• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Проектная работа "Математика тәҗрибә участогында""

Опубликовано Садриева Гузял Халимовна вкл 06.12.2018 - 23:09
Садриева Гузял Халимовна
Автор: 
Ашарафуллина Зарина

Математика борынгы бабаларыбызның яшәү ихтыяҗлары нәтиҗәсендә барлыкка килгән: алар ауга йөргән, торак урыннары төзегән, азык- төлек әзерләгән. Шуңа күрә алар исәп- хисапны да яхшы белергә тиеш булган. Вакытлар узган саен математиканың әһәмияте арта барган. Безнең көннәрдә бер генә кеше дә математика нигезләрен белмичә кала алмый. Эшче һәм диңгезче дә, инженер һәм кырчылык белгече дә, очучы һәм хуҗабикә дә төрле исәпләүләр башкара, планлаштыра  белергә тиеш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matematika_tzhrib_uchastogynda.docx23.72 КБ

Предварительный просмотр:

Министерство образования и науки Республики Татарстан

Казанский федеральный университет

Институт психологии и образования

Кафедра методологии обучения и воспитания

МКУ «Отдел образования Исполнительного комитета Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»

МБОУ «Большекайбицкая средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»

Региональная научно-практическая конференция школьников «Поиск»

Исследовательская работа:  «Математика мәктәп яны тәҗрибә участогында»

Выполнила:

Ашарафуллина Зарина Фирдусовна,

ученица 5 класса

МБОУ «Большерусаковская средняя

общеобразовательная школа

Кайбицкого муниципального района

 Республики Татарстан»

Руководитель проекта:

Садриева Гузял Халимовна,

учитель математики первой

квалификационной категории

с. Большие Кайбицы

2018 год

Эчтәлек

  1. Кереш.....................................................................  3
  2. Төп өлеш.............................
  1. Теоретик мәгълүматлар....................................  4
  2. Практик исәпләүләр............................................5
  1. Йомгаклау

I.Кереш

Математика – иң борынгы һәм кызыклы фәннәрнең берсе. Кайсы гына тармакны алсак та, һәр җирдә математиканы яхшы белү сорала. Математика дәресләрендә без төрледән- төрле саннар, формулалар белән танышабыз, схема, таблицалар, диаграммалар төзибез, тигезләмә, мәсьәләләр чишәргә өйрәнәбез. Дәресләрдә алган белемнәрнең киләчәктә кирәк булуына төшенәбез. Без, математик исәпләүләр кулланып, гаилә бюджетын планлаштыру турында мәсьәләләр чиштек. Мәсьәләләр чишкәндә, мәктәп тәҗрибә участогында эшләп тә, безнең гаиләбезгә ярдәм итүебез ачыкланды, һәм минем бу ярдәмнең күпме булуын беләсем килде.

Тикшеренү эшенең темасы: “Математика мәктәп яны тәҗрибә участогында”

Тикшерү объекты: тәҗрибә участогыннан алынган уңыш, аларның бәясе;

Тикшерү предметы: математика дәресләрендә туплаган белемнәр.

Гипотеза: тәҗрибә участогында эшләү гаиләгә экономик яктан ярдәм итә.

Тикшеренү методлары:

  • эзләнү: кирәкле мәгълүмат туплау;
  • практик: җыелган мәгълүматны кулланып исәпләүләр;
  • анализ: исәпләү нәтиҗәләре буенча йомгаклау эше.

Эшнең максаты: тәҗрибә участогында эшләүнең файдалы икәнен күрсәтү;

Бурычлар:

  1. тәҗрибә участогында үстерелгән яшелчәләрнең күләме, бәяләре турында мәгълүмат туплау;
  2. тиешле математик исәпләүләрне дөрес куллана белү;
  3. гипотезаның дөреслеген раслау яки кире кагу.

Теманың актуальлеге: математика дәресләрендә туплаган белемнәрнең тормышта кирәклеген күрсәтү.

II.Төп өлеш

  1. Теоретик мәгълүматлар

Математика борынгы бабаларыбызның яшәү ихтыяҗлары нәтиҗәсендә барлыкка килгән: алар ауга йөргән, торак урыннары төзегән, азык- төлек әзерләгән. Шуңа күрә алар исәп- хисапны да яхшы белергә тиеш булган. Вакытлар узган саен математиканың әһәмияте арта барган. Безнең көннәрдә бер генә кеше дә математика нигезләрен белмичә кала алмый. Эшче һәм диңгезче дә, инженер һәм кырчылык белгече дә, очучы һәм хуҗабикә дә төрле исәпләүләр башкара, планлаштыра  белергә тиеш.

  1. Практик исәпләүләр

Тикшеренү эшен үтәгәндә мин мәктәп яны тәҗрибә участогында үстерелгән яшелчә һәм җиләк- җимешләр, аларның бәяләре турында мәгълүмат җыйдым. 2017 нче елда түбәндәге яшелчә һәм җиләк- җимешләр үстерелгән

№

үстерелгән яшелчә,  җиләк- җимешләр

Барлыгы, кг

1 кг ның бәясе

Барлыгы, сум

1

бәрәңге

700

10

7000

2

кишер

434

15

6510

3

суган

300

15

4500

4

аш чөгендере

245

15

3675

5

кәбестә

1500

10

15000

6

помидор

20

20

400

7

сарымсак

20

100

2000

8

ташкабак

150

30

4500

9

алма

200

20

4000

10

карлыган

20

25

500

11

кыяр

85

10

850

барлыгы

3674

48935

Үзебез җәй көне үстергән яшелчә һәм җиләк- җимешләр белән без ел буе түләүсез тукланабыз. Ашханәдәге пешекче апаларыбыз безгә аларны кулланып төрледән- төрле тәмле ризыклар әзерли. Әгәр ашханәдә яшелчә һәм җиләк- җимешләр түләүле булса?  Мәсьәләне чишеп карыйк. Мәктәп ашханәсендә ел буена уртача 50 укучы туклана дип исәпләсәк, 1 балага яшелчә һәм җиләк- җимешләр өчен түләү

48935 сум : 50 = 978,7 сум булыр иде. Сеңелемнең дә бу мәктәптә укуын исәпкә алсак, бу сан икеләтә артык булыр.

978,7сум * 2 = 1957,4 сум. Димәк, без, укучы гына булсак да, гаилә бюджетына 1957, 4 сум файда китергәнбез.

  1. Йомгаклау

Бу эшне эшләгәндә мин мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләүнең файдасы күп булуына тагын бер кат инандым, аларны санап китәм:

  1. без яшелчә һәм җиләк- җимешләр үстерү, алардан мул уңыш алу серләренә төшенәбез;
  2. хезмәтне яратырга өйрәнәбез;
  3. экологик яктан чиста продукция җитештерәбез;
  4. үз көчең кергән, үзең үстергән яшелчә һәм җиләк- җимешләр кибетнекенә караганда күпкә тәмлерәк;
  5. ачыкланганча,  үзебезнең гаилә бюджетына да үз өлешебезне кертәбез.

Шулай итеп, тикшерү нәтиҗәсендә алынган гипотезаның дөреслеге исбатланды: тәҗрибә участогында эшләү гаиләгә экономик яктан ярдәм итә.

Эшемне йомгаклап шуны әйтәсем килә, кайвакыт кайбер укучыларның участокта теләр – теләмәс кенә эшләүләрен күрергә туры килә. Минем бу эшем алар өчен дә файдалы булыр дип уйлыйм.

Кулланылган материал:

  1. Мәктәп завхозыннан алынган 2017 нче елгы уңыш турында информация.
  2. Математика:  5 нче сыйныф өчен дәреслек/ Н.Я. Виленкин, В.И. Жохов, А.С. Чесноков, С.И. Шварцбурд. - 34-нче басма- М.: Мнемозин, 2015.


Поделиться:

Рождественский венок

"Разделите так, как делили работу..."

Просто так

Свинья под дубом

Муравьиная кухня