• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Җырлы-моңлы гаилә

Опубликовано Ахметзянова Хиндия Мухаметзяновна вкл 17.02.2020 - 20:55
Автор: 
Әхмәтҗанов Ислам Госман улы

Интервью Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында яшәүче Шәрәфиевлар гаиләсе белән аралашканнан соң язылды.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhyrly-monly_gail.docx19.77 КБ

Предварительный просмотр:

Җырлы-моңлы гаилә

Алар икесе дә Бәрәскә авылыннан. Бәрәскә мәктәбендә белем алалар.  Икесе авылның ике очында үсүгә карамастан, бер-берсен табып, ике яшь йөрәк арасында мәхәббәт уты кабына. Ул ут дөрләп яна башлагач,  бер гаилә булып яшәргә карар кылалар һәм  гөрләтеп туй уздыралар. Менә  27 ел инде саф хисләренә тап төшермичә, дус-тату яшиләр. Ике егет тәрбияләп үстерәләр.  Сүзем – Шәрәфиевлар гаиләсе турында.

          Өйләрендә җанга рәхәт бер җылылык бөркелеп тора. Бу гаиләне башкалардан аера торган төп сыйфат: алар җыр-моңга гашыйк кешеләр. Авылдагы бер концерт та алардан башка үтми. Әңгәмәбез дә җыр-моң  белән үрелеп барды.

Гаиләдә аларның үзара мөнәсәбәтләрен күргәч: “ Ярату менә шулай була торгандыр”, - дип уйлап куясың.  Чәй табынында сөйләшүебез дә үзеннән- үзе мәхәббәт темасына күчте.

  • Алсу апай, сез безне үзегезнең мәхәббәт тарихы белән таныштырып китсәгез иде. Рашат абый белән ничек таныштыгыз, кавыштыгыз?

Алсу: “Бер мәктәптә укыганга күрә, без бер-беребезне балачактан ук белә идек.  Әти-әниләребез дә үзара аралашып яшәгән. Әйтергә кирәк, безнең мәхәббәт бик яшьли кабынды. Кияүгә чыкканда, миңа бары 18 яшь иде. “Җете кызыл тиз уңа”,- диючеләргә, бу – безнең очрак түгел диясем килә. Әбиләр әйтмешли, әле гомер итеп бетермәгән. Алда бар да әйбәт булыр дип өмет итәм.”

  •  Ничә яшегездә сәхнәдә җырлый башладыгыз?

Алсу: “Мондый сорауга күпләр “Үземне белә башлаганнан”,- дип җавап бирерләр иде. Ләкин мин үземне-үзем нинди кеше булуымны әле дә белеп бетермим. Төрле вакытта, төрле мин. Шуңа күрә, бер үк вакытта сөйләшә һәм җырлый башладым дисәм, дөрес булыр.”

Алсу апайның җәмәгате Рашат абый исә сәхнәгә соңрак менә. Авыл халкының мәхәббәте аны ничә еллар буе инде шул сәхнәдән төшерми.

  • Рашат абый, беренче тапкыр сәхнәгә менүе авыр булдымы?

Рашат : “Җиңел булды, дисәм, алдашу булыр.  Моны аңлар өчен, шуны әйтәсем килә:  суга кереп баручыдан сорасаң, суны салкын, дияр. Чыгып баручыдан сорасаң – җылы, дияр. Сорама син, үзең кереп кара. Сәхнәдә ничек икәнен беләсегез килсә, үзегез сәхнәгә чыгып карагыз, дип әйтәсе килә.”

  • Алсу апай, белүебезчә, Сез балалар бакчасында тәрбияче булып эшлисез. Балаларның  кояшы, вакытында ява торган яңгыры да Сез. Бакча  үстерү зур түземлек сорый. Балаларга музыка белеме бирүдә җырлый белүегез  ярдәм итә торгандыр, шулаймы?

Алсу: “Һичшиксез, балалар белән эшләгән һәрбер кеше әни дә, тәрбияче дә, артист та булырга тиештер инде ул. Бәйрәмнәрдә бик күп җырлар өйрәнәбез. Миңа  күп вакыт Һади Такташ шигырендәге “Алсу” дыр син диләр. “Үзе усал, үзе сөйкемле....”  Шулай икән, мин моңа бик шат.”

Рашат абый – һөнәре буенча шофер. Гаилә башлыгы буларак, тормыш юлында да рульны нык тотып, киртәләрне әйләнеп үтеп, кирәк чагында тормозга басып, үзең куйган максатка ирешә белергә кирәк.

  • Рашат абый, гаилә иминлеге нәрсәгә бәйле?

Рашат: “Гаиләнең ныклыгы җиде буыннан киләдер. Безнең нәсел-ыру арасында өзек никахлы кешеләр юк дәрәҗәсендә. Бу нәрсәдән килә торгандыр, белмим, моннан соң да шулай дәвам итсен иде инде. “ Моң ул – кеше күңелендәге мәхәббәт йомгагы”, диләр. Йомгагыбыз сүтелмәсен иде инде.  Без бит бөтенебез җыр-моңга гашыйк кешеләр.  Гаиләбездә, иң кадерле ядкарь булып, тальян гармун санала. Ул буыннан-буынга, хәсиятләп төреп куелган килеш түгел, ә кулдан-кулга тапшырылып уйнала торган уен коралы буларак күчә. Бәйрәм вакытында капка төбендә өздереп уйнаган гармун тавышына тирә-як күршеләр дә җыела.

Шәрәфиевларның  тамырлары тирән, кәүсәләре нык. Чын татар гаиләләре нәкъ шундый булырга тиештер дә: җиде буын бабасын белгән,  тормышны яратып, намуслы балалар үстергән. Рашат белән Алсу икесе дә гаилә өчен яратылган, балалар  дип яшиләр. Яшь булуларына карамастан,  Шәрәфиевларның уллары Айрат белән Радикка өлкәннәргә хас акыл, тырышлык хас.  Ә иң мөһиме: туганлык җепләре нык. Хәзерге вакытта Айрат  “Таттелеком” оешмасында эшли.   Кайбер кешеләр гомер буе үзгәрми. Ә кайберәүләре, гел эзләнүдә. Айрат та шундыйлардан.

  • Айрат, “вакыт юк, вакыт җитми” дип зарланучы яшьләргә нинди киңәш бирер идең?

Айрат: “ Яраткан эшемдә эшлим, җырлыйсы килгәндә җырлыйм. Һәрбер эшемне яратып башкарам. Бөтен нәрсә миңа җиңел бирелә. Ә вакыт җитмәү, ялкауларга сәбәп кенә ул. Бөтенесенә дә өлгерергә тырышырга кирәк”.

Әтнә ягында Радикны белмәгән кеше юктыр. Кызганмаган Ходай Тәгалә Радиктан тавышын да, моңын да. 2015 нче  елны “Созвездие - Йолдызлык”  Республика конкурсының вокал-соло номинациясендә 2 нче урынга лаек була ул.

  • Бу конкурста син нинди җыр башкардың?

Радик: “ Конкурста миңа “Чияле тау” җыры уңыш китерде.”

  •  Шагыйрь белән композиторның иҗатын халыкка җиткерүдә җырчы ярдәм итә. Җыр сайларга кемнәр булыша?

Радик:  “Үзеңне тетрәндермәгән җыр бүтәннәрне кузгата алмас иде. Җыр күзгә күренмәс җепләр белән күңелләрне тамашачы белән бәйли. Һәм иң кызыгы, җыр сайлауда минем ышанычлы, сыналган адым бар. Мин өйдә җырлап йөргән җырга әни, бераздан соң әти кушылса, димәк, хит ук булмаса да, җырны уңыш көтә.”

  • Белгәнебезчә, хәзерге вакытта син Азат һәм Алсу Фазлыевлар төркемендә. Авылыбызның яшь, өметле шагыйрәсе Алисә Хисматуллина сүзләренә көйләр иҗат итәсең.  Синең репертуарыңда халык җырлары бармы?

Радик: “Әлбәттә, татар халык җырларын баянга кушылып җырларга яратам.”

Җәйне сандугачларсыз күз алдына китереп булмаган кебек, Бәрәскә мәдәният йортындагы концертларны да Шәрәфиевлар чыгышыннан башка күз алдына китереп булмый. “Тормышка ничек итеп карасаң, ул сиңа шулай итеп җавап бирер”, - дигән сүзләрне еш ишетергә мөмкин. Тормыш, яшәеш  бу гаиләгә бәхетнең иң матур төсләре белән елмая. Чын мәгънәсендә, җырлап яшиләр алар. Ә бит халыкны тел, җыр һәм моң  саклый.


Поделиться:

А теперь — мультфильм

На горке

Красочные картины Джастина Геффри

Глупый мальчишка

Сочные помидорки