• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Я - исследователь

Опубликовано Закирова Сазида Гайнулловна вкл 07.10.2016 - 20:41
Закирова Сазида Гайнулловна
Автор: 
Шайхиев Джавдат Фаридович

Районный конкурс исследовательских работ и проектов  младших школьников «Я – исследователь»
 


На основании приказа РОО № 26 от 28.01.2016 года, в целях стимулирования развития интеллектуально – творческого потенциала личности ребенка младшего школьного возраста путем совершенствования развития у ребенка исследовательских способностей, навыков исследовательского поведения с 10 по 26 февраля 2016 года прошел районный конкурс исследовательских работ и проектов  младших школьников «Я – исследователь»

В жюри были представлены 38 работ от 45 участников конкурса. Активное участие приняли учащиеся 7 средних 2 основных школ района. В конкурсе принимали участие учащиеся 1-4 классов. На конкурс принимались работы в соответствии с положением.

     Рассмотрев поступившие на конкурс материалы, оргкомитет отмечал высокий уровень представленных работ, оригинальность, качество исполнения, самостоятельность.

     10 марта на базе Тюлячинской средней общеобразовательной школы проводился очный этап  районного конкурса исследовательских работ и проектов младших школьников «Я –исследователь». На конкурсе участвовали 27 учащихся.

1 место занял ученик 2 класса Шадкинской СОШ Шайхиев Джавдат (учитель Гимадиева Равия Сахабетдиновна);

2 место – ученик 4 класса  Аланской СОШ Давлетшин Раиль (учитель Газизова  Гульназ Фасхетдиновна);

- ученица 4 класса Тюлячинской СОШ Галимханова  Адиля (учитель Кошкина Эльвира Миннешаеховна);

3 место – ученик 3 класса  Тюлячинской СОШ Муртазин Саид (учитель Саттарова Таслима Фатиховна);

- ученица 3 класса Большеметескинской СОШ Сунгатуллина Адиля (учитель Каримуллина Альфия Наилевна);

- ученица 2 класса Баландышской ООШ Ситдикова Камиля (учитель Тимербайева Фания Миннехазиповна).

Победителями в номинациях стали:

- «Необычное в обычном» - ученик 4 класса Верхнекибякозинской СОШ Шугаепов Ильзир (учитель Шугаепова Рания Рафиковна);

- «Творческий поиск» - ученик 3 класса Тюлячинской СОШ Имамиев Амир (учитель Миннуллина Миляуша Альфредовна);

- «Самый интересный проект» - учащиеся Тюлячинской СОШ Галиуллина Энже (1 класс), Филатов Иван (3 класс) (руководитель Галиуллина Ю.Х.);

- «Стремление к победе» - ученица 4 класса Тюлячинской СОШ Ахметова Асель (учитель Нуретдинова Гульшат Камиловна);

- «Самый креативный проект» - ученица 4 класса Саушской ООШ Хусаинова Гульназ (учитель Шайдуллина Савия Саетовна);

- «Лучшее стилевое решение» -  учащиеся 4 класса филиала МБОУ – Большенырсинской СОШ – «Айдаровская НОШ» Фаттахова Ильзира, Шайхутдинова Дина (учитель Фаттахова Райханя Валиахметовна)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ya-issledovatel_shadki.doc120.5 КБ

Предварительный просмотр:

Теләче муниципаль районы

Шәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе

Фәнни-тикшеренү эше

Кышлаучы кошлар

Эшне башкарды: Теләче районы Шәтке урта гомуми белем бирү мәктәбенең  2 сыйныф укучысы Шайхиев Җәүдәт Фәрид улы

(11.01.2007)

Җитәкче: Гимадиева Р.С.- югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

15 февраль 2016 ел                  Җитәкче: _________________Р.С.Гимадиева

ЭЧТӘЛЕК

  1. КЕРЕШ ..................................................................................................................3
  2. КОШЛАР ҺӘМ  АЛАРГА ТӨРЛЕ ФАКТОРЛАРНЫҢ ЙОГЫНТЫСЫ......................................................................................................4
  1. Өйрәнелә торган урынга характеристика................................................4
  2. Бездә яшәүче кошларга гомуми характеристика.....................................4
  3. Кошларга төрле факторлар йогынтысы...................................................5

Тирәлек шартлары.  ...................................................................................6

Азык факторы..............................................................................................7

Оялау һәм ышыклану урыннары. ..............................................................8

Кошларның дуслары һәм дошманнары ...................................................8

  1. ЙОМГАКЛАУ..................................................................................................9
  2. КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ........................................................................10

  1. Кереш

             1.1.Актуальлек.

Минем кошларны әйрәнүумнең  максаты безнең авылда кайсы кошларның кышларга калуын, аларның нәрсә белән туклануын, оялау урыннарын, бер-берсе белән “дуслыгын” ачыклау.  

Мин әлеге теманы алдым, чөнки беренчедән, кыш көне өйрәнү өчен бу иң уңайлы тема. Икенчедән кошлар кыш көне нәрсә белән тукланып, тамак туйдыра алуны беләсем килде. Кышын бит бөтен нәрсә: бөҗәкләр, үсемлекләр кар астында калган. Безнең канатлы дусларыбызга ачтан үлү куркынычы янамыймы икән? Әгәр шулай булса ничек итеп аларга ярдәм итәргә?

Кошларны өйрәнү безнең Шәтке авылы, бигрәк тә  үзем йөри торган Сара Садыйкова, Ленин, Габдулла Галиев, Салих Сәйдәшев  урамнары буенча алып барылды. Шулай ук ферма һәм ындыр тирәләренә дә сәяхәт ясап килдем.

Кошларны өйрәнгән вакытта китаплар  китаплар да карарга туры килде.  Без кошларны бер генә исем белән атап йөртәбез: чыпчык, күгәрчен, карга, саескан һ.б. Китаплардан мин кошларның төрле булуын һәм аларның исемнәре ике өлештән торуын белдем. Мәсәлән, чыпчык. Безнең якта аның ике төре яши икән: йорт чыпчыгы һәм басу чыпчыгы. Алар карап торышка төсләре белән аерыла. Безнең авылда мин аның йорт чыпчыгы дигән төре яшәгәнен белдем.

Элеге эшне алып бару өчен түбәндәге методлар кулланылды:

  1. Күзәтү.
  2. Җимлекләр ясап куеп, андагы кошларны санау.
  3. Өлкәннәрдән  сораштыру.
  4. Кошлар арасындагы “дуслыкны” ачыклау
  5. Кошлар тормышына һава торышы йогынтысын тикшерү.

  1. КОШЛАР ҺӘМ АЛАРГА ТӨРЛЕ ФАКТОРЛАРНЫҢ ЙОГЫНТЫСЫ
  1. Өйрәнелә торган урын

Безнең Шәтке авылы үзәнлектә урнашкан. Авыл уртасыннан инеш ага, төньяк ягыннан авылга терәлеп Нырсы елгасы ага. Аннан соң тау башлана, ә аңа Керәшен урманы тоташып китә. Шулай итеп якында гына урман да бар.  Авылда кошлар күп очрый торган урыннар булып ферма, ындыр, инеш буе таллыклары тора.

  1. Бездә яшәүче кошлар

Төр составы һәм очраган саны (мин йөргән җирләрдә уртача саны) .                                                                                    Табл.1 (кушымта 1)

Төре

Саны

1

Йорт чыпчыгы

100

2

Ала карга

6-7

3

Европа козгыны

4

4

Гади саескан

4

5

Чәүкә

10

6

Зур песнәк

6

7

Күк күгәрчен

12

8

Кызылтүш

1-2

9

Зур чуар тукран

0

10

Мәче башлы ябалак

0

Эш барышында мин  8 төр  кошны очраттым һәм аларны өйрәндем. Узган ел су буе таллыгында Зур чуар тукранны күреп була иде. Быел бик күрәсем килсә дә, авылда тукран күрә алмадым. Кошлар  арасында иң күп очраучы кош  - йорт чыпчыгы булды. Аны авылның теләсә-кайсы өлешендә: йортлар янында, ферма, ындыр тирәләрендә, утарларда  күпләп очратырга була.  Йорт чыпчыклары бодай бөртекләре, икмәк валчыклары, ярма белән туклана.  

Чыпчыклардан кала күп санда ала каргаларны һәм чәүкәләрне очратып була. Әлеге кошлар бөтен төр азык белән тукланалар: җәен алар кош йомыркаларын, балаларын ала, тычканнарны ашый. Ә кышын аларны чүплекләр тирәсендә очраттым. Башка вакытта бу кошлар зур күчләр ясап һавада очалар яисә агач ботакларында, түбәләрдә утыралар.

Чәүкәләр каргадан кечерәк гәүдәле булулары белән аерылып торалар.. Кыш аларны  каргаларга кушылып очканда, чүплекләрдә, терлек утарларында очрата алдым.

Зур песнәк шулай ук күп очрый.  Песнәк күп вакыт урманда яши, кеше яши торган җирләргә салкыннар башлангач кына килә. Мин аны җимлектә, юлларда, мәктәп ишегалдында күрәм. Песнәкне сары түшенә карап башка кошлардан аерып була. Аның яраткан ризыгы икмәк калдыклары, шулай ук ит кисәкләрен, орлыкларны үз итә.

Күк күгәрчен  авылның көнбатыш өлешендә күп  очрый. Бу якта ферма, ындырда алар күп. Шулай ук мәктәп янында яшәүче кешеләрнең утарларында алар күп. Шунда тукланалар, берәр нәрсәдән курыксалар һавага күтәреләләр. Күрше йортларның түбәләренә кунып ял итәләр.  Ә авылның көнчыгыш өлешендә алар юк диярлек. Берән-сәрән генә очып киткәлиләр.

Европа козгыны да безнең авылда еш очрый торган кош. Гәүдәсе каргадан зуррак, каурыйлары кап-кара булып ялтырап тора. Тавышы да каргадан үзгә: каргалар кар-карр дип кычкырса, козгын “кра-кра” дип кычкыра. Аларны көн саен су буе агачлыкларында, электр баганаларына кунган килеш очратырга була. Шулай ук авыл янындагы чүплекне үз итәләр. Бу кошлар кимерүчеләрне юк итә, шулай ук үләксә белән туклана. Әбиләр козгынны яратмыйлар. Кайгы алып килә дип уйлыйлар. Элекке елларда ул авылда яшәми иде, диләр.

Гади саескан бик сак һәм уяу кош. Кеше торакларына янына еш килсә дә оя кору өчен кеше күрми торган урыннарны сайлый. Бездә ул кеше яшәми торган буш йортларны үз итә. Буш йортларның морҗасына яисә бакчасында куе булып үскән агачларның ботакларында оя ясый. Ул корткыч бөҗәкләрне һәм кимерүчеләрне юк итә.

Кызылтүш.  Түшләре кызыл төстә булган бик матур, чыпчык кадәр генә кош. Авылда бик аз күренделәр. Алар миләш, кара миләш белән тукланалар.

  1. Кошларга төрле факторлар йогынтысы

Тирәлек шартлары.  Кошларның һәр төре нинди дә булса табигать шартларына җайлашкан. Бездә яшәүче кошларның күбесе салкын вакыт башланыр алдыннан җылы якларга очып китә, кышлаучылары гына кала. Кыш көне көчле салкыннар да, бураннар да була. Мондый көннәрдә дә  кошларга ризык табарга кирәк, ләкин алар барыбер сирәк очрыйлар. Күп вакытны ышыклану урыннарында үткәрәләр. Моны түбәндәге таблицадан күрергә мөмкин.

Табл.2 (Кушымта 3)

Тикшерүне 31 январьдан 15 февральгә кадәр алып бардым

Көн

Температура, җил

Явым-төшем

Кошлар төре

саны

Кайда очрады

31.01

+20С

Җил юк

юк

Йорт чыпчыгы

Ала карга

саескан

Күгәрчен

Песнәк

Кызылтүш

Козгын

100

21

8

5

15

1

2

Агачларда. Оча

Һавада оча

Агач ботагы, очалар

Агачларда

Кара миләштә

очалар

1.02

+20С

Көчле җил

карлы яңгыр ява

Карга

Йорт чыпчыгы

Песнәк

күгәрчен

1

3

4

5

Оча

Агачта, оча

Агачта

оча

2.02

+10С

Җил юк

юк

Ала карга

чәүкә

Күгәрчен

Песнәк

Козгын

Йорт чыпчыгы

6

20

9

4

2

30

Оча. Юлда, агач

Оча, юлда

Антенна

Җимлектә, җир

Агачта

агачта

3.02

-10С

Акрын җил

Аз гына кар ява

Чыпчык

Карга

Песнәк

Күгәрчен

Саескан

кызылтүш

16

2

11

1

1

1

Агачларда

чыбыкта

Агач,җимлек

Оча

Агачта

Кара миләштә

4.02

+40С

Уртача тизлектә җил

юк

Саескан

Карга

Чәүкә

Козгын

Песнәк

Күгәрчен

чыпчык

2

5

10

2

9

21

32

Оча

Оча

Оча, чыбыкта

Агачта

Җирдә, җимлек

Түбәдә

Очалар, чыбык

5.02

+20С

Җил юк

Аз гына кар

Күгәрчен

Чыпчык

Песнәк

Саескан

Чәүкә

Козгын

кызылтүш

5

15

18

4

15

4

2

Түбәдә

Түбә, чыбыкта

Агачта. Җимлектә

Бакча

Агачта

Кара миләш

7.02

-60С

Җил юк

юк

Песнәк

Чыпчык

Карга

күгәрчен

6

100

15

5

Җимлек, агач, оча

Җимлек, агач, оча

Очалар

очалар

8.02

-3

Кар ява

Күгәрчен

Карга

Чыпчык

песнәк

6

2

10

2

Түбәдә

Оча

Оча. Җимлек

җимлек

9.02

-50С

җил юк

юк

Чыпчык

Күгәрчен

Карга

песнәк

100

10

5

4

Очалар

Очалар

Очалар

Мәктәп яны җир

14.02

-150С

Җил юк

юк

Чыпчык

Карга

Күгәрчен

Песнәк

Козгын

30

6

15

2

2

Очалар, агачта

Оча

Очалар

Җимлектә

Оча

15.02

-40С

Уртача җил

Аз гына кар

Чыпчык

Песнәк

Күгәрчен

Козгын

Карга

30

2

5-6

2

3

Агачта, оча

Җимлек

Утарда

Агачта

оча

Таблицадан күренгәнчә кошлар, явым-төшем, җил булмаган көннәрне активрак, күбрәк очрыйлар. Димәк аларга, явым-төшем, җил тизлеге тәэсир итә.

Азык . Кайсы кош кайда, нәрсә белән туклана икән соң? Мин моны кошларны күзәтеп һәм җимлек ясап куеп ачыкладым

Таблица 3 (Кушымта 4)

Туклану урыннары һәм азык төре

Төр

Туклану урыны

Азык төре

Саны

Йорт чыпчыгы

Сарай тирәләре, ферма, ындыр

Бөртеклеләр, ипи кисәкләре, җиләк-җимеш орлыклары

100-200ләп

Ала карга

Чүплек, ферма

Үләксә, ит, иген бөртекләре

15-20

Европа козгыны

Чүплек, авыл тирәсе

Үләксә, кимерүчеләр

4-5

Гади саескан

Йорт тирәсе

Ит кисәкләре, икмәк, үләксә

1-2

Чәүкә

Чүплек, сарай тирәсе

Үләксә, иген бөртекләре

10-15

Зур песнәк

Җимлек

Икмәк, бөртеклеләр, ит кисәкләре, орлыклар

3-5

Күк күгәрчен

Ындыр, ферма, утарлар

Икмәк, бөртеклеләр

3-5

Кызылтүш

Кара миләш куагында

Миләш һәм кара миләш

2

Ферма тирәләрендә кошларны иң күп санда очратырга була, чөнки анда бөртеклеләр күп коелып кала,  тирес белән дә азык калдыклары чыга. Вак кошлар – чыпчыкларны шунда күп очратып була. Тиреслекләрне чәүкәләр дә ярата.

Авылга якын тагын бер объект ул – ындыр. Амбарлар көндезләрен ачык була. Амбарларны чыпчыклар һәм күгәрченнәр үз итә. Монда аларның төп туклану урыны һәм яшәү урыны.

Чүплек авылдан шулай ук читтә урнашкан. Монда ала каргалар һәм козгыннар күп. Чүплеккә кош-корт үләксәсен яисә терлекнең эч-баш ише калдыкларын чыгарып ташлыйлар. Козгыннар шуларны ашый. Аларның авылда яшәве дә кайгы китерү түгел, ә алар ярата торган ризык булу икән.

Оялау һәм ышыклану урыннары.

Кошлар көз һәм кышын оя кормый. Әмма аларга бу чорда салкыннан, җилдән ышыклану, төн куну өчен ышык урыннар кирәк. Күп кошлар өчен бу азык табу урыннарына якын тирәдә агачлыклар (алар каргалар, чәүкәләр, козгыннар);  корылмалар, иске морҗалар , түбә аслары (күк күгәрчен, йорт чыпчыгы, саескан, чәүкә), буш кош оялары, агач куышлары (чыпчыклар)  һ.б. Кошларның төн куну урыннарын аларның агач төбендәге, корылмалардагы өелеп торган тизәкләреннән белеп була.

Кошларның дуслары һәм дошманнары. Алдан әйтеп киткәнчә, без тәрәзә төбенә җимлек куйдык. Минем хыялым – рәсемнәрдә ясалганча, анда берьюлы бик күп төрле кошларны күрү иде. Ләкин чынлыкта бу алай булып чыкмады. Кошлар рәсемдәгечә дус-тату түгел икән. Җимлеккә килүче кошлар – песнәкләр. Алар бик сак. Күзәткәнне сизәләр, җимлеккә бер кош та булмаганда, тирә-якта бер куркыныч та янамаса гына киләләр. Кошларны күзәткәндә тагын шул күренә: кошларның кайбер төрләре парлап, икенчеләре – көтү белән, өченчеләре – ялгыз гына очрыйлар, тукланалар, ышыкланалар. Ялгыз очраучы кошлар – саескан. Үзара дус кошлар – чәүкә белән ала карга, күгәрчен белән чыпчык.

Козгыннар парлап йөриләр, башка кошлар алардан курка.

  1. ЙОМГАКЛАУ

Әлеге эш миңа безнең якта кышын кайсы төр кошлар кышлавын белергә ярдәм итте.

  1. Күзәтүләр алып барганда безнең авыл тирәсендә барлыгы 7 төр кошны очраттым. Алар арасында иң күбе – чыпчыклар.
  2. Кошларга һава торышы: температура,  явым-төшем йогынты ясый. Салкын,  яңгырлы яисә  кышын буранлы көннәрдә алар азрак очрыйлар.
  3. Туклану өчен азык чыганаклары авылдагы кошлар өчен мөһим фактор. Кошлар ферма, ындыр, абзар, утар тирәләрендә, чүплекләрдә азык таба. Песнәкләр һәм чыпчыклар җимлекләрне үз итә. Чыпчыклар бодай, тары, карабодай ярмасы, икмәк кисәкләре белән тукланса, песнәкләр ит, майны бик ярата.
  4. Кошлар өчен ышыклану урыннары булып төрле җир: агачлыклар, абзар, ферма, амбарларның түбә асты, кәрнизләр, буш йортларның морҗа башлары торырга мөмкин.
  5. Козгыннарның авылда яшәве - кайгы юрау  түгел, ә азык табу мөмкинлеге.
  6. Күгәрченнәрнең авылда аз яшәвенең сәбәбе – оя кору һәм ышыклану урыннарының үзгәрүе. Күгәрченнәрнең төп  яшәү урыны булып   торган түбәле капкалар, һава керү тишеге булган чормалар бүгенге көндә авылда юк. Аларны заманча итеп эшләнгән өй кыеклары, түбәсез тимер капкалар алыштырды.

  1. КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ
  1. И.И.Рәхимов, К.К.Ибраһимова “Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы”. Казан, Мәгариф, 2007.
  2. Н.А.Харченко и др. “Биология зверей и птиц». М.: Издательский центр «Академия», 2003.
  3. Википедиа интернет материаллары файдаланылды.

ЗАЯВКА НА УЧАСТИЕ

В Оргкомитет районного  конкурса исследовательских работ и проектов  младших школьников «Я − ИССЛЕДОВАТЕЛЬ»

_____________Шайхиев Джавдет Фаридович_____________

(фамилия, имя, отчество участника)

Дата рождения    11.01.2007

Район _Тюлячинский_

Учреждение образования, класс МБОУ – Шадкинская СОШ, 2 класс

Предлагаю свою работу для участия в районном конкурсе исследовательских работ и проектов младших школьников «Я – ИССЛЕДОВАТЕЛЬ»:

Название работы_Кышлаучы кошлар (Зимующие птицы)

Руководитель работы_Гимадиева Равия Сахабетдиновна_____________

(фамилия, имя, отчество)

Место работы, должность учитель начальных классов выс.кв.категориии

Контактные телефоны     раб.53-719

Дата «15»февраля 2016 г.                        Подпись____________


Поделиться:

Мать-и-мачеха

Лиса и волк

Интересные факты о мультфильме "Холодное сердце"

Л. Нечаев. Про желтые груши и красные уши

Извержение вулкана