• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

"Яфраклар ни өчен саргаялар?"

Опубликовано Хасанова Гульназ Накиповна вкл 01.02.2014 - 21:19
Автор: 
Хасанов Рамазан

Ни өчен яфракларның төсләре үзгәрә соң? Бу эзләнү эшендә яфрак төзелешен һәм аңарда бара торган тереклек процессларын, үсемлек тормышында яфракларның ролен, яфрак коелу һәм яфракларның әһәмияте, һәм дә яфракларның төсләре үзгәрү белән бәйләнешле халык сынамышларын өйрәндек.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Эзләнү эше.55 КБ

Предварительный просмотр:

                     КОНКУРС: “Фәндә үз эзем”.

           ТЕМА: “Ни өчен яфраклар саргаялар?”

                                                             

                     

                             

Эзләнү эшенең планы:

1 бүлек: Кереш.

2 бүлек : Төп өлеш.Тикшеренү эше.

         

         2.1.Яфрак төзелешен һәм аңарда бара торган тереклек

               процессларын  өйрәнү.

         2.2. Үсемлек тормышында яфракларның ролен өйрәнү.

         2.3. Яфрак коелу. Яфракның әһәмияте.

         2.4. Яфракларның төсләре үзгәрү белән бәйләнешле,халык  

                сынамышлары.

3 бүлек: Йомгаклау.

4 бүлек: Кулланылган әдәбият.

1бүлек.  Кереш өлеш.

Сары төс- көз төсе.

Кояшлы көннәрдә бакча, парк, урманнар алтынга манчылгандай була. Юкка гына           көзне алтын димиләр. Алтын көзгә багышлап күпме шигырьләр, җырлар, картиналар   иҗат ителгән! Яфракларның төсләре шундый матур, ачык, якты. Бар дөньяны алтынга   манып, ялтырап кояш чыга, ул да булмый, салкын яңгыр ява башлый. Усал, ачы көзге җил, яфракларны ботакларыннан өзеп алып, әллә кайларга очыртып алып китә. Сары, кызыл, көрән, шәмәхә яфраклар, һавада бераз тирбәлеп очканнан соң, җай гына җиргә яталар. Агачлар ялангач кала. Алтын көз үтеп тә китә…

Бу ел фасылында без , бөтен гаиләбез белән , урманда йөрергә яратабыз: саф һава сулыйбыз, табигатьне күзәтәбез, коелган яфраклардан букетлар ясыйбыз һәм агач яфракларының  кызыл, сары, яшел төсләренә карап хозурланабыз.

Бервакытны без сыйныфташларым һәм укытучым белән урманга барган вакытта бер агачның ботагында сары һәм яшел яфраклар   барлыгын күреп алдым.Нигә агачларның яфраклары җәй көне яшел төстә, ә көз җиткәч, саргаялар,- дип укытучымнан сорадым. Һәм мин укытучым белән бу серне ачарга уйладык.

Максат: ни өчен яфракларның төсләре үзгәрә?

Бурычлар: * яфрак төзелешен һәм аңарда бара торган тереклек

                      процессларын  өйрәнү.

                   *үсемлек тормышында яфракларның ролен өйрәнү.

                   *яфрак коелу. Яфракның әһәмияте.

                   *яфракларның төсләре үзгәрү белән бәйләнешле, халык  

                     сынамышлары.

2бүлек. Төп өлеш. Тикшеренү эше.

 

 2.1. Яфрак төзелешен һәм аңарда бара торган тереклек процессларын өйрәнү.

Төрле үсемлекләрнең яфраклары тышкы күренешләре буенча бер-берсеннән нык аерылалар, ләкин алар арасында күп кенә уртаклык та бар.

Күпчелек усемлекләрнең яфраклары яшел төстә. Алар саптан һәм яфрак җәймәсеннән тора. Сап ярдәмендә яфрак сабакка берегә. Кайбер үсемлекләрдә яфрак сабы юк. Сапсыз яфракларны утырма яфраклар дип йөртәләр. Безнең яклардагы барлык агачларның диярлек: каен, имән, өрәңге, юкә һәм башка бик күп агачларның яфраклары саплы. Алар- саплы яфраклылар. Кайвакытта яфрак сабы төбендә кечкенә яфракчыклар үсә.

Яфрак җәймәсенең формасына карап, яфраклар түгәрәк, озынча түгәрәк, кыяксыман һәм башка төрләрдә булырга мөмкин.

Яфрак җәймәсе кырыйларының формасы буенча да аерыла. Мәсәлән, җәймә кырые, каен яфрагыныкы кебек, вак тешле булырга мөмкин. Яфрак кырые, сирень яфрагы кебек, тоташ та була, һәм ул чакта аны тоташ кырыйлы диләр.

Тиречек астында яфрак йомшагының күзәнәкләре урнашкан. Алар яшел төстә, чөнки аларның цитоплазмасында бик вак яшелпластидлар-хлоропластлар күп. Хлоропластларда яшел буяу матдәсе- хлорофилл бар, шуңа күрә алар яшел төстә.

Яшел яфракта да, бигрәк тә   яфракны яктыга тотып карасаң, сеңерчәләрне күрергә мөмкин. Сеңерчәләр, яфрак җәймәсенең өске ягына караганда,  аскы ягында яхшырак беленә.

Сеңерчәләр буйлап су һәм   суда эрегән минераль тозлар хәрәкәт итә. Сеңерчәләрнең махсус җепселләре яфракларга ныклык һәм сыгылмалылык бирә. Сеңерчәләрдә шулай ук иләксыман көпшәләр бар. Шулар буйлап яфраклардан үсемлекнең барлык органнарына органик матдәләр ага.

 2.2. Үсемлек тормышында яфракларның ролен өйрәнү.

Үсемлек тормышында яфраклар нинди роль уйный соң? Яфракның нинди әһәмияте бар? Кояш- энергия чыганагы. Яшел яфраклар фотосинтез процессы вакытында кояш энергиясен үзләштерәләр һәм туклыклы органик матдәләр барлыкка китерәләр.  Органик матдәләр белән тукланып, үсемлек үсә, чәчәк ата, аңарда яңа үсемлеккә башлангыч бирә торган җимешләр һәм орлыклар өлгерә. Үсемлекнең барлык күзәнәкләре һәм органнары органик матдәләрдән төзелгән. Үсемлекләрнең орлыклары, җимешләре, тамырлары һәм сабакларында да шулай ук органик матдәләр туплана.

Яфрак шулай ук суның үсемлеккә керүен һәм аның парга әйләнүен көйли торган орган.

Яфрак авызчыклары аша үсемлеккә кислород керә һәм сулаганда углекислый газ бүленеп чыга. Ә яктыда яфрак фотосинтез процессында крахмал хасил булу өчен кирәкле углекислый газ йота һәм шул ук вакытта барлык тере организмнарның сулавы өчен кирәкле кислород бүлеп чыгара.

2.3. Яфрак коелу. Яфракның әһәмияте.

Бар җир моңсу! Күзләр камашырлык!

Саубуллашып гөлләр сулалар.

Алтынланган алсу, кызыл төсләр

Онытылмаслык матур булалар…- дип язган бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин яфрак коелу вакыты турында. Яфракларның көзен төрле-төрле төскә кергән чагы һәм яфрак коелу чыннан да елның матур вакыты.

Яфраклар, коелыр алдыннан, ни өчен үзләренең яшел төсләрен югалталар һәм кып-кызыл, алтынсыман төсләргә керәләр?

Салкыннар башлану һәм яктылык кимү хлорофиллның җимерелүенә китерә, шуңа күрә көзен яфраклар әкеренләп саргая яки кызара. Яфрак йомшагы күзәнәкләре хлоропластларындагы башка кызыл һәм  сары төстәге пигментлар әле саклана. Бу буяу матдәләре, хлорофил җимерелгәч кенә ачык күренә башлый.

Температура түбәнәйгәч, үсемлекнең су белән тәэмин ителүе кыенлаша, парга әйләнү кими. Бу вакытка яфраклар картая. Аларның күзәнәк тышчаларына һәм шулай ук пластидларына күп микъдарда минераль тозлар утыра. Яфраклар коела. Коелган яфраклар белән бергә үсемлекләрдәге  зарарлы матдәләр дә ташлана. Ул матдәләр җәй буе яфрак күзәнәкләрендә җыелган була.

Яфрак коелу- көз һәм кыш көннәрендә үсемлекләрдә суның парга әйләнүе кимүгә җайланыш ул. Кышын үсемлек тамырлары туфрактан салкын суны суыра алмый. Әгәр дә бездәге агачлар һәм куаклар яфракларын коймасалар, алар дым җитмәүдән һәлак булыр иде.

2.4.  Яфракларның төсләре үзгәрү белән бәйләнешле , халык сынамышлары.

Табигатьне күзәтү нәтиҗәсендә, кешеләр яфракларның төсләре үзгәрү белән бәйләнешле төрле сынамышлар әйткәннәр.

* Әгәр көз көне каен агачлары астан саргаеп , яфракларын астан коя башласалар- ел җылы килә, ә өстән саргаеп, өстән яфрак коя башласалар- ел салкын килә.

* Вакытыннан алда агачта яфраклар саргайса, иртә көзгә.

* Яфраклар саргаеп та, аз коелса- суыклар тиз генә булмас.

   3 бүлек. Йомгаклау.

       Кешеләр тормышында яшел үсемлекләрнең әһәмияте бик зур. Алар кешеләрне кислород һәм азык белән тәэмин итә.

       Үсемлекләр безнең авылларны яшеллеккә күмә.

       Үсемлекләрнең кадерен белергә, аларны сакларга кирәк! Шуңа күрә, без мәктәп укучылары агачлар , куаклар утыртуда катнашырга һәм утыртылган агачларны сакларга тиеш.

      Шушы күзәтү нәтиҗәсендә мин, саргайган яфракларның коелуы төрле үсемлекләрдә төрлечә дәвам итүен аңладым. Мәсәлән, каенның яфрак коюы ике айга кадәр сузыла, ә юкә яфракларын ике атна эчендә коеп бетерә.

    4 бүлек. Кулланылган әдәбият.

  1. В.В.Пасечник Биология.Б актерияләр, гөмбәләр, үсемлекләр. Казан: Мәгариф, 2009.
  2. И.И.Рәхимов. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. Казан: Мәгариф, 2007.
  3. В.А.Корчагина. Ботаника. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2003.
  4. Ф.Җ.Ибраһимова. Табигать бизәкләре: Башлангыч сыйныфлар өчен өстәмә уку китабы. Казан: Мәгариф, 2002.
  5. К.М.Миңнуллин. Ай колакланса,  ни була? Халык афоризмнары.- Казан: Мәгариф, 2002.      


Поделиться:

Фокус-покус! Раз, два,три!

Смекалка против Змея-Горыныча

Сверчок

Как напиться обезьяне?

Муравьиная кухня