• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Презентация "Тартыклар"(согласные)

Опубликовано Мулланурова Айсылу Мударрисовна вкл 28.01.2015 - 22:25
Мулланурова Айсылу Мударрисовна
Автор: 
Мулланурова Гулина Газинуровна

Презентация на тему "Согласные" на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл prezentatsiya_tartyklar.pptx2.64 МБ
Предварительный просмотр:
Чтобы пользоваться предварительным просмотром презентаций создайте себе аккаунт (учетную запись) Google и войдите в него: https://accounts.google.com

Подписи к слайдам:

Слайд 1

Тартык авазлар Ясады : Тукай районы Боерган төп белем бирү мәктәбе 7 нче класс укучысы Мулланурова Гөлинә Газинур кызы Укытучы : Мулланурова Айсылу Мөдәррис кызы

Слайд 2

Тартык авазлар тавыштан һәм шаудан яки шаудан гына торалар. Аларны әйткәндә, һава агымы авыз куышлыгында төрле тоткарлыкларга очрый.

Слайд 3

Тартык авазлар Татар теленд ә 28 тартык аваз бар – [ б ] , [ п ] , [ в ] , [ ф ] , [ г ] , [ к ] , [ д ] , [ т ] , [ ж ] , [ ш ] , [ з ] , [ с ] , [ җ ] , [ х ] , [ ч ] , [ к ъ ] , [ гъ ] , [ w ] , [ л ] , [ м ] , [ н ] , [ ң ] , [ й ] , [ р ] , [ ц ] , [ щ ] , [ һ ] , [`]( һәмзә).

Слайд 4

Тартык авазлар яңгырау һәм саңгырау була Яңгырау тартыклар – [ б ], [ в ], [ г ], [ гъ ], [ д ], [ ж ], [ җ ], [ з ], [ й ], [ л ], [ м ], [ н ], [ ң ], [ р ] . Саңгырау тартыклар – [ п ] , [ ф ] , [ к ] , [ т ] , [ ш ] , [ с ] , [ ч ] , [ къ ] , [ ц ] , [ щ ] , [ х ] , [ һ ] , [`] .

Слайд 5

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларның күбесе парлаша Ә [ м ] [ н ] [ л ] [ р ] [w] [ й ] [ ң ] тартыкларының саңгырау парлары һәм [ ц ] [ щ ] [ х ] [ һ ] [`] тартыкларыны ң яңгырау парлары юк. Яңгырау тартыклар б в г д ж з җ гъ Саңгырау тартыклар п ф к т ш с ч къ

Слайд 6

Тел арты тартыклары Кече тел тартыклары [ гъ ] гади, гадәт [ къ ] кард әш, Казан

Слайд 7

[ һ ] һәм [ х ] тартыклары [ һ ] – йоткылык тартыгы, ул йоткылык стеналарының бер-берсенә якын килеп кысылуы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Мәсәлән: һава, һәйкәл . [ х ] – кече тел тартыгы, кече телнең йомшак аңкауга хәрәкәте белән ясала. Мәсәлән: халык, хак.

Слайд 8

[ н ] һәм [ ң ] тартыклары [ н ] – тел өстенең алгы өлеше теш казналарына тиеп ясала. Мәсәлән: куян , нарат . [ ң ] – кече телнең йомшак аңкауга хәрәкәте нәтиҗәсендә барлыкка килә. Мәсәлән: тәңкә, җиңел.

Слайд 9

[w] һәм [ в ] тартыклары [w] тартыгы – я ңгырау, өрелмәле, ирен-ирен тартыгы. Ул иреннәрнең бераз алга сузылып бер-берсенә якынаюы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Мәсәлән: авыл, һава. [ в ] тартыгы - яңгырау, өрелмәле, ирен-теш тартыгы. Ул өске тешләрнең аскы иренгә якынаюы белән ясала. Бу тартык рус теленнән һәм рус теле аша башка телләрдән кергән сүзләрдә генә күзәтелә. Мәсәлән: вагон, врач.

Поделиться:

Барсучья кладовая. Александр Барков

Как нарисовать портрет?

"Разделите так, как делили работу..."

Калитка в сад

Усатый нянь