• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Проект эше "Бүлмә гөле - Пуансеттия"

Опубликовано Яббарова Альфира Мансуровна вкл 30.01.2016 - 22:57
Яббарова Альфира Мансуровна
Автор: 
Акбирова Нафиса

"Бүлмә гөлләре" темасын үткәндә эшләнгән проект эше. Бу төр бүлмә гөленең характеристик үзенчәлеге, төрле чорларда тәрбияләү  һәм саклык чаралары турында өйрәнеп эшләнгән хезмәт.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл puansettiya.pptx98.58 КБ
Предварительный просмотр:
Чтобы пользоваться предварительным просмотром презентаций создайте себе аккаунт (учетную запись) Google и войдите в него: https://accounts.google.com

Подписи к слайдам:

Слайд 1

БүЛМә ГӨЛЕ – Пуансеттия

Слайд 2

Кышның салкын айларында чәчәк атучы гөлләр күп түгел . Шуларның берсе— пуансеттия . Кышын ул « төймә » чәчәкләргә күмелә . Чәчәкләр кызыл , ак , ал төстәге яфраклар белән урала . Нәкъ менә шул яфраклар аңа бәйрәм төсе өсти .

Слайд 3

Характеристик үзенчәлекләре. Туган җире—Мексика Урыны– 12 сәгать кояшлы, 12 сәгать күләгә урында. Температура—16-18 С Су сибү-даими Күчереп утырту– 2 елга бер тапкыр май аенда. Чәчәк ату– көз-кыш. Биеклеге– 30-45 см. Пуансеттия авыр характерлы үсемлек. Температура үзгәрешенә нәзберек. Коры һаваны яратмый, шунлыктан еш су бөркүне сорый. Суык, үтәли җил, ачык форточка әлеге гөл өчен аяныч тәмамлана.

Слайд 4

Чәчәк ату чорында тәрбия. (декабрь-февраль) Гөлне көньякка караган тәрәзә төбенә урнаштырыгыз. Бүлмә температурасын 16-25 С тотыгыз.Форточка ачмагыз. Һава дымлылыгын югары саклагыз. Еш су сибегез, әмма чүлмәк төбендә су җыелып тормаска тиеш. Бүлмә температурасына кадәр җылытылган су сибәргә киңәш ителә.

Слайд 5

Торгынлык” чоры– ял итү. (март-апрель) Чәчәк атып бетергәннән соң чәчәкләр коела. Урыны белән яфраклар коелу, саргаю күзәтелә. Әлеге чорның төп билгесе булып ботак төпләреннән чыккан яшь башлангычлар тора. Гөлне 12-15 С температура сакланган күләгә урынга күчерергә. Төптән 7-10 см. калдырып гөлне кисәргә. Суны сирәк сибәргә

Слайд 6

Вегетация чоры. (май-август) Көннәр җылыну белән яңа үсентеләр һәм яфраклар чыга башлый. Яңа туфрак, зурырак чүлмәккә күчерү өчен иң кулай вакыт. Иң яхшы грунт составы: торф, ком, балчык 1:1:3 микъдарында алына. Кояш нурлары туры төшмәгән, әмма якты һәм җылы тәрәзә төбенә күчерергә. Температура 16-25 С. Туфрак өслеге кибү белән су сибәргә. Декоратив гөлләр өчен кулланылучы ашламалар белән тукландырырга.

Слайд 7

Саклык чараклары . Пуансеттия – малочай семьялыгы гөлләре сафына керә . Димәк , ул сөткә ошаган аксымлы сыекча бүлеп чыгара.Сыекча тән тиресенә эләккән очракта аллергия, ашказаны трактына эләккәндә көчле агулану кузәтелә . Шуна курэ элеге гөлне устергәндә аеруча сак булырга кирәк .

Поделиться:

Рождественские подарки от Метелицы

Сорняки

Что есть на свете красота?

Как нарисовать портрет?

Смекалка против Змея-Горыныча