Садыкова Альбина Георгиевна

сайт учителя татарского языка

Кәләчәк-үзебезнең кулыбызда!

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: Участие в конкурсах,в конференциях

Увлечения: спорт

Страна: Россия

Регион: Республика Татарстан

Место работы: МБОУ СОШ №16г.Нижнекамска

Звание, ученая степень: учитель первой квалификационной категории

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/albina-sadykova
"В отношении к жизни следует допустить некоторое дерзновение и риск, ибо в худшем, равно как и в лучшем случае, мы все равно ее потеряем"
Ф. Ницше.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә югары әхлаклы шәхес тәрбиялик!

 

Бүгенге көндә Татарстан җәмәгатьчелеге алдында иң әһәмиятле проблемаларның берсе булып балаларга күптармаклы мәдәни һәм поликультуралы белем бирүне үстерү тора. Татарстан жирлегенең оешу үзенчәлекләре нинди  булуга карамастан- ул төрле этнослар кушылумы, яисә тарихи күчеш процессы нәтиҗәсеме- белем бирү өлкәсендәге алгарыш гомумдәүләт мәнфәгатьләрен һәм биредә яшәүче халыкларның милли-мәдәни аерымлыкларын исәпкә алып үткәрелергә тиеш.  

Мәгариф системасында социаль- икътисадый үзгәрешләр чорында  этно-мәдәни мәсьәләргә кагылышлы бай тәҗрибә  тупланса да, ул милли-мәдәни  мәгариф проблемаларын иңләп бетерә алмый. Поликультуралы белем бирү аша халыкларның бер-берсе белән мөнәсәбәтен көчәйтү һәм культурасын үзара  баету, үз халкының тарихы һәм  башка халыкларның яшәү рәвешен өйрәнү аша укучыда универсаль культура тәрбияләү - заманча белем бирүнең мөһим өлеше булып тора.

Россия президенты В.В. Путин да  2012 нче елның 12 нче декабрендә Федераль  собраниега булган юлламасында да бу мәсьәләнең мөһимлегенә басым ясады.. “Без Рәсәй Федерациясендә яшәүче һәрбер милләткә зур хөрмәт белән карыйбыз, карарга тиешбез һәм караячакбыз да. Безнең  матурлыгыбыз һәм көчебез -күпмилләтлелегебездә”,-ди ул.

Бу проблема  безнең мәктәп өчен дә бик актуаль, чөнки бездә бүгенгесе көндә 16 милләт баласы белем ала. Бер генә милләт тә үз мәдәнияте кысаларында гына бикләнеп кала алмый. Шуңа күрә бүгенге көндә поликультуралы җәмгыятьтә яши алучы укучылар тәрбияләү милли мәгариф системасының яңа стандартларында да төп урында тора. Милли мәктәпләрдә белем алучы укучылар татар һәм рус мәдәнияте белән генә чикләнмәскә, әйләнә-тирәбездә яшәүче башка милләтләрнең мәдәнияте белән дә таныш булырга тиешләр. Шулай булганда гына без илебездә, Г.Тукай әйткәнчә, “тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып” яши алырбыз.

        Минем педагогик кредом да “ Балачак дөньясы –  дөнья балалары”.

        Балаларны  балачактан күп милләтле мохиттә яшәргә, яшәеш өчен кирәкле белем алырга өйрәтсәк, киләчәктә  аның камил шәхес булуы ышанычлы.  Шуңа күрә дә мин үземә “Уку процессында укучыларны төрле милләтләрнең культураларына якынайту, аралаша белү һәм төрле милләтле  дәүләттә яшәргә өйрәтү” дигән максатны куйдым. “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә поликультуралы шәхес тәрбияләү” дигән методик тема өстендә эшлим.

             Шуннан чыгып мин үз эшчәнлегемдә түбәндәге бурычларны куйдым:

  1. укучыларны үз фикерләрен ана телендә дөрес һәм матур итеп әйтеп бирә белергә  өйрәтү;
  2. төрле яклап камил, иҗади үсешкә сәләтле, милли гореф-гадәтләр, Рәсәй һәм Бөтендөнья культурасы кыйммәтләре нигезендә тормышта үз урынын табарга сәләтле шәхес тәрбияләү;
  3. күпмилләтле мәктәп шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларда милләтара аралашу культурасы тәрбияләү

       Телгә алынган мәсьәләләрне хәл итү өчен, укыту технологиясенең тирән белемле,  югары әхлаклы,  зыялы,  поликультуралы шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгәнен сайлап алырга тырышам. Дәресләремдә укучыларның эшчәнлеген активлаштыруга нигезләнгән педагогик технологияләр кулланам:

            - интерактив технологияләр;

- информацион технология ;

- коммуникатив технология;

- уен технологиясе.     

         Интерактив технологияләр укучыга дәрестә тулы хокуклы катнашучы булырга мөмкинлек тудыралар. Бу очракта балалар әзер материалны кабул  итеп кенә утырмыйлар, ә эзләнүчегә  әйләнәләр. Мондый дәресләрдә төрле эш алымнарыннан 

  • парларда, кечкенә төркемнәрдә эшләү,
  • карусель методы,
  • мультимедиа чараларыннан  файдаланам.
  • модельләштерү технологиясен яки проектлар методын укучыларда нәкъ үзе теләгән, кызыксынган  эш белән шөгыльләнергә мөмкинлек тудыруда уңышлы эш төре дип саныйм.

          Хәзерге шартларда, мәгълүматның күләме тиз үскән  вакытта, кирәген сайлап ала белергә,тәртипкә китерергә, бәләкәй генә ачыш ясап куана белергә өйрәтү, юл  күрсәтү - уку-укыту өчен авыр эш. Укучы теманы уйлап, фикерләп, эзләнеп аңлый икән, әлбәттә, аның белеме ныклырак, төплерәк була. Шуңа күрә дә мин укучыларны төрле проект эшчәнлегенә җәлеп итәргә тырышам. Поликультуралы белем бирү башлангыч сыйныфларда өйрәнү материалын үз туган ягыңнан башлауны күз алдында тота. Мин бу юнәлештә һәр балага үзенең семьясы, яшәгән урамы, гаилә шәҗәрәсен төзү буенча   ижади проект эшләргә бирәм. Укучылар мондый эшкә бик теләп алыналар. Алар теге яисә бу тема буенча  мәгълүмат туплыйлар, аны презентация яки проект рәвешендә әзерләп, сыйныф алдында чыгыш ясыйлар.                                                                                                        

      Бу вакытта  аларда эзләнү,  информация таба белү, презентацияләү,  коммуникативлык   күнекмәләрен  формалаштырам. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә халкыбызның мәдәнияте, сәнгате белән таныштыруга, аларны рус әдәбияты, мәдәнияте белән чагыштырып өйрәнүгә дә зур игътибар бирәм. Мәсәлән, 2 нче сыйныфта рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле укыту дәреслеге буенча үткәрелгән “Ы хәрефе” дигән дәрестә күренекле рәссам Л. Фәттаховның “Игеннәр өлгерде” һәм И.И. Шишкинның “Рожь”  картиналары  белән эш шуңа дәлил. Шулай ук 4 нче татар сыйныфында  үткәрелгән “Кисәкчә” темасын өйрәнү дә поликультуралы белем бирүгә юнәлдерелгән.

         Укучыны поликультуралы шәхес итеп үстерүдә мин иң көчле технология – коммуникатив үстерешле укыту технологиясен файдаланам. Әлеге технология укучыларны

-  үз фикерен әйтә ,

-  иптәшләрен тыңлый белергә өйрәтә.

-  уңайлы психологик атмосфера тудырырга булыша,

- бер-берсенә ярдәмләшеп, килешеп эшләү күнекмәләрен  формалаштыра.

          Әлеге универсаль уку гамәлләрен  формалаштыруда  әдәбият дәресләреннән киң файдаланам. Төрле халыкларның тәрҗемәдә бирелгән әкиятләре белән (4 класс, П.П. Ершов “Канатлы ат”, М. Твен “Том Сойер маҗаралары” һәм башкалар)  танышу, аларның оригинал вариантлары буенча эшне дәвам иттерү, мәсәлән,  “Әкият ничек дәвам итә. Сөйлә”,  “Аңлашылмаган сүзләрнең мәгънәсен  рус вариантыннан карап аңлатып кара” һәм башка биремнәр укучыны әсәрне аңларга, тыңларга, сөйләп бирергә, үзенчә чагыштырып анализ ясарга өйрәтә, төрле халыкларның әдәби әсәрләрендәге рухи кыйммәтләрнең аваздаш булуын күрергә, тоярга ярдәм итә, шулар рухында поликультуралы шәхес тәрбияләргә булыша.

        Шулай ук, дәресләремдә информацион технологияләрдән  файдалануны    да кулай күрәм:

Дәресләрдә аларны түбәндәге очракларда кулланам:

- тел күренешләренә өйрәткәндә,

- диалогны, аралашуны оештырганда,

- сөйләм күнекмәләрен формалаштырганда,

- белем һәм күнекмәләрне тикшергәндә,

- укыту максатында кирәкле мәгълүматны эзләүдә,

- төрле ситуацияләрне модельләштергәндә.  

Мин информацион технологияне тормышка ашыруда  төрле чаралардан файдаланам. Бу интерактив такта, электрон дәреслекләр, төрле дидактик материаллар. Әлифбаны өйрәнү  дәресендә электрон дәреслек, хәрефләр белән танышканда, хәрефне күрергә, язу ысулы белән танышырга, авазын ишетергә, сүзләрнең әйтелешен тыңларга, үзләренә үрнәктә әйтелгәнчә  укырга мөмкинлек бирә. Информацион технология үсеш дәрәҗәсе төрле булган укучыларны  эшкә җәлеп итәргә, кызыксындырырга, мотивлаштырырга ярдәм итә. 

            Дәресләрдә укучыларның танып белә активлыгын үстерү өчен, уен технологияләреннән дә файдаланам.  Үткәрү максатыннан чыгып уеннарны берничә төркемгә бүлеп өйрәтәм:

-дидактик (белем дәрәҗәсен танып белү эшчәнлеген камилләштерү һәм башкалар)

-тәрбияви (әхлак тәрбиясе бирү, үзаң, рухи сыйфатлар, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү)

-үстерешле (игътибар, хәтер, сөйләм, фикерләү, уку эшчәнлеген  үстерү)

-социальләштерүче (аралашырга өйрәтү максатыннан)

-рольле (тәкъдим ителгән ситуация буенча)

          Мәктәп еллары - кешенең шәхес буларак формалашуында мөһим чор. Шуңа да мин төрле социаль –инфраструктура объектлары белән элемтәдә торырга тырышам.  Балалар иҗаты, аң-белем тарату үзәкләре, спорт комплекслары, өстәмә белем бирү оешмалары, танылган шәхесләр белән очрашулар ярдәмендә  мин укучыларның  төрле сәләтләрен ачарга һәм үстерергә тырышам. Язучыларыбызның, шагыйрьләребезнең музейларында еш булабыз, бик күңелле дәресләр уздырабыз, балаларга мондый традицион булмаган дәресләр  бик ошый.

Мин уку-укыту һәм тәрбия процессында поликультуралы укучы шәхесен формалаштыруда халкыбызның уңай традицияләреннән  файдалануны  уңышлы дип саныйм. Бу исә дәресләрдә һәм дәресләрдән тыш чараларда балаларда халкыбызның рухи хәзинәсенә, гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләү эшен нәтиҗәлерәк оештырырга мөмкинлек бирә.                                                                                                       

Поликультуралылык  бүгенге көн тормыш тәләбе буларак, төрле милләт вәкилләрен кеше кбуларак кабул итү, ярату һәм  саклау дигән сүз.

О себе

Я,Садыкова Альбина Георгиевна,учитель татарского языка и литературы

Учреждение (по диплому):
Набережночелнинский государственный педагогический институт

Специализация (по диплому):
учитель татарского языка и литературы

Год окончания:
2003

Я-победитель     IV Республиканского конкурса исследовательских работ и проектов школьников «Дебют в науке» (2013г.);Диплом III степени IV Республиканского конкурса исследовательских работ и проектов школьников «Дебют в науке» (2013г.);Диплом лауреата Поволжской юношеской научно-исследовательской конференции «Я-исследователь»(2013г.);Диплом за предоставление своего педагогического опыта на Всероссийском фестивале «Открытый урок» (2010г.);Диплом победителя IV Всероссийского конкурса компьютерного творчества «Моя Россия. Великое в малом»(2013г.);Свидетельство участника очного этапа Поволжской юношеской научно-исследовательской конференции «Я-исследователь»(2013г.);Свидетельство  II Республиканской конференции исследовательских краеведческих работ «Жить, помня о корнях своих» (2013г.);Сертификат участника республиканской конференции «Малые Давыдовские Чтения»(2012г.);Сертификат Первого Всероссийского конкурса «Иң яхшы татар теле дәресе”за работу в номинации “Татарский язык”(2012г.);Свидетельсчтво участника Всероссийского фестиваля методических разработок “Конспект урока”(2013г.);член городской комиссии ЦДОД по проверке олимпиадных работ-2009,2010 гг._

Имею награды, звания:

"Почетная грамота ГУО ", 2009г.
Благодарственное письмо,за руководство исследовательской работой II Республиканского конкурса исследовательских работ и проектов школьников "Жить,помня корни свои"2013г;
Благодарственное письмо,за руководство исследовательской работой "Я-исследователь",2013г.;
Лауреат в региональном конкурсе "Я-исследователь"(секция "Культура и исскуство")2013г.

Республиканский конкурс исследовательских работ и проектов школьников "Дебют в науке",диплом III степени 2013г.
Республиканский конкурс исследовательских работ и проектов школьников "Дебют в науке",диплом I степени 2013г.;
Благодарственное письмо,за руководство исследовательской работой IV Республиканского конкурса исследовательских работ и проектов школьников "Дебют в науке" в секции "Спорт-это жизнь!"
Диплом за представление своего педагогического опыта на Всероссийском фестивале «Открытый урок» (2010-2012г.);
Диплом победителя IV Всероссийского конкурса компьютерного творчества «Моя Россия. Великое в малом»(2013г.);
Свидетельство участника очного этапа Поволжской юношеской научно-исследовательской конференции «Я-исследователь»(2013г.); Свидетельство II Республиканской конференции исследовательских краеведческих работ «Жить, помня о корнях своих» (2013г.);
Сертификат участника республиканской конференции «Малые Давыдовские чтения»(2012г.); Сертификат Первого Всероссийского конкурса «Иң яхшы татар теле дәресе”за работу в номинации “Татарский язык”(2012г.); Свидетельсчтво участника Всероссийского фестиваля методических разработок “Конспект урока”(2013г.).

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

"Маленький принц" Антуан де Сент Экзюпери

Мой взгляд на мир


"Унесенные ветром" М. Митчел
"Маленький принц" Антуан де Сент Экзюпери

Моё портфолио

3016001204@tatar.mail.ru

Уважаемые посетители сайта Министерства образования и науки Республики Татарстан!
 

Чтобы отправить сообщение, воспользуйтесь электронной формой отправки, заполните в полях корректные сведения о себе. В обязательном порядке должны быть указаны фамилия, имя, отчество (последнее - при наличии), адрес электронной почты либо почтовый адрес для направления ответа в электронной либо письменной форме. Лаконично и грамотно сформулируйте текст Вашего обращения.

В случае если Ваш вопрос относится к компетенции данного органа власти, Ваше обращение будет рассмотрено не позднее 30 дней с момента его регистрации. Для того чтобы узнать, на какой стадии рассмотрения находится Ваше обращение, Вы можете воспользоваться сервисом «Стадия рассмотрения электронного обращения» (ссылка расположена внизу этой страницы). Для этого Вам необходимо ввести Ваш персональный пароль, который будет выдан после отправки Вашего сообщения.

Если Вы не уверены в правильности выбранной интернет-приемной, пожалуйста, обратитесь в Интернет-приемную Портала Правительства Республики Татарстан.

Прежде чем отправить обращение через Интернет-приемную, рекомендуем Вам просмотреть раздел "Часто задаваемые вопросы". Возможно, Вы сразу найдете информацию на интересующую Вас тему.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: