• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Г. Афзал исемендәге иҗат фестивале

Опубликовано Гарипова Лейсан Котдусовна вкл 07.02.2014 - 17:59
Гарипова Лейсан Котдусовна
Автор: 
Ильясов Илфир

Әйдәгез барыбыз да табигатьнең якын дуслары булыйк!

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gamil_afzal_isemendge_izhat_festival2.doc22.5 КБ

Предварительный просмотр:

Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивале

2013 ел- Татарстан Республикасында Экологик культура һәм әйләнә- тирә мохитне саклау елы

Без барыбыз да- табигать балалары. Олыбыз да , кечебез дә. Табигать ул – безнең әйләнә- тирәбез, туган ягыбыз, туган җиребез. Суларын эчеп туймас чишмәләребез, су коенган инешләребез, җиләкле аланнарыбыз, урман кырларыбыз. Без шул табигатьтә яшибез. Ул безне сәламәтләндерә, матурлый, сафландыра. Мин үзем табигать кочагында туып, аның саф һавасын сулап үсәм. Минем туган авылым Мерәс бик матур җирдә урнашкан. Аның яныннан ачы кара төтеннәрен чыгарып зур-зур машиналар чапмый, Табигатьне пычратырдай завод-фабрикалар да юк. Авылымның һавасы саф, чишмә сулары шифалы. Авыл яныннан ерак урнашмаган Салкын чишмә суын эчәргә районыбызның төрле почмакларыннан киләләр. Оҗмахның үзе диярсең.

 Мин табигатьнең һәр үзгәрешен, гүзәллеген, сайрар кошларын күзәтергә яратам. Менә яз хәбәрчеләре- кара каргалар- биек агачларга уңайлы оялар кордылар. Язгы кояш табигатьне тирән йокыдан уятты. Җырчы сыерчыклар үзләренең матур сайраулары белән табигатьне тагын да гүзәлләндереп җибәрде. Урманнар, яланнар, яр буйлары беренче чәчәкләр белән бизәлә. Әнә үги ана яфрагының сап-сары чәчәге нәни кояш сыман балкып утыра! Менә шушы гүзәллек, яклауга, саклауга мохтаҗ. Әйдәгез, барыбыз да табигать дуслары булыйк! Гүзәл туган ягыбызны тагын да ямьләндерик!

Ильясов Илфир

Актаныш районы Шәрип башлангыч мәктәбенең 3енче класс укучысы

Җитәкче: Гарипова Ләйсән Котдус кызы


Поделиться:

На берегу Байкала

Золотая хохлома

Вода может клеить?

Рисуем весеннюю вербу гуашью

Алые паруса