• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

“Карга боткасы” бәйрәме научно-практическая конференция «Живи в веках, родное слово!» секция (Наши любимые праздники)

Опубликовано Кутдусова Венера Хабировна вкл 09.09.2022 - 12:17
Автор: 
Мугаллямова Эльнара Рафаэлевна

Халкыбызның гореф-гадәтләре, йола, бәйрәмнәре, әлбәттә инде, буш җирлектә тумаган. Алар арасында елның төрле вакытларына, тормыштагы үзгәрешләргә  бәйле барлыкка  килгәннәре дә бар. Безнең татар халкында елның төрле вакытлары белән бәйле рәвештә барлыкка килгән “Нәүрүз” (язны каршылау), “Сөмбелә” (уңыш бәйрәме), “Сабантуй” (язгы кыр эшләре тәмамлау) бәйрәмнәре ерак гасырлардан күчә-күчә хәзерге көннәргә килеп җиткәннәр.

Сулар аккан кебек, чорлар, еллар үткән. Татар халкы бик күп тормыш сынаулары үтеп, бүгенге көнгә дә килеп җиткән. Кайчандыр югалуга дучар ителгән милләт туган телен саклап, алга таба атлаган. Гасырлардан-гасырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән, һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, югалып бетә язып, безнең көннәргә дә килеп җиткән.

 Әгәр дә  халык бәйрәмнәре югала, юкка чыга икән, бу инде аның  рухи байлыклары саега баруын чагылдыра. Халык бәйрәмнәре  һәр кешенең  йөрәк түрендә  саклана, чөнки  җыр, бию, яңа көйләр башкару, очрашу – танышулар шушы көннәрдә була

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл karga_botkasy.pptx2.44 МБ
Предварительный просмотр:
Чтобы пользоваться предварительным просмотром презентаций создайте себе аккаунт (учетную запись) Google и войдите в него: https://accounts.google.com

Подписи к слайдам:

Слайд 1

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Адав – Толымбай урта гомуми белем мәктәбе ” Эшне башкарды : 10 нчы сыйныф укучысы Мөгәлләмова Эльнара Рафаэль кызы Җитәкчесе: Кутдусова Венера Хәбир кызы – туган (татар) тел һәм ә дәбият укытучысы

Слайд 2

“КАРГА БОТКАСЫ” ФӘННИ-ГАМӘЛИ КОНФЕРЕНЦИЯ «Живи в веках, родное слово!» « Безнең яраткан бәйрәмнәребез » секциясе

Слайд 3

Хәтерләүдән курыкма син ! Үткәннәрне онытма син . Бел син ерак бабайларның Ничек итеп көн иткәнен . Нинди уйлар , нинди моңнар Безгә калдырып киткәнен . Р.Фәйзуллин

Слайд 4

Эшнең максаты : эзләнү эшчәнлеге өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр булдыру , туган ягымның милли йолаларын һәм гореф-гадәтләрен тикшереп , татар халкы тарихын өйрәнүгә өлеш кертү . Бурычлар : төрле бәйгеләрдә чыгыш ясау күнекмәләре һәм аралашу этикасы булдыру , интервью алырга өйрәнү . Эзләнү методлары : күзәтү , әңгәмә (интервью), төрле әдәби чыганаклар белән эшләү , чагыштыру .

Слайд 5

Көтелгән нәтиҗә : - Әхлаклылык , әдәплелек сыйфатлары тәрбияләнә . Көнкүрештә ана телендә дөрес һәм матур итеп аралашырга өйрәнү . -Татар халкының электән килгән бәйрәмнәрен , йолаларын өйрәнү . - Халык - аваз иҗаты белән кызыксану , аңа хөрмәт белән карау . Гипотеза Татар халкының милли бәйрәмнәре һәм йолаларында халыкның олысы-кечесе актив катнаша , һәр буын кешесе бәйрәмдә катнашу тәртибендә гүзәл сыйфатлар тәрбияли дип уйлыйм .

Слайд 6

Бәйрәмнең тарихы «Карга боткасы » йоласының мәгънәсе , тарихы нинди , тамырлары кая тоташкан икән дигән сорау туа . Ел фасылларына караган йолалар һәм бәйрәмнәрнең тарихы бик ерактан килә . Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре Идел буенда яшәгән башка күрше милләт халыклары : башкорт , мари, удмурт, шулай ук руслар белән зур уртаклыкны күрсәтә . Борынгы төркиләр , башка күп халыклар кебек үк , яз җитүен түземсезлек белән көтеп алган . Борынгы татар халкында язны кара каргалар алып килә дигән ышану булган . Шуңа күрә кара каргаларны хөрмәтләп яз көне “Карга боткасы ” йоласы уздырылган . Карга туе кара каргалар килгәч уздырылган . Карга боткасыннан каргалар өчен дә өлеш чыгарылган ...

Слайд 7

«Карга боткасы » - уеннар , такмаклар , « тылсымлы » әйтелмәләр ярдәмендә җирдән муллык , күктән яңгыр , кояштан җылылык , табигатьтән бәрәкәт , илгә туклык , гаиләгә иминлек , язның , кояшлы җылы коннәрнең тизрәк килүен теләп , табигать көчләренә эндәшү , кырда пешерелгән ботканы җиргә , суга сибеп , җир-ананы хөрмәтләү , явыз рухларны куалау йоласы булган .

Слайд 8

Көтеп алынган бәйрәм “Карга боткасы ” бәйрәмен безнең авылда яз башында - кара каргалар кайта башлагач үткәрәләр . Элеккеге заманнан аермалы буларак , берничә көн алдан балалар ярминкә үткәрәрләр . Үзләре әзерләгән әйберләрне саталар . Шул акчага бәйрәмне үткәрү өчен кирәк булган бөтен әйберне сатып алалар . Безнең авылыбызда төрле милләт кешеләре үзара дустанә мөнәсәбәттә яши . Бәйрәмнәрне дә бергәләшеп үткәрәбез . Авылның яше , карты, бигрәк тә әбиләр оныкларын җитәкләп , матур киемнәрен киеп , бәйрәм буласы мәйданчыкка җыела Мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкның бер ягында казан белән ботка пешә , икенче ягында төрле уеннар гөрли . Алгы өлешендә җыр – бию , төрле милләт фольклоры чыгыш ясый . Самавар кайный , коймак пешә . Өстәл өсте төрле тәм-томнар - чәкчәк , кош теле, өчпочмак һәм башкалар белән бизәлгән .

Слайд 9

Милли традицияләрне саклау – безнең бурыч Бала - чаганың йорттан - йортка кереп йомырка , төрле тәм - томнар җыеп йөрүе бик зур тәрбияви әһәмияткә ия . Алар үзләренең туганнары һәм якын кешеләре белән очрашканнар , сөйләшкәннәр , аралашканнар . Бу вакытта өлкәннәр балаларны игътибар белән күзәткән : исәнләшә беләме , кыюмы , тапкырмы яки оялчанмы - гомумән , баланың үз-үзен тотышына бәя биргәннәр . Икенче яктан исә , балалар да өлкәннәрнең ачыклыгын , кунакчыллыгын , юмартлыгын , түземлелеген сынаган .

Слайд 10

Йомгаклау Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана , чөнки җыр , бию , яңа көйләр башкару , очрашу-танышулар шушы көннәрдә була . Алар аны кайда гына булса да — үз авылына , төбәгенә тартып тора. Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә , йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта бара, “ Сабантуй”ларын үткәрүгә , аларны халыкчанрак , җанлырак итүгә , “ Нәүрүз ”, “ Нардуган ” бәйрәмен торгызуга һәм яңартуга , “ Каз өмә”ләрен һ.б.ны тергезеп , көнкүрешебезгә кайтаруга омтылыш көчәя . Туган як тарихын , аның йолаларын , гореф гадәтләрен өйрәнү ни өчен кирәк соң ? Эшемдә шушы сорауларга җавап эзләдем . Эзләнү барышында төрле әдәби чыганакларны өйрәндем , әңгәмәләр кордым , шактый мәгълүмат тупладым һәм аларны анализлап , иҗади эшемдә кулландым . Димәк , онытыла барган гореф-гадәтләрне , бәйрәмнәрне кире кайтарырга кирәк . Минем алдагы максатым : «Карга боткасы » бәйрәме ел саен үткәрелсен иде . Милли рухыбыз сүнеп үк бетмәсен иде !

Слайд 11

ИГЪТИБАРЫГЫЗ ӨЧЕН ЗУР РӘХМӘТ!

Поделиться:

Рисуем осенние листья

Муравьиная кухня

Вода может клеить?

Сказки пластилинового ослика

На горке