.
Музыкально-литературный вечер "Путешествие в страну Тукая" посвящённый 130-летию поэта Г.Тукая. Экскурсия в поэтическую страну включает в себя хореографические композиции "Бала белэн кубэлэк", "Танец ...
