• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Ошторма Юмья урта мәктәбенең 170 еллык тарихы

Опубликовано Мусина Эльвира Муллахтямовна вкл 03.12.2014 - 12:24
Мусина Эльвира Муллахтямовна
Автор: 
Васильева Алина Анатольевна

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Ошторма Юмья урта мәктәбенең тарихы турында фәнни -эзләнү эше.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл oshtorma_yumya_tarikhy_-_kopiya.docx29.08 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе  Ошторма Юмья авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе

                       

                                           

                                                      Фәнни - эзләнү  эше:

Ошторма Юмья урта мәктәбенең 170 еллык тарихы

             

                                                             

Васильева Алина Анатольевна ,

9 нчы сыйныф укучысы

Мусина Эльвира Муллахтямовна

                                       татар теле һәм әдәбияты укытучы.

                                                   

                                     Ошторма Юмья 2014

                                             Эчтәлек

  1. Кереш өлеш

  1. Төп  өлеш

  1. Йомгаклау.

  1. Кулланылган әдәбият һәм чыганаклар

I . Кереш өлеш

Соңгы елларда үзеңнең туган як тарихын өйрәнүгә күп игьтибар бирелә.Чөнки үзенең туган ягын тарихын белеп кенә анын үткәнен киләчәген ,хәзергесен генә белеп була.”Үткәнен белмәгәненен киләчәге юк! “-ди халык. Туган ягынны белү ул синен көчен  һәм зурлыгыңны күрсәтә дип билгели тарихчы Ф.Щербин . Татарстан тарихы дәресләрен өйрәнгәндә миндә үземнең  мәктәбемнең тарихын өйрәнергә теләү  зур кызыксындыру уятты .Икенче елга 2015 елда минем мәктәбем үзенең 170 еллык тарихын билгеләп үтәчәк.

Теманың актуальлелеге:Укучылар үзләре укыган мәктәпнең тарихын белергә тиеш

Эшемнең максаты: булып Ошторма Юмья мәктәбенең үткәне һәм аның эшчәнлеге турында материал туплау

Эшчәнлекнең төрләре :архив материаллары эзләү ,өлкән буын кешеләреннән мәгълүмат алу, “Хезмәт даны” газетасындагы материалларны куллану  һәм барлау,мәктәптә эшләгән хезмәткәрләрнең шәхси архивларын өйрәнү, Ошторма Юмья гомуми урта белем бирү мәктәбе музее фонды материаллары файдалану

 Фәнни-эзләнү методы кулланылып эшләнде.

Эш планы: фәнни хезмәт өч өлештән тора: кереш, төп һәм йомгаклау өлеше

II .Төп өлеш

Архив чыганакларына карасак 1843 елда Ошторма Юмья авылы җирлегендә Казан Архиепископы Владимир 1 (Ужинский) фатихасы белән  Казан Изге Ана иконасы исемендәге православие храмы  ачыла.Әлеге бина хәзерге көнгә кадәр сакланган ,1928 елда чиркәүне ябалар һәм аны авыл  клубы итеп ачалар.1990 елда бу бина яңадан дин тотучыларга кире кайтарыла ,чиркәү яңадан торгызыла.

Рухани Иоанн  Меньшиков тырышлыгы белән 1845 елда авылда беренче чиркәү –приход мәктәбе ачыла ,1845-1869 елларда шушы мәктәптә барлык фәннәрне дә ул  үзе укыта.Бу вакытта мәктәптә 40-50 укучы укый.

1885 елда мәктәп земство карамагындагы  ирләр училищесына әйләнә һәм анда   50 дән артык малай белем ала. Мәктәп башлыгы(попечитель) В.И.Шабанов ,хокуки укытучы  рухани  Назар Герасимович Герасимов,мөгаллим булып Федор Романович (крәшен татары) эшли.1897елда  Ошторма Юмья авылында Казан епархиалыгы  киңәше белән хатын-кызларга  белем бирү мәктәбе ачыла .Мәктәп башта чиркәү эчендәге бинада урнаша ,1899 елдан башлап әлеге бинада  христиан  динендәге 20 гә якын  кызларны  укыталар..

Бу мәктәптә крәшен –татар үзәгендә курслар тәмамлаган мөгаллимә Ксения Васильевна эшли.Якын тирә авылларда да мәктәпләр ачыла башлый.1875 елда Изге Гурий Туганлыгы исемендәге мәктәп Югары Комар авылында ачыла һәм анда укытучы булып Степан Егорович Асафов (крәшен –татары)эшли .Шулай ук 1875 елда Түбән Комарда  Изге Гурий Туганлыгы ярдәме белән шундый ук мәктәп ачыла , укытучы булып Петр Николаевич тырышлык куя .

1885 елда Волост үзәгендә Иске Юмья авылында   1 декабрьдә мәктәп ачыла,беренче укытучы  удмурт кешесе Алексей  Александров  Александрович була  .1890 елда  Сәрдәүч авылында ,1898 елда Урта Комарда ,Югары Юмьяда мәктәпләр ачыла .

1905 елда Ош Юмья авылына Мамадыш өязенең Дүсмәт училищесын тәмамлап Трифонов Иван Кузмич (1887-1942)  укытырга кайта.Бу вакытта мәктәпнең попечителе булып Кукмара фабриканты Родыгин тора .Аның булышлыгы белән 1906-1908 елларда да мәктәпкә өстәлеп 2 яңа бина төзелә.

1910 елда Казан шәһәренең укытучы  хатын –кызлар семинариясен тәмамлаган мөгаллимә Софья Викторовна Гаврилова килә.Иван Кузмич Һәм Софья Викторовна рус милләтеннән булсаларда үзләренең гомерләрен удмурт балаларына белем бирүгә багышлыйлар.Октябрь революциясенә кадәр мәктәп чиркәү-приход ,земство мәктәбе булып исемләнә.

1917 елдан башлап 2 сыйныфлы министр мәктәбе ,ә 1922 елда-1 баскычлы,1926 елда-7 еллык,1931-1934 елларда КЯМ (колхоз яшьләре мәктәбе )дип атала.

1926 елда интернат ачыла,чөнки бу мәктәпкә ерак авыллардан килеп укучы балалар күп була.1934 елдан башлап урта белем бирүче мәктәп дип йортелә һәм 1939 елны  мәктәптә беренче чыгарылыш була.10 сыйныфны 12 кеше тәмамлый.Ошторма Юмья мәктәбендә удмурт балалары гына түгел: башка якын тирә авыллардагы татар ,мари  балалары да килеп укый.Мәктәп Кукмара районының  милли кадрлар әзерләүче үзәге булып таныла.

1934 елның 24 июлендә Ошторма Юмья мәктәбе турында мәкәлә  “Пионерская правда” газетасында басыла: “Быел мәктәптә яңа бина ,5 тулай –торак төзелде.Монда чиста ,матур,иркен.Бүлмәләрдә яшеллек күп.Стенада плакат эленгән “Без- балаларга .чисталык кирәк” .Пионерлар  һәм башлангыч сыйныф  укучылары тырышлыгы белән мәктәптә санитар почмагы булдырылган ,анда түшәмнән идәнгә кадәр зур плакат эленгән :“Омыр ке чылкыт-шоканы сайкыт”(“Һава чиста булса –суларга җиңел”)

Мәктәбездә мөгалимлек эшчәнлегенең  чын осталары эшләгән.Шуларның берсе  дип Николаева Дарья Федоровнаны әйтеп үтәргә була.Укучыларга коммунистик тәрбия һәм укыту ,мәктәп һәм җәмгыять тормышында актив катнашкан хезмәтләре өчен   1940 елның 22 июнендә РСФСР ның Югары Советы Президиумы Указы белән аңа “РСФСРның Атказанган укытучысы “дигән исем бирелә.Дарья Федоровна балаларга рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирә.Аның ире Николаев Архип Иванович география укыта,сугыш башланган чорда мәктәп директоры булып эшли.Аларның улы-Николаев Николай Архипович (1928елда туган) озак еллар буе математика фәнен укыта.Иң беренчеләрдән булып аңа “Өлкән укытучы “ дигән мактаулы исем бирелә . Гаилә династиясен Николай Архиповичның кызы –Надежда Николаевна Батыева дәвам итә . КДПИның физмат факультетын тәмамлап ,

Нократ Аланы шәһәренең интернат –мәктәбендә эшли,хәзерге вакытта лаеклы ялда.

1941 ел  Бөек Ватан сугышы башлана.15 тән артык ир-ат фронтка китә,әмма Ошторма Юмья мәктәбе эшләвен дәвам итә.Немец теле укытучысы –Степанова Просковья Степановна искә төшерә ”Бик авыр булды,укытучылар күбесенчә хатын кызлар гына дәреслекләр ,дәфтәрләр җитешми иде,ләкин укучылар бик тырышып укыдылар.Мәктәптә салкын .Фронтка булыштык ,тимуровчылар эшләделәр.”

1940 нчы елларда чыгарылыш булмый ,8-10 сыйныфларны укучылар  Кукмара бистәсенең №2 мәктәбендә укыйлар.Сугыш илебезгә бик күп кайгы китерә.10 укытучыбыз сугышта һәлак була.Менә кемнәр алар: Туктаев.М.Т,Терентьев П.Т. Сафронов Я.С .Александров.И.А, Павлов Н.М, Михайлов Г.П, Иванов.Н.И Назаров В.П,Закиров Я.З,Каппачинский. Батырларга мәңгелек дан !

Сугыштан соңгы елларда озак еллар буе мәктәпнең директоры булып  Герасимов Лазарь Герасимович ,укыту эшләре урынбасары Ефимов Петр Трофимович эшли.Бу вакытта мәктәпкә фронтовик ирләр кайта:Семенов И.С(математика укытучысы.сугыш инвалиды),Сайфиев С.С (биология укытучысы,сугыш инвалиды),Мамашев И.М(география укытучысы) һ,б.

50 нче елларда мәктәп яшь кадрлар белән тулыландырыла :Зайцева З.П.,Степанов Е.П.,Караваев И.Е.,Максимова Е.Ф.,һ.б мәктәпкә эшкә кайталар . Караваев И. Е. һәм Максимова Е.Ф мәктәптә 40 елдан артык эшлиләр.Сугыштан соң 1948 елда беренче чыгарылыш була.50 елларда Ошторма Юмья мәктәбен алтын медальгә тәмамлыйлар: бертуган Яковлевлар (галимнәр ,Подмосковья да Фәнни Тикшерү Интитутында(НИИ) эшлиләр), Кельмаков В.К (УДГУ профессоры), Егоров С.А  (биология фәннәре кандидаты) һ.б.

1953-1955 елларда мәктәп директоры булып.Петров.В.П ,1956-57елда Зайцева З.П эшли.1960 елда мәктәпкә 2сыйныфлык янкорма төзелә(хәзерге китапханә).

1962-64 еллар 4 сыйныфлык яңа бина төзелә.1966-67 елларда мәктәп белән Прокопьев Б.П җитәкчелек итә .1967 елда директор булып Кирилов Г.Ф билгеләнә,ул мәктәптә директор вазифаларын 1986 елга кадәр башкара.

Кирилов.Г.Ф эшләгән дәвердә зур төзелешләр башлана ,мәктәп бинасы яңартыла,укытучылар өчен фатирлар төзелә .

70 нче елларда мәктәптә 800 дән артык бала була ,2 шәр смена укыйлар.1975елда 320 кешелек янкорма төзелә .ә 1978 елда 3 этажлы зур бина салына монда актлар залы ,ашханә ,мастерской була.1986 елдан башлап мәктәбебездә Иванов В.П директор булып эшли башлый. Владимир Петрович шушы мәктәп укучысы  ,КДУны  тәмамлаган .Мәктәптә кабинет системасы белән эшләү башлана.1994 елда мәктәп педагогик –гуманитар юнәлешле лицейга әйләнә. 1998 елда яңадан гади мәктәп булып эшләвен дәвам итә.2013елдан мәктәптә яңа директор Семенов В.Г эшли.

Мәктәп үз тормышында 66 чыгарылыш ясады ,мәктәп тәмамлап аттестат алучылар 3000 артык.50 дән артык кеше алтын һәм көмеш медаль белән бүләкләнделәр.Мәктәптән бик күп билгеле кешеләр чыктылар :

1. Михеев Иван Степанович (1876-1937)удмурт мәгърифәтчесе,галим ,күп кенә китаплар авторы ,галим.

2. Иоанн Васильев(1858-1927)удмурт мәгърифәтчесе,рухани ,этнография фәне галиме.

3. Гай Сабитов(1915-1995) шагыйрь,радиожурналист.УАССР ның Дәүләт премиясе лауреаты.

4. Прокопьев Михаил Прокопьевич (1889-1969)-УГПИ профессоры,селекционер, галим,биология фәннәре кандидаты, биологик удмуртча-русча сүзлек авторы.

5. Кельмаков Валентин Кельмакович 1942 елда Югары Юмья авылында туа.УДГУ профессоры,филология фәннәре кандидаты,атаклы фин –угровед галиме.

6. Егоров Семен Александрович  (1935-2010)Иске Юмья авылы кешесе.Казан ветеринар институтын тәмамлый,биология фәннәре кандидаты.

7. Батыева Анна Степановна 1953 нче елны Иске Юмья авылында туа.КСХИ тәмамлый ,Шәпши авылында(Биектау районы) баш экономист ,”ТР ның Атказанган экономисты”.

8.Фадеева Александра Николаевна 1957 елны Иске Юмья авылында туа.КДУ тәмамлый ,биология фәннәре кандидаты ,Татар Фәнни -Эзләнү институтының авыл хуҗалыгы лабороториясенең  мөдире ,” ТР ның Атказанган агрономы”, 2006 елда фән һәм техника өлкәсендә ТРның Дәүләт премиясе лауреаты.

9. Петров Николай Иванович 1957 елда Урта Комар авылында туа.КДУ ның физика факультетын тәмамлый.физика-математика фәннәре докторы.,Подмосковье  НИИ да гыйльми хезмәткәр.

10.Васильев Семен Петрович 1966 елда Филипповка авылында туа.Казан ветеринария институтын тәмамлый ,биология фәннәре кандидаты.

11.Ромазанова Ольга Владимировна 1975 елда Ошторма Юмья авылында туа. КДПИ тәмамлый ,филология фәннәре кандидаты. ,КДАУ ның чит телләр кафедрасы доценты.

  III. Йомгаклау.

Архив   материалларын өйрәнгәннән  , ветеран укытучылар белән сөйләшкәннән соң  безгә Ошторма Юмья мәктәбенең үткәнен һәм үсешен тулырак итеп күз алдында китереп була .Мәктәп зур оптимизм белән үзенең киләчәгенә карый. Киләчәктә якын тирә авыллардагы  башлангыч мәктәпләр турында мәгълүмат туплау ,мин бу эзләнү эшемне дәвам итәргә уйлыйм,  аны тагын да тулыландыра алырмын дип ышанып калам. Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт!

IV. Кулланылган әдәбият һәм чыганаклар

1.Фролова.Г.И. Из истории удмуртской школы.Ижевск.1983г.

2.Ошторма Юмья мәктәбенең музенда тупланган материаллар ,фотоальбомнар

3.Архив материаллары,педагог ветераннар истәлеге .


Поделиться:

И тут появился изобретатель

Машенька - ветреные косы

Гораздо больше риска в приобретении знаний, чем в покупке съестного

Юрий Визбор. Милая моя

Заяц-хваста