Кыңгыраулы мәктәп еллары - күңелдә кала торган иң шатлыклы һәм мәшәкәтьсез мизгелләрнең берсе. Бу, чынлап та, бик дөрес.
Әле кайчан гына 1 нче сыйныфка аяк баскан идек... Беренче укытучы, беренче уңышлар, беренче аерылышу...
Вложение | Размер |
---|---|
yana_mktpk_kilgch.docx | 13.47 КБ |
“Яңа” мәктәпкә килгәч.
Кыңгыраулы мәктәп еллары - күңелдә кала торган иң шатлыклы һәм мәшәкәтьсез мизгелләрнең берсе. Бу, чынлап та, бик дөрес.
Әле кайчан гына 1 нче сыйныфка аяк баскан идек... Беренче укытучы, беренче уңышлар, беренче аерылышу... Туган мәктәп һәм андагы булган барлык шатлыклы һәм моңсу вакыйгалар артта калды, алда – әлегә таныш булмаган яңа тормыш. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, без я Иске Тәрбит урта гомуми белем бирү мәктәбен, я башка уку йортын сайларга тиеш булдык. Бик мөһим һәм җаваплы сайлау иде бу. Бер төркем укучылар Иске Тәрбит урта мәктәбен сайладык һәм ялгышмаганбыз.
Беренче карашка ул башка мәктәпләрдән, бәлки, әллә ни аерылмыйдыр. Әмма монда күңелгә үтеп керә торган җылылык һәм ниндидер рәхәтлек бар. Бу хисләр мәктәп бусагасын атлагап кергәч та сине урап ала. Биредә безнең әти-әниләр, абый-апалар белем алган. Алар да гел яхшы яктан гына искә ала иде. Монда килгәч үзебез дә шуңа инандык.
Сыйныф бүлмәләре якты һәм җылы. Белем алу өчен барлык шартлар тудырылган. Талантлы, таләпчән, ягымлы укытучылар... Һәр көн иртән автобус озата, каршы ала. Бу яктан да без мәктәп шоферына рәхмәтле.
Ә безнең 10 нчы сыйныф - иң тату сыйныф. Ике мәктәп укучылары кушылуга карамастан, дуслык хөкем сөрә. Мәктәп тормышында бик актив катнашабыз, бернинди вакыйгадан да читтә калганыбыз юк, тырышып укыйбыз, түгәрәкләргә йөрибез. Мәктәбемдә үткәрелә торган бәйрәмнәр дә безгә бик ошый. Алар укуга дәрт өсти, ышанычны арттыра. Нәтиҗәләребез дә бар. Төрле спорт чараларында, олимпиадаларда җиңүләр яулыйбыз
Беренче “5” леләр, беренче уңышлар.... болар да артта калды.. Инде күнегеп җиттек, уку елы да тәмамланып килә. Иске Тәрбит мәктәбен шулай тиз арада яратып өлгердек.
Мәлки авылыннан йөреп укучылар исеменнән
Ирина Иреева, Шпакова Анжела (10 нчы сыйныф)
“Яңа” мәктәптә
Синдә кайный хәзер безнең тормыш,
Синең белән бәйле бәхет, уңыш.
Монда килгәч белем тагын артты,
Биредә бит абыйлар да белем алды.
Монда уңган егет, чибәр кызлар,
Олы җанлы, таләпчән укытучылар
Зур омтылыш, яңа үрләргә әйдәде,
Шуңа күрә якын мәктәпкә әйләнде.
Краснов Петр, 10 нчы сыйныф
Мәлки-Иске Тәрбит
Какая бывает зима
Круговорот воды в пакете
Что есть на свете красота?
Есть ли лёд на других планетах?
Иван Васильевич меняет профессию