• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Главные вкладки

  • Просмотр(активная вкладка)
  • Редактировать

Р.Корбан исемендәге конференция

Опубликовано Мияссарова Лейсан Ришатовна вкл 05.10.2016 - 17:59
Мияссарова Лейсан Ришатовна
Автор: 
Зиннуров Алмаз

Р.Корбан исемендәге конференция

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_yagym_-_yashel_bishek_sochinenie.doc52 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                                  ...Читтә йөргән чакта, сагындырып

                                                                      Керер өчен төнлә төшенә,

                                                                      Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле

                                                                      Туган ягы кирәк кешегә.

                                                                                                               Ф. Яруллин

Туган як... Бу төшенчәне һәркем үзенчә аңлый.

Минемчә, туган як – ул кешенең иң газиз җире, аның бала-чагы үткән, беренче адымнар ясаган ягы.

Туган җиренә мәхәббәт кеше күңеленә ана сөте белән салына. Туган як һәрвакыт күңелдә, йөрәкнең түрендә. Кайда гына булсаң да, аны сагынып яшисең. Мин үзем дә туган җиремнән бер көн дә яши ала алмыйм, туган йортым сагындыра башлый.

“Сыерчык диңгез артына китсә дә, үз туган оясына кайта”, – ди, халык. Дөресендә дә, кеше генә түгел, барлык җан ияләре дә, хәтта очып туймас кошлар да, яз саен сагынышып, туган җирләренә кайталар.

Туган җире турында язмаган, аның матурлыгын сүрәткә, я булмаса шигырь юлларына, моңлы җырга салмаган бер генә рәссам, язучы, композитор да юктыр ул. Җирдә нинди генә талантлар булмасын, алар сәнгать өчен илһамны туган җирдән алалар.

Туган җир – ул бит син туган авыл, шәһәр, ил генә түгел. Ул әниең белән әтиеңнең җылы куллары, күршеләрнең сәламе, яраткан кешеңнең назлы карашы... Ул синең әни сөте белән, үскәндә эчкән газиз җир чишмәсе суы белән сеңгән намуслык, мәрхәмәтлелек.

Кешеләр үз Ватанын саклап калыр өчен ачы сугышларда кан коялар, гомерләрен бирәләр.Чөнки алар беләләр: Ватанны дошманга сатсаң, син илеңне генә сатмыйсың, син үз-үзеңә хыянәт итәсең.

Ватан өчен сугышкан, Ватанны  яңа үсешкә чыгару өчен, бил күтәрми эшләгән батырлар турында без тарих дәресеннән укып беләбез. Андый кешеләр бездә горурлык хисе уята, безгә үрнәк булып торалар.

Минемчә, тугын илне ярату – ул аның тарихы, кешеләре белән кызыксыну, туган җирне белергә, өйрәнергә тырышу. Туган телдә матур итеп сөйләшә белергә, туган халкыңның гореф-гадәтләрен сакларга кирәк. Шул вакытта гына син үзеңне патриот дип йөртә аласың.

Минем туган ягым  – Татарстан. Безнең республикабызда күп милләтләр үзара дус яшиләр. Татарстан матур шәһәрләргә, ямьле урманнарга, зур елгаларга, яшел кырларга бик бай. Шулай ук Татарстанның байлыгы җир астындагы казылмаларда.

Татарстан  матур табигатькә генә түгел, бөек шәхесләр белән дә данлы. Минем кече Ватаным – Биектау районында, мәсәлән, татар музыкасына нигез салучы, танылган композиторлар туган: Солтан Гәбәши, Салих Сайдашев. Ташсу авылында күренекле философ, сәясәтче һәм юрист Садри  Максуди дөньяга килгән. Шулай ук Татарстанда бөтендөньяга танылган язучылар, шагыйрьләр, драматурглар туган: Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фәнис Яруллин, Һади Такташ, Рафис Корбан һәм башкалар. Без бу бөек шәхесләр белән горурланып, алар кылган гамәлләр, калдырган мирасны онытмыйча, рәхмәтле булып яшибез.

Татарстанда истәлекле урыннар бик күп. Казан Кремле, Свияга утрау-шәһәре, борынгы Болгар, Биләр җирләре...

           Туган якка булган мәхәббәт һичшиксез туган тел, милли гореф-гадәтләр, моң, туган як табигатенә игътибарлы мөнәсәбәт белән бәйле. Без үзебезнең туган җирне, аның байлыгын сакларга, киләчәк өчен көрәшергә тиеш.         

Һәр буынның бурычы – туган җирне  хөрмәтләп, саклап һәм яхшыртып, киләчәк мирас алучыларга тапшыру.


  • Мне нравится 
Поделиться:

Хрюк на ёлке

Цветущая сакура

Простые летающие модели из бумаги

Девочка-Снегурочка

Выбери путь