3нче сыйныф укучысы белән башкарылган фәнни-эзләнү эше.
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 29.47 КБ |
Поволжская научно-практическая конференция исследовательских, проектных и творческих работ имени К. А. Валиева
Направление: юный исследователь
Әминә Бикчәнтәева – балаларның якын дусты
Выполнила
Карима Шафигуллина
ученица 3 класса
МБОУ «Многопрофильный лицей
имени А.М.Булатова”
Руководитель
И.М.Ярмеева
учитель
татарского языка и литературы
I квалификационной категории
Мамадыш 2018
Эчтәлек
Кереш.....................................................................................................................3-4 Төп өлеш.
1.1. Әминә Бикчәнтәеваның тормыш юлы............................................................5
1.2. Әсәрләре дәү әнием кебек тәмле телле.......................................................6-8
1.3. Тема буенча тикшерү..................................................................................9-10
Йомгаклау...............................................................................................................11
Файдаланылган әдәбият........................................................................................12
Кушымта ................................................................................................................13
Кереш
Әниемнең әнисе
Әбием була минем,
Әби генә түгел әле,
Ул – минем дәү әнием.
Бу шигырь юлларын белмәгән кеше юктыр. Әдәби уку дәресләренең берсендә без әлеге шигырь белән таныштык, аны сәнгатьле итеп укырга өйрәндек. Аннары кадерле кешеләребез – дәү әниләребез турында сөйләштек. Шул дәрестә укытучыбыз безне әлеге шигырьне иҗат иткән шагыйрә белән таныштырды. Әминә Бикчәнтәева икән ул. Аның турында сөйләгән вакытта укытучыбыз шагыйрәнең үзен дә “балаларның дәү әнисе” дип атаулары хакында әйтте. Мин уйлана калдым. “Дәү әни” диюгә һәрберебезнең күз алдына ягымлы йөзле, һәрвакыт безгә ярдәм итәргә әзер торучы, безне кайгыртучы, тәмле-тәмле ризыклар пешереп, безне сыйлаучы, матур әкиятләр сөйләп, безне юатучы кеше күз алдына килә. “Ә ни өчен Әминә Бикчәнтәеваны “дәү әни” дип йөртәләр икән?” Шушы кызыксынуым мине эзләнүгә этәрде һәм укытучым Илсөяр Минахметовна ярдәмендә әлеге эшне башкарырга алындым. Эзләнү объекты итеп мин шагыйрәнең шигырьләрен, хикәяләрен алдым, алардан үземнең соравыма җавап эзләдем.
Эзләнү эшемнең темасын “Әминә Бикчәнтәева – балаларның дәү әнисе” дип атавым очраклы түгел. Минем үземнең дә дәү әнием бар. Минем өчен ул дөньядагы иң әйбәт дәү әни. Бу эшем аңа карата хөрмәт билгесе булсын иде.
Бу теманы мин актуаль дип саныйм, чөнки һәр бала үзенең дәү әнисен ярата. Ә инде балаларның дәү әнисе булган язучының әсәрләрен уку, алар аша яхшылыкка өйрәнү, шагыйрәнең үзе турында күбрәк белергә тырышу – бүгенге көндә бик мөһим.
Төп максат – танылган балалар язучысы һәм шагыйрәнең әсәрләрен өйрәнү һәм алардан үземнең соравыма җавап эзләү.
Әлеге максатка ирешү өчен мин үз алдыма бурычлар куйдым:
Бу бурычка ирешү юлында түбәндәге эш төрләрен башкардым:
-Укытучым белән бергә язучының иҗаты, тормышы турында язылган байтак истәлекләр, мәкаләләр белән таныштым.
-Китапханәләрдә язучының китаплары күп булмаса да, мин мөстәкыйль рәвештә аның шактый гына шигырь һәм хикәяләрен укып чыгарга тырыштым. Укыган китапларда без үзебезне кызыксындырган бик күп сорауларга җавап таптык.
-Мәктәп укучыларының, дусларымның Әминә Бикчәнтәева иҗаты белән ни дәрәҗәдә таныш булуларын ачыклау өчен анкета үткәрдем.
Әһәмияте.
Дәү әни – һәр бала өчен иң якын, иң кадерле кеше. “Балаларның дәү әнисе” дип йөртелә торган язучының булуы зур куаныч. Чөнки Әминә Бикчәнтәеваның әсәрләре балаларда өлкәннәргә карата хөрмәт хисе тәрбияли, шул хөрмәт аша туган телне яратырга һәм сакларга өйрәтә.
Структурасы. Хезмәт керештән, төп өлештән, йомгак, файдаланылган әдәбият исемлегеннән, кушымтадан тора.
Төп өлеш
Әминә Әхмәт кызы Бикчәнтәева 1913 елның салкын кышкы көннәренең берсендә Казан шәһәрендәге эшче гаиләсендә әти-әнисенә зур сөенеч, якты кояш булып дөньяга килә. Тырыш кызчык мәктәптә җиде сыйныфны гел “5” ле билгеләренә тәмамлый. Педагогия курсларын тәмамлаганнан соң, Казанның Бишбалта бистәсе мәктәбендә берничә ел балалар укыта. Югары белемне Казан дәүләт педагогия институтында ала.1938 елдан берникадәр вакыт “Яшь ленинчы” (“Сабантуй”) газетасы редакциясендә эшли, соңрак - Актаныш һәм Буа районнары мәктәпләрендә укытучы, Татарстан радиосының балалар өчен тапшырулар бүлеге редакторы була. Ватан сугышыннан соңгы чорда Яшел Үзән шәһәрендәге ФЗӨ мәктәбе укытучысы, тәрбияче, китапханәче, бераздан Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшли. 1958 елдан профессиональ язучы булып китә.
Булачак шагыйрә һәм балалар язучысы әдәбиятка 1938 елда килә. Шуннан соңгы гомерен һәм иҗади сәләтен ул балалар тәрбияләүгә багышлый: алар өчен матур-матур шигырьләр яза. 1940нчы елда аның “Бүләк” исемле кечкенә генә беренче шигырь җыентыгы чыга. Әлеге китапчыкка язган рецензиясендә А. Алиш яшь кызның балалар язучысы өчен кирәкле сыйфатларын күрә, китапны нәниләр өчен зур бүләк итеп бәяли, авторының киләчәктә матур-матур әсәрләр язачагына ышаныч белдерә.
Әлеге эшкә тотынгач укытучым миңа Әминә Бикчәнтәеваның бик күп шигырьләрен һәм хикәяләрен укырга тәкъдим итте. Аның шигырьләре миңа бик ошадылар. Алар җиңел укылалар, бер укый башлагач, аерылып та булмый. Шигырьләрне укыганнан соң, аларны берничә төркемгә бүлеп карадым.
Биек нарат башында
Тук-тук итә тукран.
Апа әйтә, ул шигырен
Өйрәнергә утырган.
Әминә апа балалар өчен тылсымлы хикәяләр язучы апа да икән әле. Аның хикәяләре һәм әкиятләре кыска күләмле генә булсалар да, алар мәгълүматка һәм фикергә бай, тәрбияви мәгънәгә ия. Мин аның хикәяләрен уып чыктым. Алар барысы да шундый җиңел укылалар, аңлавы да җиңел. Мәсәлән, “Өстәл янында” хикәясе. Бу хикәя бер кыз бала исеменнән язылган. Бала әкрен генә үзенең гаиләсе белән таныштыра. Бу гаилә бик тәртипле, балалар үзара дус һәм тату. Кечкенә балалар апаларыннан үрнәк алалар, өстәл янында үзеңне тоту кагыйдәләрен дә өйрәнәләр.
“Тәмле сүз” хикәясендә төп герой Гөлкәй исемле кыз. Иптәш кызы Рәисә белән курчак уйнаганда ул дустына дорфа эндәшә, шуның өчен кунак апа аны шелтәләп ала, гафу үтенергә куша. Шуннан соң инде Гөлкәй тәмле сүзнең нәрсә икәнен белеп ала һәм башка беркем белән дә тупас сөйләшмәскә сүз бирә.
“Сөйкемсез песи” хикәясендәге кыз урамнан кергән песине тәрбияли, аны тәртипкә өйрәтә. Ул песине башка балалар тәртипсез булганы өчен куып чыгарган булалар. Ә инде песи тәртипкә өйрәнгәч, аны үзләренә аласылары килә. Ләкин кыз үзенең дүрт аяклы дустын берсенә дә бирми. Минемчә, Әминә апа бу хикәя аша балаларда хайваннарга карата мәрхәмәтлелек хисе тәрбияли.
Әминә Бикчәнтәеваның кошларга карта мәрхәмәтлелек хисе тәрбияли торган хикәяләренең тагын берсе “Кошлар теле” дип атала. Бер малайның кошларның сайравын тыңлыйсы килгән. Ләкин кошларның бу малай өчен сайрыйсылары килмәгән, чөнки ул аларга оя ясап куймаган. Бу хикәя, минемчә, башкалардан ниндидер ярдәм сораганчы үзең аларга ниндидер ярдәм күрсәтергә кирәклеген дә өйрәтә.
“Балыкларны куркыткан” хикәясендәге малай күл буена балык тотарга килә. Ләкин аңа балык эләкми. Шунда бер бака чыгып, аңа балыкларның качып бетүен әйтә. Сәбәбе бик гади була: бу малай дәрестә бик шаулап утырган икән, шуннан куркып балыклар качып беткәннәр. Язучы бик җайлы итеп кенә дәрестә укытучыны тыңлап, шауламыйча утырырга кирәклеген аңлата.
Әминә апаның әсәрләре белән якыннан танышкач миндә укучылар арасында анкета үткәрәсе килү теләге туды. Анкета өчен түбәндәге сорауларны алдым:
а) Резеда Вәлиева;
ә) Роберт Миңнуллин;
б) Әминә Бикчәнтәева.
а) язучы;
ә) язучы, шагыйрә;
б) җырчы.
а) Резеда Вәлиева;
ә) Йолдыз Шәрәпова;
б) Әминә Бикчәнтәева.
а)“Минем абыем”, “Бәтиләр”, “Өстәл янында”;
ә) “Зоопарклы уйнадык”, “Туган көндә”, “Дәү әнигә барабыз”;
б) “Энекәш кирәк миңа”, “Әни, мин көчек күрдем”, “Батырлык эшләр идем”.
а) мәрхәмәтле булырга;
ә) тәртипле булырга;
б) тырыш булырга.
Анкета сорауларына җавап бирү өчен мин 3нче сыйныфның татар төркемендә укучыларны сайладым. Безнең лицеебызда алар 4 сыйныф.
Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, 3нче сыйныф укучылары Ә. Бикчәнтәева иҗаты белән таныш. “Дәү әни” шигыренең авторы Ә. Бикчәнтәева икәнлеген 44 укучының 39 белә. Бу 89% тәшкил итә. Аның язучы һәм шагыйрә икәнен дә дөрес билгеләгәннәр – 91%. Мине кызыксындырган сорауга җавапны укучыларның күбесе белми икән. 44 укучының 14 генә өченче сорауга дөрес җавап бирделәр. (32%) Әлеге нәтиҗә тагын бер кат минем эзләнү эшемнең актуальлеген, әһәмиятен дәлилли, дип уйлыйм. Дүртенче сорауга 44 укучының 23 генә дөрес җавап бирә алган (52%). Бу сорау укучыларда авырлык тудырды, чөнки анкетада тәкъдим ителгән әсәрләр укыту программасына кермәгән, алар белән бары тик үзлектән генә танышырга мөмкин. Димәк, әдибәнең әсәрләренә тиешле игътибар җитеп бетми. Ләкин алдарак әйтеп кителгәнчә, китапханәләрдә әдибәнең китаплары бик аз. Тикшерүдә катнашкан укучыларның Әминә апа әсәрләрен танымауларын шуның белән бәйләп карарга мөмкин. Шуңа да карамастан, 4нче сорау нәтиҗәләре буенча укучылар Ә. Бикчәнтәеваның әсәрләре нәрсәгә өйрәткәнен яхшы беләләр: 44 укучының 39ы уңай җавап биргән. Бу, үз чиратында 89% тәшкил итә.
Йомгаклау
Әминә апаның шигырьләре, хикәяләре бик күп, алар турында озак сөйләргә булыр иде. Аның кебек кызыклы, җиңел укыла торган шигырь язучылар юк диярлек. Аның шигырьләрен бер мәртәбә укып чыгуга, яттан сөйли дә башлыйсың.
Әлеге эшемдә санап кителгән әсәрләреннән күренгәнчә, Әминә Бикчәнтәева - талантлы әдибә. Эзләнү эшемне башлар алдыннан мин үземә “Ни өчен Әминә Бикчәнтәеваны балаларның “дәү әнисе” дип йөртәләр?” дигән сорау куйган идем. Минемчә, җавап бик гади: шагыйрәнең әсәрләре дәү әниләр кебек йомшак күңелле, җылы итеп язылганнар. Алар әкрен генә, бернинди ачуланусыз, үгет-нәсыйхәт бирмичә генә тәртипкә өйрәтәләр, үрнәк күрсәтәләр. Балалар җайлап кына зур тормыш белән танышалар, ялгышалар, абыналар, хаталарын төзәтәләр һәм алга таба атлыйлар. Ә инде шагыйрә иҗат иткән шигъри балачак дөньясы аларны гомер буена озата килә.
Файдаланылган әдәбият
Кушымта
Сораулар | 3а (11) | 3б(10) | 3в(14) | 3г(9) | Барлыгы 44/% |
“Дәү әни” шигырен кем язган? | 9 | 9 | 14 | 7 | 39/89 |
Әминә Бикчәнтәева кем ул? | 11 | 9 | 12 | 8 | 40/91 |
Кайсы шагыйрәне “Балаларның дәү әнисе” дип атыйлар? | 3 | 4 | 5 | 2 | 14/32 |
Бу әсәрләрнең кайсыларын Ә. Бикчәнтәева иҗат иткән? | 7 | 5 | 6 | 5 | 23/52 |
Әминә Бикчәнтәеваның әсәрләре нәрсәгә өйрәтә? | 10 | 8 | 12 | 9 | 39/89 |

Зимняя сказка

Что общего у травы и собаки?

Как нарисовать китайскую розу

Мост Леонардо

Галка в чужих перьях