Данная исследовательская работа полностью посвящена раскрытию истории родного края, родного села. В основе работы лежат материалы исследовательской деятельности учеников школы.
Вложение | Размер |
---|---|
avylym_tarihy.doc | 34 КБ |
“АВЫЛЫМ ТАРИХЫНА МИНЕМ КАРАШ“
Мин Түбән Наратбаш төп мәктәбенең 3 сыйныф укучысы. Үземнең иҗади эшемне “Авылым тарихына минем караш” диеп атадым.
Эшемнең максаты авылымның матурлыгын данлау , аның тарихын саклау. Аның төзек йортлары, яшел урамнары, зәңгәр күле миңа бик якын. Әйләнә-тирә мохиткә мәхәббәт һәм сакчыл караш , укучы балаларда туган авылны ярату хисләре тәрбияләү эшемнең төп бурычлары.
Бу максаттан авылымның алдынгы шәхесләре белән очраштым, сөйләштем. Авылыбызның тарихын язып баручы Сираҗиев Борһан абыйларның өйләрендә булдым, бик күп кызыклы саннар тупладым. Авылым буенча җәяүле сәяхәт ясадым, һәр матур почмагы белән таныштым.
Нәтиҗәдә, минем иҗади эшем мәктәп буенча 1 урынны яулады. Аны яклау кичәсендә авылыбызның хезмәт батырлары, сугыш ветераннары, өлкән авылдашлар катнашты. Димәк, минем хезмәтем юкка булмады - авылым яши, үсә, матурлана. Аның белән кызыксыналар икән, аның киләчәге булачак!
Зәңгәр күлнең яр буенда
Авылым минем ята.
Аның матур табигатен
Сагынып күпләр кайта.
Яшел урман, хәтфә болын...
Иртә-кич кошлар сайрый.
Мин Наратбашта туганмын,
Күңелем аны сайлый!
Авылымның үзәгендә
Азанга имам дәшә.
Өр-яңа мәчет бинасы
Тирә-юньгә нур чәчә!
Чал тарихлы уку йорты-
Ул минем туган мәктәп.
Капиталь төзелеш булды
Дәүләтебезгә – рәхмәт!
Җитмештән артык бала
Мәктәптә белем ала.
Кыңгыраулы мәктәп елы
Хәтердә мәңге кала!..
Чиста сулы, яшел камыш
Зәңгәр күлнең буйлары.
Соңгы елда гөрләп уза
Монда Сабан туйлары!
Көннән-көн матурлана ул,
Төзекләнә, яңара.
Ышанмасаң миңа, дустым,
Урамнарына кара!
Төньбоеклы күлнең дәвамыдай,
Зөя ага; яры - кызыл таш.
Мин яратам сине чын күңелдән,
Гомерем язы – Түбән Наратбаш!
Кушымта:
Фотография №1
“Авылым табигате...”
Фотография №2
“Иман нуры сибә мәчетебез!”
Фотография №3
“Син, мәктәбем - белем учагы!”
Фотография №4
“Зәңгәр күлнең буйларында үтә Сабан туйлары...”
Фотография №5
“Авылым күренеше”
Кулланылган әдәбият:
Сочини стихи, Машина
Эта весёлая планета
Ёжикина Радость
Туманность "Пузырь" в созвездии Кассиопея
Пустой колос голову кверху носит