• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Якташым Шакир Гатиатуллинның батырлыгы

Опубликовано Галиева Альфина Исмагиловна вкл 17.10.2016 - 22:43
Автор: 
Исламов Азамат

Мактауга лаеклы,горурлана алырдай  якташларыбыз бик күп безнең.Шуларның берсе ,якташыбыз Шакирҗан Гатиатуллин күрсәткән батырлык турында Азамат  үзенең белгәннәрен язды.Укучы аның белән горурлана һәм хәзерге тормышта да Гатиатуллин шикелле геройлар,батырлык күрсәтүчеләр күп булсын иде  дигән теләктә кала. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_office_word.docx13.59 КБ

Предварительный просмотр:

Якташым

Шакир Гатиатуллинның батырлыгы

                               

      Мактауга лаеклы,горурлана алырдай  якташларыбыз бик күп безнең.Ләкин кызганыч,без алар турында аз беләбез.Укытучым сочинение язарга тема биргәч,

уйга калдым.   Нәрсә беләм соң мин Шакир Гатиатуллин турында?Аның Советлар Союзы Герое икәнен генә  беләм бит .Һәм күбрәк белү өчен интернет аша материаллар эзли башладым. Әз булса да  материал табуыма сөендем.

    Сугыш вакытында  кешеләр бик күп батырлыклар эшләгәннәр. Гатиатуллин да   батырлык эшләгән.

     Нәрсә соң ул батырлык?  Аның  мәгънәсен һәркем,үзенчә аңлый, дип уйлыйм мин. Ә минемчә, батырлык ул-- кешеләрне бик авыр очракларда коткару  һәм кеше  башкара алмастай эшне башкару.

                Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик,

Күпме аны күккә күтәрмик,

      Ише бармы бөеклекнең солдат

        Кылган батырлыкка тиңләрлек?

        Мулла авылында туган, авыл егете Шакир башлангыч белем алганнан соң колхозда,аннан алты ел бораулау конторасында эшләгән икән.Сугыш башлангач та Шакирны сугышка җибәрмәгәннәр ,чөнки тылда белемле, укый- яза белгән, үз эшенә җаваплы караучы  кешеләр кирәк булган.  

      25 яшендә ул Армия сафларына алына, ә 1942 нче елда сугышка керә,Украина җирләрен азат итүдә катнаша.Бөек Ватан сугышының алгы сафларында көрәшә.Днепрны алуда үзен батыр итеп күрсәтә.Үзенең взводында беренчеләрдән булып Днепр аша үтә.Кул сугышында взвод дошманны траншеядан куып  чыгара һәм  елганың көнбатыш ярына урнаша.

       Гатиатуллин взвод командирның приказы буенча  дошман линиясен үрмәләп үтеп чыгып  , немецларның пулеметларын  юкка чыгара  һәм кулга төшергән пулеметтан  атып үз взводына уңышлы әйләнеп кайта.

          Сугышта күрсәткән батырлыклары,бирелгән заданиеләрне  төгәл үтәгәне өчен  өлкән сержант Шакир Гатиатуллин Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Ленин ордены һәм" Алтын Йолдыз" медале белән бүләкләнә.Кызыл Йолдыз ордены һәм тагын бик күп медальләргә  лаек була.

      Сугыш беткәннән соң ,ул туган ягына әйләнеп кайта.Күп еллар бораулаучы булып,аннан бораулау эшләрен идарә итүче мастер булып эшли.

       1972 елда Шакирның  гомере өзелә.Шунысы куанычлы,безнең илебез үзенең геройларын онытмый.Аның исемен мәңгеләштереп ,Мулла авылындагы бер  урамны Гатиатуллин исеме белән атыйлар .Унберенче мәктәп каршында геройның бюстын урнаштыралар.Бу тантана  авылдашлары өчен бу зур бәйрәм була.

 11 нче мәктәп укучылары Шакир Гатиатуллин турында миннән күбрәк беләләрдер дип уйлыйм.Алар Герой йөргән сукмаклардан йөрүләре белән дә бәхетле.Мин дә үземне Гатиатуллин турында яза алганым өчен бәхетле  итеп саныйм.Якташыим белән горурланам.Хәзерге тормышта да Гатиатуллин шикелле геройлар,батырлык эшләүчеләр  күп булсын иде.

    Илебез азатлыгы өчен көрәшкән кешеләрне онытмыйк! Батырлар булмаса, без Бөек җиңүгә ирешә алмас идек. Алар безнең  күңелләрдә мәңге яшәсеннәр.

                                          Исламов Азамат

                                       7г сыйныф укучысы

                                                           


Поделиться:

Подарок

Лесная сказка о том, как согреться холодной осенью

Самый богатый воробей на свете

Просто так

Л. Нечаев. Яма