Проект эше."Кышлаучы кошлар".
Вложение | Размер |
---|---|
proekt_eshe.docx | 25.03 КБ |
«ЦЕНТР РАЗВИТИЯ И ОБРАЗОВАНИЯ»
Инновационная площадка ФГБНУ ИХОиК Российской Академии образования
ВСЕРОССИЙСКИЙ КОНКУРС «ТРОПИНКИ К УСПЕХУ»
«Кышлаучы кошлар»
Гарфетдинова Азалия
МБОУ «СОШ №3», 1 класс,
г. Альметьевск
Научный руководитель:
Рамазанова И.Б.,
учитель родного языка и литературы
Альметьевск , 2021
Проектның темасы: “Кышлаучы кошлар”
Проектның максаты һәм бурычлары :
1. Бездә кышлаучы кошларны күзәтү, төрләрен билгеләү, алар нәрсәгә мохтаҗ икәнлеген ачыклау.
2.Кошлар турында сынамышлар, мәкальләр, шигырьләр өйрәнү.
3.Кошларның табигатьтәге ролен ачыклау, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Укучының роле : проектның актив катнашучысы булу, барлыкка килгән проблемаларын чишү, кыенлыеларны җиңеп чыгу юлларын табу.
Проектның төре:танып белү, иҗади.
Проектның актуальлеге: Кошлар - безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Кошлар - табигать сакчылары. Кошлар безнең ярдәмгә дә мохтаҗ. Аларга кыш көне азык табуы авыр. Шуның өчен без кошларга карата сакчыл, мәрхәмәтле булырга тиешбез.
Кошларның безнең тормышыбызда зур роль уйнаулары турында тикшеренү вакытында күбрәк мәгълүмат туплау; кошларны якларга һәм сакларга өйрәнү.
Үтәлү вакыты: 1 ай
Проектны планлаштыру һәм оештыру.
I этап: әзерлек этабы.
Проектнын темасын билгеләү; план төзү, максат һәм бурычларын ачыклау; ресурсларны билгеләү, мәгълүмат җыю, кирәкле кулай шартлар тудыру; әти-әниләргә проект турында мәгълүмат бирү.
Кереш.
Без туган тел дәресләрендә кошларсыз табигатьнең яши алмавын һәм кошлар безнең ярдәмгә мохтаҗ икәнлеге турында сөйләштек. Мин кошлар турында укый, аларның нәрсә белән туклануын,ничек көн күрүләре белән кызыксына башладым һәм кошлар турында эзләнү эше алып барырга булдым.Безнең шәһәребездә нинди кошлар бар икән соң?
Кошлар – гәүдәләре каурый белән капланган җылы канлы хайваннар.Алар азыкка яраклы үсемлек һәм хайваннар булган җирдә: урман һәм бакчаларда, болын һәм сазлыкларда яши.
Кошлар җир йөзендә иң күп таралган тереклек иясе. Хәзер аларның бик күп төре бар. Кошлар очарга җайлашкан.
II. Төп өлеш.
Кошлар турында.
Җир шарында 9600 төрле кош яши. Татарстанда 200 төрдән, кыш айларында 40 лап төр кош очратырга була. Кошлар һавада очарга җайлашканнар. Шуңа күрә алар кеше аягы басмаган урыннарда да яшиләр. Бер илдән икенче илгә, таулар, урманнар һәм диңгезләр аша күчеп китү кошлар өчен авыр түгел. Кошлар бик тиз очалар.
Кошларның файдасы бармы соң?
Кошлар зарарлы бөҗәкләрне чүпләп авыл хуҗалыгына зур файда китерәләр. Миллионлаган төп ашлыкны бөҗәкләрдән саклап калалар.
Кошларның күзләре, колаклары сизгер. Күпчелек кошлар бер урында гына яшәмиләр. Елның вакытына һәм табигый шартларның үзгәрүенә карап, алар бер урыннан икенче урынга күчеп йөриләр. Бала чыгару өчен җылы яклардан безнең якларга очып киләләр, Бу кошлар күчмә кошлар дип атала. Ә салкын кышларда бездә кышлаучы кошлар торак кошлар дип атала.
Торак кошлар.
- Нинди кошлар безнең якларда кыш үткәрергә кала соң ?
Ала каргалар зур кошлар. Каргалар бик тапкыр кошлар. Азыкны алу өчен төрле хәйләгә дә баралар.Ала каргалар үзләренең калган ризыкларын төрле җирләргә яшерә дә беләләр.Алар кечкенә кошларга да һөҗүм итәләр.
Чыпчыклар салкынны тыныч кына кичерә. Алар бер аякларын үзләренең йомшак каурыйларына яшерәләр дә икенче аякларында гына басып торалар. Күбрәк бер-берсенә елышып утыралар. Кыш көне карда коенырга яраталар.
Тукран– тырыш, хезмәт сөючән кош. Алар агачлардан төрле корткыч бөҗәкләрне чүплиләр. Шулай итеп, агачларга гомер өстиләр.
Саескан – бик шома, хәрәкәтчән, кайгыртучан кош. Шуңа күрә кышкы салкыннарда алар кешеләр яши торган җирләргә якынлашалар.
Песнәкләр – бик хәрәкәтчән кошлар. Алар бер агач ботагыннан икенчесенә сикереп уйныйлар, ботакта атыналар, хәтта иң нечкәсендә дә асылынып кала алалар. Бу очракта аларга озын һәм очлы тырнаклары ярдәмгә килә.
Күгәрченнәр. Кышын кеше яши торган урыннарда , калган ризык калдыклары белән тукланалар. Көтү-көтү булып йөриләр. Алар һәрвакыт парлап яшиләр һәм үз парлары белән 20 еллап бергә гомер итәләр. Шуның өчен аларны тынычлык кошлары дип атыйлар.
да өлгермиләр.Бозлавык вакытларда аларга агач кәүсәсе буйлап ризык эзләве тагын да кыенлаша. Шулай итеп, бик суык көннәрдә күп кенә кошлар катып үләләр. Мәсәлән, мондый чакларда 10 песнәктән бары 1-2 генә песнәк исән кала икән. Менә шуңа күрә без кошларга кышын ярдәм итәргә тиешбез. Туган ягыбызда кышлар суык була, әмма кошларга бу куркыныч түгел, чөнки аларның каннары кайнар. Ә менә кар астыннан азык табуы кыен, шунлыктан бик күп кошлар кыш көне ачлыктан үлә. Кошларның кайбер төрләре җир йөзеннән юкка чыгарга мөмкин бит.
Җимлекләр турында.
- Кышлаучы кошларга кеше ничек ярдәм итә ала?
- Җимлекләрне ничек ясарга һәм кошларны ничек ашатырга була соң?
- Җимлеккә нинди ризыклар салырга кирәк?
көнбагыш (бөтен кошлар) | солы (песнәкләр) | Карбыз төше (песнәк, үрмәләч) |
тары ( чыпчык, песнәк) | Кабак төше (үрмәләч, песнәк, чыпчык) | Күркә орлыгы (үрмәләч, тукран) |
Миләш, балан (карабүрек) | Бодай (бөтен кошлар) | Клевер (песнәк, чыпчык) |
Җимлекләрне агачка элгән вакытта ботакларны сындырырга ярамый, төрле ризык салырга була, кошлар ашханәсен гел чистартырга, кардан арындырып торырга кирәк.
Матур әдәбият белән танышу.
Мәкальләр.
Сынамышлар.
Кошлар кар өстенә төшсә, көн җылыта.
Карга-чәүкә түбәннән очса, кар ява.
Чыпчыклар чыркылдашса, көн җылыта.
Чыпчыклар агачның очына кунсалар – көн салкын була.
Чыпчыклар агачның түбән ботакларына кунсалар – җил чыга.
Карабүрек тәрәзә төбендә җырласа – көн җылытыр.
Күгәрченнәр гөрләшсә, hава начарланыр.
Кошлар турында шигырьләр.
Песнәк. Г.Афзал
Буранлы кышта
Нинди илләргә
Очасың, песнәк,
Салкын җилләрдә.
Туңа бит синең
Аякларың да,
Тала бит синең
Канатларың да.
Кунма син, песнәк,
Агач башына.
Мин бодай сиптем
Тәрәз каршына.
Чыпчык.Ф.Яруллин.
Тәрәз каршына
Килгән бер чыпчык.
Миңа кычкыра:
-Чык әле,-ди,-чык.
Алдый ул , беләм,
Гел шулай итә.
Йөгереп чыксам,
Оча да китә.
Кошлар туйдырам. Ә.Кари.
Җимлек ясап бирде миңа
Абыем Сәлим.
Шунда хәзер кошлар өчен
Җимнәр сибәм мин.
Бире килә күк күгәрчен,
Песнәк hәм чыпчык.
Җыелалар бер-бер артлы
Пыр-пыр очынып.
Балалар ярдәм итә.Гасыйм Лотфи
Кышын бездә яшиләр:
Песнәкләр hәм чыпчыклар,
Күгәрченнәр, чәүкәләр,
Тагын башка кошчыклар.
Кыен була аларга
Кышын салкыннар җиткәч,
Ачыгалар, туңалар,
Ашарга җимнәр беткәч,
Шундый салкын кышларда
Бу сөекле кошларга
Балалар ярдәм итә
Рәхәт, тыныч кышларга
Җим сибәләр аларга,
Оя ясый балалар,
Шатланышып, кошкайлар
Канатларын кагалар.
Кызыл китап ни сөйли?
Белгечләр билгеләгәнчә, хәзерге вакытта Җир шарында һәр кешегә якынча 50 кош туры килә. Ләкин кошларның күбесе “Кызыл китап” ка кертелгән, димәк алар азайган дигән сүз.
III этап. Йомгаклау өлеше.
Бездә кышлаучы кошларны суыклар куркытмый, ә менә ачлык — аларның иң явыз дошманы икән. Алар ачы буранда да, салкында да ачык һавада йоклыйлар. 10 песнәкнең бары тик 2се генә кышны исән — сау чыга ала. Эзләнү нәтиҗәсендә мин безнең шәһәрдә нинди кошлар кышлауын ачыкладым . Кышлаучы кошларны танып әйтә белергә, аларны куркытмыйча күзәтергә өйрәндем. Җимлеккә нинди җим салу, кошлар нәрсә ашаулары турында мәгълумат тупладым.Кошлар турында сынамышлар,мәкальләр, матур шигырьләр укыдым. Экологик яктан, җимлекләр төзү идеясе елның салкын вакытында кошларның тормышын саклап калу мөмкинлеге бирә, димәк, язын зарарлы бөҗәкләрне юк итүгә һәм әйләнә-тирәне саклауга исәп тотарга мөмкин икән. Кошлар безнең ярдәмгә мохтаҗ икәнен аңладым. Без аларга ярдәм итеп, кошларны гына түгел, үзебезнең табигатебезне дә саклыйбыз. Кошлар елына ничәшәр миллион кортларны юк итә. Матур итеп сайраулары белән безне сөендерә. Аларны саклыйк, кайгыртыйк һәм үзебезнең кулдан килгәнчә ярдәм итик.
Кошлар – безнең якын дусларыбыз. Кышын аларга ярдәм кулы сузыйк!
Кулланылган әдәбият:
Как нарисовать портрет?
Марши для детей в классической музыке
Рисуем "Осенний дождь"
Учимся рисовать горный пейзаж акварелью
Рисуем акварельное мороженое