• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

"Челтерәгез, чишмәләр!"

Опубликовано Шакирова Роза Ракиповна вкл 23.10.2015 - 10:45
Автор: 
Хуснутдинова Р.Р., Насибуллина А.Ф.

Экологик чыгыш өчен.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ya_ybirayu_selo.docx19.9 КБ

Предварительный просмотр:

Тау астында җырлап чишмә ага,
Камышлыкка кереп югала.
Татлы суы, дәртле җыры белән
Гөлчәчәкле җирне сугара.

Минем туганавылымКарауҗаның табигатебикматур. Улкышын да, җәендәямь-яшелбулыпутырганчыршы-наратурманынәйтәсеңме, улхушислепечәнле,кызарыппешкәнҗиләклеболыннарын әйтәсеңме? Кунаккакайткантуганнарыбызбезнең як табигатенәсокланалар, "шифаханәләреңберяктаторсын”, диләр.

Ә безнең якның чишмәләре… Чишмә… Бу сүзне ишетүгә, күз алдына салкын сулы, саф,чиста чишмә килә. Алар татлы-тәмле суларын һичкайчан да кызганмыйлар. Чишмә буе- җәй көне минем иң яраткан урыным да әле ул. Битеңне юасың килсә дә, эчәсең килсә дә, чишмә янына йөгерәсең.

Ни өчен чишмәләр турында язарга уйладык соң әле? Бу юктан гына килеп чыккан уй-фикер түгел. Карауҗа авыл җирлегендә шундый матур бер эш төгәлләнеп килә, ул- чишмәләрне яңарту опрерациясе дип атала. Димәк, Карауҗа җирлегенә кергән авылларда чишмәләргә яңадан җан керә, алар матурлана, төзекләндерелә. Эшне башлап йөрүче кеше- авылыбыз башлыгы Марат Госман улы Шакиров.  Без эшебезне башлар алдыннан Марат Госмановичка мөрәҗәгать иттек: “Чишмәләрне җанландыру уе Сезнең күңелегезгә кайчан килде?,- дип сорадык. Ул:чишмәләрнең ташландык хәлдә булулары мине күптән борчый иде, һаман шул финанс мәсьәләсе аяк чала килде диде. Әмма, узган ел безгә бәхет елмайды, без Карауҗа авылында “Сәгыйть мулла коесы” дигән чишмәне  төзекләндерергә спонсор таптык, икенчесенә, анысы Чүрчил авылындагы “Кизләү” дигән чишмәгә дәүләт ярдәм итте, үз көчебезне дә         керттек, егетләр белән бер көнне җыелып бардык та, пычракка буялып бетсәк тә, арысак та чишмәне җанландырдык , дип җавап бирде.Чүрчил авыл чишмәсенең инде эше беткән. Чишмә җырлый –җырлый яшәвен дәвам итә. Яз җитеп, яшел чирәм борын төртүгә, Чүрчил авыл халкы “Кизләү” чишмәсен ачуны оештырып йөри икән. Бу яңалыкны без, эшебезне язып тәмамлар алдыннан гына ишеттек.

Инде Олы Кульбәш һәм Синтәк авылларындагы чишмәләрне яңартсак, аларны саклап, чистартып тотасы гына кала диде Марат абый. Ул чишмәләрне яңарту, терелтү дә зур чыгымнар сорыйдыр бит?,  дигән соравыбызга: “Уйлаган, ниятләгән эшемне җиренә җиткереп эшли торган гадәтем бар, озаккарак сузылса сузылды, быел “Чишмәләр операциясен” тәмамлыйбыз алла берса диде. Инде бу ике авылдагы чишмәләргә “Чишмә өйләренә” заказлар бирелгән , карлар эреп, җирләр кибү белән алып кайтып,урнаштырып куясы гына калды. Аллага шөкер теләкләрем тормышка ашты, чишмәләр мин уйлаганнан да матур булдылар дип сүзен тәмамлады авыл башлыгы.

Инде дә килеп Карауҗа авыл чишмәсе турында сүз чыккач дәү әнием Әлфинур да сүзгә кушлылды: ә бит бу чишмәне туксанынчы елларда, шул ук Марат абыеңның абыйсы Юныс Гәзиз улы авыл башлыгы вазыйфасын үтәгәндә бер тапкыр терелткән иде, чишмә авылыбыз уртасына кадәр торбалар ярдәмендә төшерелеп, самовар борыныннан агып утыра иде. Ниндидер кансыз бәндәләр шул чишмәнең торбасын балта белән чабып чыктылар. Кемгә тигән инде ул чишмә?, -дип уфтанып куйды. Дәү әниемнең күзләрендә энҗе бөртеге кебек яшьләр ялтыравын күреп, чишмәнең авыл өчен изге бер урын булуына, аны кадерләп, саклап тотарга кирәклегенә тагын бер тапкыр инандым. Әле дә ярый чишмәбезгә яңадын җан керде, ул авылыбызның йөзек кашына әверелде дип куанып бетә алмый әбием. Дөрестән дә, “Сәгыйть мулла коесы” чишмәсе бик матур шул. 2014 нче елгы Сабан туенда чишмәне ачу тантанасы булды.  Кеше бик күп иде. Хәтта районнан килгән вәкилләр дә иң беренче чишмә янына кайтып, аның тешләрне камаштырырлык салкын суыннан авыз иттеләр.Чишмә янында коймаклар пешереп, татар халкының матур йоласы- килен төшерү , яшь киленгә чишмә юлын күрсәтү кебек күренешләрне сәхнәләштерелде.  Ә аннан соң инде сабантуе башланып китте...

 “Сәгыйть мулла коесы” чишмәсенә җан кертүдә барлык чыгымнарны үз өстенә алып, чишмәбезне нурга күмгән кеше – Карауҗа авылы кияве Ильдар Галимулович Гибадуллин. Бүгенгесе көндә Карауҗа авыл халкы аңа булган рәхмәтләрен әйтеп бетерә алмый.

Кайбер авылдашлар авызыннан “кемгә кирәк иде инде ул чишмә,нигә шул кадәр акча кертеп төзекләндерергә иде инде, кем йөри инде ул чишмәгә?”- дигән сүзләр дә ишетергә туры килә. Минемчә мондый кешеләр бер кайчан да чишмә суын авыз итмәгәннәр, чишмә янында туктап хәл җыймаганнар ахрысы. Аптырашта калырсың... Чишмә бит инде ул рухи байлыгыбыз, сафлык, изгелек чыганагы. Кемдер акча дип җан ата, ә кемдер инде табигать биргән байлыкны үзе генә түгел ә башкалар да куллансын дип тырыша. Кешеләр күңеленә матурлык, изгелек орлыклары чәчә. Ә бит чишмәләр яныннан җәй буе кеше өзелмәде: кайчан карасаң анда кеше, я канистра  я чиләк тотып чишмәгә баралар. Күңелле күренеш түгелмени инде бу?...

Чыгышыбызны тәмамлап шуны гына әйтәсе килә: “Яшәсен чишмәләр!” Аларның беркайчан да суы кипмәсен, артып торсын. Ә без үз чиратыбызда аларны чистартып, саклап, карап торырга сүз бирәбез.

Киләсе елга алла боерса, чишмәләр турындагы чыгышыбызны тулыландырып, Кульбаш, Синтәк авылларындагы чишмәләрнең дә торышын сөйләрбез, фотоларын күрсәтербез.

Бер эсседән качып, бер суыктан,

Кыргыйлыктан җаннар көйгәндер

Тау астыннан чишмә тибеп чыккан,

Бер яхшылык булсын дигәндәр.

Тау итәген ярып чишмә типкән,

Салкын гына суы саф көмеш

Челтер- челтер итеп агып киткән,

Дөнья буйлап киткән саф килеш.

Анда килеп намаз укыганнар

Мосафирлар дога кылганнар.

Чишмә башы- изге урын диеп

Тәсбих әйтеп торган урманнар.

Татарстан Республикасы

Яшел Үзән муниципаль районы

Карауҗа гомуми урта белем бирү мәктәбе

Эшне башкардылар: 5 нче сыйныф укучылары Насибуллина Аделина, Хуснутдинова Райхан.

Фәнни җитәкче: Шакирова Р.Р.

2015


Поделиться:

Калитка в сад

Анатолий Кузнецов. Как мы с Сашкой закалялись

Позвольте, я вам помогу

Цветение вишни в лунную ночь

Упрямый зяблик