• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Проектная работа по теме -Диаграммы вокруг нас

Опубликовано Хасанова Миляуша М. вкл 22.10.2017 - 21:32
Автор: 
Рахимуллина Алина

Бу материалда укучының "Әйләнә-тирәбездә диаграммалар" дигән проект эше тәкъдим ителгән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Проектная работа по теме -Диаграммы вокруг нас942.5 КБ

Предварительный просмотр:

МБГБУ «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе»

Фәнни-эзләнү эше

 «Әйләнә-тирәбездә диаграммалар»

Эшне башкарды:

Рәхимуллина Алинә

Саба районы Юлбат төп мәктәбенең

5 нче сыйныф укучысы

Җитәкчесе:

Хәсәнова М.М.

информатика укытучысы

 2017 ел

Эчтәлек

Кереш…………………………………………………………………....…………...   3

1.Төп өлеш................................................................. …………………………………4

1.1. Теоретик өлеш..........................................................…………………………. … 4

1.2. Диаграмма төрләре................................................................................................  4

1.3. Эзләнү этабы..........................................................................................................  6

Йомгаклау…………………………………………………………………………......  8

Кулланылган чыганаклар…………………………………………………………….. 9

Кереш

        Мин дәрестән тыш информатика белән шөгыльләнәм. Анда компьютер серләренә өйрәнәм. Төрле программалар белән эшлим. Paint графиклар төзү, Microsoft Word, WordPad, Блокнот текстлар язу, Excel таблицалар төзү программалары белән таныштым. Информатика фәне барлык фәннәр белән бәйле, ул төп закончалыкларны ачып бирә. Мине мәгълүматны күрсәтмәле итү мөмкинлекләре кызыксындырды һәм мин әйләнә-тирәбездәге мәгълүматны ничек итеп таблицалар һәм диаграммалар ярдәмендә күрсәтеп булуын ачыкларга булдым.

    Проектның проблемасы: әйләнә-тирәбездә безне бик күп төрле мәгълүмат чолгап алган, ә аларны ничек итеп кәгазьгә, ягъни китапларга төшерергә мөмкин?

   Бу эзләнү эшенең темасы: «Әйләнә-тирәбездә диаграммалар» 

   Эшнең максаты: Әйләнә-тирәбездәге мәгълүматны ничек диаграммалар белән күрсәтеп булуын ачыклау. Диаграммалар төзү өчен кулланылучы программаларның эше белән танышу.

Бурычлар :

-тема буенча чыганаклар табу;

- әйләнә-тирәдән мәгълүмат туплау;

- Microsoft Word, Excel программаларының эше белән танышу;

- таблицалар, диаграммалар төзәргә өйрәнү;

- диаграмма төрләре белән танышу.

Бу эшнең актуальлеге - мин көн саен төрле мәгълүматлар белән танышып торам, аларны озак вакыт истә калдыру өчен аларны озак вакытлы хәтердә сакларга  кирәк (мин һәрвакытта кирәкле мәгълүматны истә калдыра алмый).  Моның өчен мәгълүматны күрсәтү алымнарын да белергә кирәк.

Проекттагы яңалык булып төрле төрдәге диаграммалар белән танышу, таныш программаларның мөмкинлекләрен ачыклау тора.

Проектның практик әһәмияте мин төрле информация белән эшләргә төрле диаграммаларны укырга өйрәнәм, компьютер программалары белән эшләү күнекмәләрем арта.

Эзләнү объекты: әйләнә-тирәдәге мәгълүмат, диаграммалар.

Эзләнү эшендә түбәндәге методлар кулланылды.:

  1. Күзәтүләр;
  2. Мәгълүматны туплау һәм эшкәртү, таблица аша диаграммалар төзү;
  3. Нәтиҗәләрне анализлау һәм чагыштыру.

Көтелгән нәтиҗә диаграммаларны  төзи һәм укый белү,  көндәлек тормышта, уку процессында үз максатларымда куллану.

Җиһазлар: компьютер

Проектның этаплары.

  1. Әзерлек этабы. Проблеманы ачыклау.

Терминнар белән эшләү.

  1. Төп өлеш. Эзләнү этабы.Мәгълүмат туплау һәм эшкәртү.
  2. Нәтиҗә.

  1. Төп өлеш
  1. Теоретик өлеш

   Диаграмма (грек сүзе  Διάγραμμα (diagramma) — сурәт, рәсем, сызым) – берничә зурлыкны тиз генә чагыштырырга мөмкинлек бирүче, бирелмәләрнең, сызыкча кисемтәләр яки фигуралар ярдәмендә, график күрсәтелеше. Диаграммалар үзләренең күрсәтмәлелекләре һәм уңайлы укылышы нәтиҗәсендә безнең  тормышыбызда киң кулланыла башладылар. Хәзерге вакытта диаграммаларны компьютер программалары ярдәмендә төзергә мөмкин.

Тарихка күз салыйк. Иң беренче диаграммаларга мисал булып графиклар тора. Вавилонлылар 4-5 гасыр элек бер зурлык белән икенче зурлык арасындагы бәйлелекләргә игътибар иткәннәр. Шулай ук вааилонлылар, борынгы греклар, һәм индиецларның астрономик күзәтүләре таблица тибындагы мәгълүмат бирелеше. Ә таблицалар диаграммаларны төзү өчен мәгъләүматны саклау урыны булып тора.

Беренче статистик диаграммаларны 1786 елда инглиз экономисты У.Плейфер кулланган.

  1. Диаграмма төрләре

Формасы буенча диаграммаларны түбәндәге төрләргә бүләргә мөмкин:

 баганалы диаграмма;

 полосалы диаграмма;

 түгәрәк диаграмма;

 сызыкча диаграмма;

 фигуралы диаграмма;

Башкача аларны эчтәлеге буенча да бүлгәлиләр.

  1. Баганалы диаграммалар (гистограмма) – җыелган мәгълүматны чагыштырып карау өчен кулланыла.

Описание: https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/8/81/I3_Histogram.PNG/250px-I3_Histogram.PNG

  1. Полосалы(ленталы) диаграммалар –  җыелган мәгълүматны чагыштырып карау өчен кулланыла, баганалар горизонталь юнәлештә урнаштырыла.

  Описание: C:\Users\Юлбат ООШ\Desktop\image146.gif

  1. Түгәрәк диаграммаларны, гадәттә, аерым зурлыкларны бөтен өлешкә (түгәрәккә) карата чагыштырып күрсәтергә кирәк булганда кулланалар.

  1. Сызыкча диаграммаларны вакытка бәйле зурлыкларны күрсәтү өчен куллану уңайлы.

  1. Фигуралы диаграммалар, шулай ук , аерым зурлыкларны бөтен өлешкә карата чагыштырып күрсәтергә кирәк булганда кулланалар, ләкин зурлыклар иң зурдан иң кечкенәгә таба тәртипләштерелеп бирелә.

  1. Эзләнү этабы

  Минем әйләнә-тирәмдә нинди диаграммалар белән бәйле мәгълүматлар булуын ачыклап үтик. Мин үземнең сыйныфымда булган мәгълүматларга тукталып үтәм.

  1. Сыйныфның өлгереше турында мәгълүмат.

Сыйныфта барлыгы 5 укучы укый. 3 малай һәм 2 кыз. Шулардан «5»кә -0, «4-5» кә -2 укучы, «3»кә -3 укучы укый. Бу мәгълүматны түгәрәк диаграмма белән күрсәтик. Яхшы билгеләренә укучыларыбыз азырак икән.

  1. Төрле фәннәр буенча өлгереш.  

Төрле фәннәр буенча уку сыйфатын тикшерү нәтиҗәсендә, технология, физкультура, рәсем, татар әдәбияты, музыка фәннәреннән сыйфатл укуыбыз ачыкланды. Ә инглиз теле, рус теле һәм әдәбияты, татар теле,җәмгыять белеме, география  фәннәреннән уку сыйфаты иң түбәне, бары ике укучы гына 4-5 кә өлгерә.

  1. Барлык фәннәр буенча уртача балл.

Укучыларның икенче чирек буенча уртача балларын карап китик. Башта таблицаны тутырыйк.

 

Уртача балл

Гумеров Р.

3,58

Ибатуллина А.

3,4

Мухаметзянов Б.

3,97

Рахимуллина А.

3,22

Хамитов И.

3,89

Таблица буенча диаграмма төзибез, моның өчен полосалы диаграммадан файдаланабыз. Диаграмма буенча иң югары уртача балл Мухаметзянов Б. га туры килә. Ләкин бер укучыбыз да чиста 4 ле, 5 легә укымый икән.

  1. Укучыларның калдырган дәресләре.

Өч уку чирегендә укучыларның калдырган дәресләрен  сызыкча диаграмма ярдәмендә күрсәтеп карыйк. Башта таблица тутырабыз.

1 чирек

2 чирек

3 чирек

35

16

23

График буенча 2 чиректә иң аз дәрес калдырылган, 1 чиректә иң күбе икәне ачык күренә.

  1. Сыйныфтагы ГТО нәтиҗәләре.

ГТО  үтәлеше буенча 2017 елда алынган бер нәтиҗәне алдым. Гәүдәне күтәрү буенча алынган күрсәткечләр барлык укучыларның да көмеш, бронза тамгаларына туры килә икәнен ачыкладым һәм аларны таблица рәвешендә күрсәттем.

 

Отжимание

знак

Гумеров Р.

14

с

Ибатуллина А.

14

с

Рахимуллина А.

14

с

Мухаметзянов Б.

13

б

Хамитов И.

7

б

Фигуралар ярдәмендә диаграмма төзедем.

 

Спорт буенча нәтиҗәләребез начар түгел. Әзерәк тырышсак алтын тамганы да ала алабыз.

Әйләнә-тирәмдә  бик күп төрле мәгълүмат бар, минем сыйныфым белән бәйле булганнары да бик күп. Мин аларның берничәсен генә карап үттем. Бу мәгълүматны диаграммалар ярдәмендә күрсәтмәле итеп бирергә мөмкин булуын ачыкладым. Эзләнү эшем  бик кызыклы булды.

   

Йомгаклау

Мин бу проект эшемне башкарып максатыма ирештем.  Әйләнә-тирәбездә безне бик күп төрле мәгълүмат чолгап алган. Бу мәгълүматны кәгазьгә, ягъни  китапларга ничек урнаштырып булу мөмкинлекләрен ачыкладым. Әйләнә-тирәбездәге мәгълүматны таблицалар, диаграммалар белән күрсәтеп булуын ачыкладым. Таблицалар, диаграммалар төзү өчен кулланылучы Microsoft Word, Excel программаларының эше белән таныштым. Диаграммаларны Microsoft Excel программасы белән эшләү җиңелерәк. Microsoft Word программасында да диаграммалар куярга мөмкин, ләкин ул таблицаны Microsoft Excel программасында төзүне таләп итә.

Диаграммалар бик күп төрле була, шуларның формасы буенча биш төрен ачыклап үттем. Алар - баганалы,  полосалы, түгәрәк,  сызыкча  һәм  фигуралы диаграммалар.

Мин үземнең сыйныфымдагы укучыларның күрсәткечләре белән эшләдем. Сыйныфка караган мәгълүматларны таблица рәвешендә төзеп, диаграммалар ярдәмендә күрсәтмәле итәргә ирештем. Үзем өчен сыйныфтагы уку буенча торышны да ачыкладым.  Спорт буенча нәтиҗәләребез начар түгел. Ләкин уку буенча безгә әле тырышырга кирәк икән дигән нәтиҗә ясадым.

    Кулланылган чыганаклар:

 

1. https://ru.wikipedia.org/wiki/Диаграмма

2. Материалы сайта: http://legart.livejournal.com/258032.htmlh

3. Материалы сайта: http://otherreferats.allbest.ru/psychology/00059736_0.html

4. Материалы сайта: http://elenavo.ru/chto-vliyaet-na-uspevaemost-rebyonka-v-shkole/


Поделиться:

Зимний дуб

В чём смысл жизни. // Д.С.Лихачев. Письма о добром и прекрасном. Письмо пятое

Знакомые следы

Дерево в снегу

Развешиваем детские рисунки дома