Творчество поэтов края, размышления об экологии и о будущем города Нижнекамска.
Вложение | Размер |
---|---|
fnni_esh._shyhieva_sh.ya_.docx | 37.78 КБ |
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы
Башкарма комитеты мәгариф идарәсе
«Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Фәнни- тикшерү эше:
Шәhәрем шагыйрьләре туган як турында
Эшне башкарды:Камалиев Рөстәм,
6 нчы сыйныф укучысы
Җитәкче: Шәйхиева Ш.Я.,
татар теле hәм әдәбият укытучысы
Түбән Кама, 2016 ел
Эчтәлеге
I. Кереш 3бит
II. Төп өлеш.
1. Төбәк шагыйрьләре иҗатына юл тотам 4 бит
2. Шигырьләрдә Туган Кама темасы 8 бит
3. Минем уйланулар 9 бит
4. “ Сез шәhәребезнең нинди проблемаларын беләсез?” 10бит
Анкета мәгълүматлары
III. Йомгак 11бит
IV. Кулланылган әдәбият исемлеге 12бит
V. Кушымта 13 бит
1.КЕРЕШ
Гыйлем юлы – бер кадерле юлдыр, ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр.
Шулай булса да, очы – бәхеткә, ахыры камиллеккә барып туктыйдыр.
Ризаэддин Фәхреддин
Бу фәнни - тикшерү темасы үзеннән-үзе килеп чыкты. Укытучым белән табигать турындагы конкурска яраклы шигырьне үз шәhәребез -Түбән Камада яшәүче шагыйрьләр иҗатыннан эзләргә булдык. Юкка гына әйтмиләр бит: “Яныңда булганны читтән эзләмә”. Рәсимә Нәбиуллинаның кечкенә генә җыентыгын кулга алдык. Эзләнә торгач, “Яралы каен“ дип аталган шигыренә тап булдык, ничектер сюжеты икебезне дә “эләктереп алды”, тетрәндерде, авторның күтәргән проблемалары безнең карашыбыз белән тәңгәл иде. Бу шигырьне ятлап конкурста катнаштым ( шигырьне сөйләү)
Минем туган як табигатенә, шәhәребезгә якташларыбызның карашын беләсем килде . Әллә бар кеше дә шулай битараф микән соң ? Әллә кеше үзе утырган ботакка үзе чабамы?
Мин үземнең тикшерү эшендә әнә шул мине борчыган проблеманы өйрәнеп яктыртырга булдым. Бу- минем эшемнең максаты . Мин үземне ялгыз диеп уйламыйм, шуңа күрә үзебезнең төбәктә яшәп иҗат итүче шагыйрьләргә , иптәшләремә, әти-әниләргә шәhәребез киләчәге, туган якка мөнәсәбәтләре, химия заводларына карашлары турында фикерләрен белергә теләп мөрәҗәгать иттем, чөнки яшерен-батырын түгел, экологик яктан караганда , шәhәребезгә мөнәсәбәтләр төрлечә.
Минем эшемнең бурычлары:
1.Үзебезнең якташларыбыз, төбәгебезнең күренекле шагыйрьләренең туган ягыбыз турындагы фикерләрен башкаларга җиткерү
2. Укучыларны шагыйрьләрнең иҗаты белән кызыксындыру
3.Туган якка күңел күзе белән карарга , табигатьне , хаксызга рәнҗетүдән якларга этәрү
4. Шәhәребезгә карата “ябышкан “ тискәре караш проблемасын күтәрү
Эзләнүдә кулланган методлар:
1. Матбугат материаллары белән эшләү, шагыйрьләр белән очрашу, аларның иҗаты белән танышу
2. Кулланылган әдәби материаларны системага салу, эзләнү
3. Шигырьләргә анализ ясау, төп фикерне билгеләү
4. Мәктәп укучылары арасында анкета үткәрү, анализ ясау, нәтиҗә чыгару
2. 1.ТӨБӘК ШАГЫЙРЬЛӘРЕ ИҖАТЫНА ЮЛ ТОТАМ
Шагыйрә Рәсимә Нәбиуллина үз шигырендә юллаган сораулары каенны рәнҗеткән кешегә генә түгел, миңа да, минем туган ягыма да кагыла кебек тоелды. Шагыйрә борчыла, кешеләрне мәрхәмәтле булырга чакыра, каенны рәнҗетү, каен суын эчү тәнгә шифа бирми.
Ак каеннан тамчы - тамчы булып
Агып төште гүя кайнар яшь.
Шифа аламы соң йөрәгегез,
Каеннарның күз яшен эчкәч?
Шагыйрә туган ягын, туган якның күңелгә якын табигатен –ямьле язын да, алышып торган көзен-кышын да, яңгырларын- җилләрен, күзачмаслык бураннарын да өзелеп ярата.
“Яңгыр яугач” шигырендә яңгыр җирнең битен юа, иртә торуга бөтен җир сафлана.
Шыпырт кына төнлә яңгыр яуган
Җир әллә соң битен юганмы?
Хәтфә үләннәр дә калкып киткән,
Ябынгандай яшел юрганын.
Шагыйрә табигатькә, аны бизәүче чәчәкләргә гашыйк, җиләк җыю урынына ромашкаларга үрелә:
Үткәрдек без, гүя, бүген
Табигатьнең бөйрәмен.
Җыйдым кулга җиләк түгел,
Ромашкалар бәйләмен (“Җиләк җыйганда”)
Шәhәребез укучыларына таныш, күренекле шагыйрәсе, “Кама таңнары” исемендәге әдәби берләшмә әгъзасы Әлфия Сибгатуллинаның
“Күңел күзе белән карау кирәк,
Маңгай күзе барсын күрмидер”, (“Күрә белсәң”) дигән шигырь юллары бар. Ничек төгәл, күләмле әйтелгән! Әйләнә-тирәдәге күп нәрсәгә игътибар итмичә, ваемсыз үтеп йөри бирәбез, маңгай күзебез күрми шул!
Менә шагыйрә ничек шатлана белә бит, ”Умырзая” шигырендә аны хисләр ташкыны алып китә:
Матур язлар җитү белән
Күңелләргә шатлык иңә.
Туган якка ямьнәр өстәп,
Кошлар кайта туган илгә.
Кышкы урман нинди гүзәл, нинди серле! Бу урман Кызыл Чишмә янындагы урман микән, әллә берәр авыл янындамы? Шагыйрә аны бөтен йөрәге белән ярата.
Кышкы урман, серле урман
Күпме гүзәллек сыйган.
Күпме генә карасам да,
hич карап туймам сыман (“Кышкы урман”).
Ә менә нинди ул көзен наратлар, үзләре горур, төз, табигатьнең үзе кебек чыдам.
Яфраклар сере
Табигатьтә кабат алтын көз
Яфракларда төрле-төрле төс.
Ә наратлар-яшел, биек, төз.
hәр фасылга ничек түзем сез?
Үз язмышын Түбән Кама белән бәйләп, шунда иҗат итүче Рифкать Имаевның иҗатында да туган як табигатенә сокланып язган шигырьләре бар. Ул үзен табигать баласы, дип атаган.
Җир баласы
Мин җирне күрә беләм,
Хыялга төрә беләм.
Якын минем йөрәгемә
Андагы hәрбер үлән.
Мин җирне аңлый алам,
Мин синең шундый балаң.
Шатлыкта да, кайгыда да,
Синеке булып калам
Менә шагыйрьнең көзе нинди: төсле дә, ямьле дә, сәер дә, моңлы да (”Көз”)
Яшел-сары, кызыл- көрән-
Барсы бергә буталган.
Юкәләр сары гәрәбә,
Өрәңгене ут алган.
Үзенә бер сәер вакыт,
Елый күкләр тын гына.
Ага төсле инештән дә
Яфрак белән моң гына.
“Көзге төсмерләр”ендә беркемдә дә булмаган өр- яңа тасвирламалары гаҗәпләндерә:
Көзләр килми, көзләр иңә,
Җәйләр китми, җәйләр чигә.
Офыктагы кош төркеме
Уйга калды әллә нигә.
Җил төн буе болыт куган,
Өй артында көзләр туган.
Уттай янган баланнарны
Төнлә яңгыр тагын юган.
Шагыйрьнең ел фасыллары үтми, алар берсен-берсе алыштыра гына,
бу- бик табигый, мәңгелек.
Кыш җитүләредер инде
Үзгәргән туган ягым.
Агач төпләренә чаклы
Кигән бүрекнең агын (“Кыш җиткән”)
Бераз сәер шундый гадәт
Килә бала чагымнан.
Ап-ак офыкларга карап
Яшел җәйне сагынам (“Җаным җәйдә”)
Шагыйрьнең шигырьләрен уку шундый җиңел, үзең әйткән кебек таныш. Аның белән туган якларны айкап кайткан кебек буласың.
Урманга
Чыга күрмә урамга-
Күмелерсең буранга;
Дуслар белән чаңгы шуам
Шундый көнне урманда.
Киң күңелле тарсынмый,
Кызып китеп ярсымый,
Кайчан килмә, урман безне
Колач җәеп каршылый.
Шагыйрь кебек ярата аламмы соң мин туган җиремне, дип уйга каласың. Автор башкаларны да үз артыннан ияртергә омтылып иҗат итә.
Табармын күк бәхетемне
Мин бары юлда гына.
Дөнья матур, син бары тик
Битараф кына булма.
Чыгышка әзерләнгәндә туган шәhәремдә яшәп иҗат итүче талантлы кешеләрнең күп санлы булганын белеп гәҗәпкә калдым. Берсеннән-берсе тирән фикерләр, гаҗәеп тасвирлаулар, якты зиhен, акыллы киңәш- барысы да бар алар иҗатында.
Тагын бер талантлы шагыйрәгә тукталасы килә, ул-Әлфира Фәтхетдинова. Укытучы, Түбән Кама иҗтимагый үзәге, “Җидегән чишмә” советлары әгъзасы, мәрхүм шагыйрәне әледән-әле хәтергә килеп уйландыра торган шигырь юллары авторы итеп хәтерлибез. Ул гади генә вакыйгаларга олы мәгънә сала, hәр фикере йөрәккә уелып керә.
Менә нинди ул туган як кышы:
Кышның яп-яшь чагы, егет чагы.
Күр, илемне ничек сагынган.
Ап-ак тунын талга элеп куеп,
Каеннарга килеп сарылган.
Кышның матур чагы, иң саф чагы.
Өйдә тормый хәзер күңел дә.
Кыш китерде сәер, серле халәт-
Әкият тә кебек, түгел дә (“Кышның егет чагы”)
Туган ягы белән аерылганда шагыйрәне сагыш баса, моны күреп җил дә елый:
Җил озата, елап, озын юлга,
Китеп барыш минем еракка.
Кайтырмын, дип, китеп барылса да,
Көзге сагыш тула йөрәккә.
Автор сурәтләгән hәр күренеш, предмет җанлы.
Усак кызы.
Усак кызын күрдем сентябрьдә
И, ояла үзе кызара.
Нарат малайлары: “hау, сылу!”- дип,
Сөйләшәләр иде үзара.
“Яз кошлары кайтып килә” шигырендә кошлар сөйләшә.
Яз кошлары кайтып килә,
Төркемнәре почмак-почмак
Сөйләшәләр куанышып:
“Туган яклар-оҗмах, оҗмах!”
Шагыйрә Түбән Камада яшәде, аны яратты, үзе әйткәнчә, “Бер күрүдә гашыйк булды”.
Түбән Кама - сандугачлар,
Чишмәләр иле.
Йөрәк гел ашкына шунда,
Кайтырга кире.
Түбән Кама, Түбән Кама, яшьлек каласы.
Җыр булып минем күңелгә кереп каласың. (“Яшьлек каласы”)
2.2. ШИГЫРЬЛӘРДӘ ТҮБӘН КАМА ТЕМАСЫ
Шагыйрә Рәсимә Нәбиуллина туган ягын, гомер иткән шәhәрен бик ярата, аның белән горурлана.
Шәhәрем
-Син каян?- дип сорасагыз,
Туган җирем-Түбән Камам.
Яшен булып яшәп җирдә,
Иҗатыма илhам алам.
Язлар җиткәч каеннарың,
Иңнәренә шәлләр яба.
Еллар үтеп матурая,
Чәчәк ата Түбән Кама.
Икенче бер “Туган ягым” дип атаган шигырендә шәhәрне тискәре күренешләре, химия промышленносте белән бозылган табигате белән бергә яратуын яза:
Әйтерсез сез, үзәкләргә үтә,
Газлы hава, тардыр юллары.
Сахра-далаларга алыштырмыйм,
Туган якның кырын- тугаен.
Шагыйрә оптимист, аның өчен туган якның бәхетле киләчәге әле алда, күңеле яз килүенә ышанып яши.
Түз инде, түз инде аз гына,
Алда бит бары тик яз гына.
Чулманның бозлары кузгала,
Яшелгә төренә Ак кала. (“Яз көтәм”)
Автор Түбән Кама атамасын бик еш кына Ак Калага алыштыра, чөнки ак төс- ярату, пакълек билгесе.
Шәhәребез укучыларына таныш, күренекле шагыйрәсе, “Кама таңнары” исемендәге әдәби берләшмә әгъзасы Әлфия Сибгатуллина да Түбән Каманы Ак кала, дип атый.
Ак калам
Моңлы азан аhәңендә
Ачыла hәрбер иртә.
Ак калам, син дан казандың,
Аклык бәхеткә илтә
Үз язмышын Түбән Кама белән бәйләп, шунда иҗат итүче Рифкать Имаевның да туган якка сокланып язган шигырьләре бар. Шагыйрь үзе химия заводында озак еллар эшләп, промышленностьның табигатькә салган зыянын күрсә дә, туган шәhәрен җаны-тәне белән ярата, аны ул да Ак шәhәр дип атый.
“Шәhәремә” шигырендә:
“Кичен Чулман өсләрендә,
Синең утлар чайкала.
Күңелемдә урын алган,
Син бердәнбер Ак Кала”, дип яза.
2.3. МИНЕМ УЙЛАНУЛАР
Химия промышленностенә күмелгән, экология ягыннан яман аты чыга башлаган, күпләр ташлап китә торган шәhәрне шулай яратып, үз итеп, Ак Кала дип, ничек мәдхия җырларга була икән? Бу көтелмәгән ачыш миндә уйлану өчен җирлек тә, шәhәребезнең якты киләчәгенә өмет тә уятты. Мин дә туган ягымны яратам, киләчәгемне аның белән бәйләргә уйлыйм, күп, бик күп еллар узгач та, шәhәремне Ак Кала итеп күрәсем килә. Моның өчен мин нишли алам икән? Олы абыйларның акылы, хәле җитәр микән? Кешеләр табигатькә арт белән түгел, йөз белән борылырлар микән? Миндә тагын әллә нинди сораулар уянды.
2. 4. АНКЕТА МӘГЪЛҮМАТЛАРЫ
Түбәндәге сораулар белән, яшьтәшләремә, әти-әниләргә анкета аша мөрәҗәгать итеп карарга уйладым.
Шәhәрнең киләчәген ничек итеп күрәсез?
Туган як минем өчен ул - ...
Химия заводларына минем карашым ...
Киләчәгеңне туган шәhәрең белән бәйләргә уйлыйсыңмы?
Анкета мәгълүматлары түбәндәгечә:
Йөзлән артык укучы, әти-әниләр анкета сорауларына җавап бирделәр
Шуларның 75% туган як-минем өчен туган йорт,
90%-шәәрнең зур киләчәген фарызлый
30% кына заводлар эшчәнлеген аклый
80% укучы киләчәген Түбән Кама белән бәйләргә уйлый
Димәк, шәhәребезнең киләчәге якты, өметле , чөнки күп укучылар уку йортларын Казанда, Мәскәүдә тәмамлап , кире туган якларына әйләнеп кайтырга телиләр . Түбән Камага зур хөрмәт белән карыйлар , табигатен саклауда зур проблемалар барын таныйлар, табигатьне саклауда, шәhәрне үстерүдә үзләреннән өлеш кертүне планлаштыралар
III. ЙОМГАК
Тема өстендә тирәнтен эшләп, күпләр туган җиргә, туган як табигатенә битараф түгел, дигән нәтиҗәгә килдем. Туган якны, туган шәhәребезне шагыйрьләр генә түгел, без дә яратабыз, аны сакларга-якларга әзербез. Төбәк шагыйрьләре иҗатын күбрәк белсәк иде, горурланырлык шәхесләребез күп бит! Алар турында мәгълүматыбыз артса, минем тикшерү эшемнең дә практик әhәмияте булыр, дип ышанам.
Әйдәгез, шагыйрьләребез яраткан кебек, без дә туган җиребезне, туган табигатебезне яратыйк. Яраткан кеше саклый да белә. Һәрберебез, булдыра алганча, үзебездән өлеш кертик. Агачлар утыртыйк, яшеллекне саклыйк, тирә-ягыбызны чүп-чарлардан чистартыйк. Шәhәребез, туган анабыз безгә ничек кадерле булган кебек, туган җиребезнең дә кадерен белеп яшик. Пычратмыйк, зарарламыйк, агуламыйк аны, матурайсын, чистарсын гүзәлләнсен иде ул.
Чыгышымны Рифкать Имаевның түбәндәге шигъри юллары белән тәмамлыйсым килә.
”) рТугры булдым туган җиргә,
Яшимен шунда теләп.
Туган җир –ул hәр кешегә
Ходайдан олы бүләк.
КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ
Имаев Рифкат Гаянович. Алма балланган вакыт. Түбән Кама “Нефтехим” нәшрияты, 2007 ел
VI КУШЫМТА
За чашкой чая
Рождественский венок
Как зима кончилась
Аэродинамика и воздушный шарик
Мать-и-мачеха