• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Солдатка озату

Опубликовано Нургалиева Гелюся Ильшатовна вкл 21.09.2026 - 21:26
Нургалиева Гелюся Ильшатовна
Автор: 
Нургалиева Гелюся Ильшатовна

Солдатка озату

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл soldatka_ozatu_kichse.docx19.14 КБ

Предварительный просмотр:

Балалар бакчасында «Солдатка озату кичәсе»

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Теләче 1 нче балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Нургалиева Гөлүсә Илшат кызы.

(Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен)

Максат:

– балаларда бу гореф-гадәтләргә, йолаларга хөрмәт, ихтирам, милли җырлы-биюле уеннар аша балаларда туган телгә карата хөрмәт тәрбияләү;

– балаларның татар халкының милли гореф-гадәтләре белән таныштыру, патриотик тәрбия бирү;

– балаларның сүз байлыкларын арттыру, сәхнә культурасы булдыру;

– халык авыз иҗатына, гореф-гадәтләренә, йолаларга, милли уеннарга хөрмәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: залның бер өлешендә авылның урам ягы: агач йорт, сәке, агачлар.

(Залның икенче өлешендә авыл йортының эчке күренеше. Өстәл, самавыр,чиккән сөлгеләр.)

Кичә барышы

1 нче алып баручы:

Туган җирдән аерылып, еракларда –

Көнне төнгә, төнне көнгә ялгап,

Туган илнең иминлеген саклап,

Изге эштә — хезмәттә син, Солдат!

 (Егетләр, урам буйлап җырлап, кулъяулык җыеп йөриләр, «әби-бабайларның барысы да капка төбендә. Гармунга кушылып, малайлар җырлыйлар.)

Без авылда үскән идек

Тал тамырлары кебек.

Үсеп җиткәч таралыштык

Кош балалары кебек.

(Яшьләр “урам әйләнә”

Капка төбе.  (Әбиләр сөйләшеп утыралар.)

1 Әби: Гармун тавышлары, җырлау тавышлары ишетелә түгелме соң? И и и ахирәтем, кем малае китә икән соң бүген армиягә?Яшь чаклар искә төшеп китте.

2 Әби: Ник белмәдең мени ? Түбән оч Мансур малае китә бит!

1Әби: Аның шундый җиткән малае бармыни инде?

2 әби: ИИИ ахирәтем ,Син бөтенләй картайгансың икән инде! Бу бит инде аның икенче малае .

1Әби: ИИИ узган гомерләр?! Без картаймыйча кем картайсын? Искән җилләр кук үтә бу гомеркәйләр!

Солдат малай: Әбиләр, мин армия сафларына китәм инде. Хәерле юл теләгез миңа.

1 нче әби. Халык: “Ил барда – егет хур булмас, синең кебек егетләр барда – ил хур булмас”. – ди. Билең нык булсын, биле ныкның – иле нык.

2 нче әби:  Ватан сагындагы изге эшең иминлектә узып, туган ягыңа, туган әнкәң янына сау-сәламәт кайтырга язсын. Амин.

Солдат малай. Ярар, әбиләр, мине догагыздан ташламагыз. Мин кайтканчы, исән-сау торыгыз.

3 нче әби. Исәнлектә күрешергә язсын, улым. Сау бул. Без сиңа хәер-дога кылып торырбыз. Менә, улым, берәр кирәгеңә тотарсың. (Акча бирә.)

Солдат малай. Рәхмәт, әбиләр. Сау булып торыгыз.

(Малайлар гармунга җырлап икенче капка төбенә киләләр.)

“Егетләр”.

Салкын чишмә буйларында

Атлар эчерсәң иде.

Туган үскән җирләреңдә

Гомер кичерсәң иде.

(Капка төбендә бер бабай ишегалды себерә.)

Солдат малай: Бабай, сау булып тор. Мин ил чикләрен сакларга китәм.

Бабай: Ярар, балам, сау бул. Еллар имин, күкләребез аяз булсын, таңнарыбыз тыныч атсын. Хәерле сәфәр, улым.

Солдат малай. Рәхмәт бабай. Сау булыгыз.

(Малайлар җырлый-җырлый чыгып китәләр.)

“Егетләр”.

Без авылдан чыккан чакта

Күтәрелде томаннар.

Яз кайтмасак, көз кайтырбыз,

Сау булыгыз, туганнар!

(Кичә өйдә өстәл янында дәвам итә.)

Армиядә хезмәт итеп кайткан солдат. Ну, брат, давай. Без үзебезнең ил алдындагы бурычны үтәп кайттык. Чират – синдә. Анда баргач, җебеп торма, үзеңнең кыю йөрәкле татар егете икәнлегеңне онытма. Татарстан егетләре һәркайда мактаулы. Шул дәрәҗәне төшермә. Туган ягыбызның намусын пычрата күрмә.

Кыз. Әйдәгез, уеннар уйнап алыйк әле.

Бергә. Нинди уен уйныйбыз?

Кыз. Әйдәгез, “Яулык салыш” уенын уйныйбыз.

Бергә. Әйдәгез.

Малай. (Санамыш әйтә.)

Бер, ике, өч, дүрт, биш,

Алты, җиде, сигез, тугыз, ун.

Байлар кия кызыл тун.

Кызыл тунның бәясе –

Йөз дә кырык сигез сум.

Уен

Кулъяулыгым яшел, яшел

Яшел чирәм астында.

Сиздермичә ташлап китәм,

Бер иптәшем артына.

Егет: Булгач ,булгач бер биеп тә алыйк инде!( Кызлар ,егетләр парлы бию башкаралар)

Әтисе. Улым, фамилиябезгә тап төшерә күрмә. Кыю бул, батыр бул. Бер ел күп түгел ул, кеше тормышында бер мизгел генә. Яхшы хезмәт ит. Хәерле юл, улым!

Әнисе. Улым, минем синең өчен ничек ут йотуымны беләсең. Тәртипле бул. Олыларның сүзен тыңла. Исән-сау кире әйләнеп кайт. Сау бул, балам. Хәерле юл, улым! Исәнлектә күрешергә насыйп булсын, амин. Улым, сиңа икмәк каптырам. Калган кисәкне җыеп куям. Ул син кайтканны теләп, өйнең иң кадерле урынында сакланыр. (Ипи каптыра.)

Әбисе. Улымның ризыгы өзелмәсен, туган йортыбызга сау-сәламәт әйләнеп кайтырга язсын өчен, он белән ике кулны буяп, матчада кул эзен калдырабыз.Ул эзгә син кайтканчы тияргә ярамый.

Мулла. Тукта әле, улым, олы юлга чыгар алдыннан сиңа бер дога укыйм. (Мулла дога укый. Әтәч кычкырган тавыш ишетелә.)

Малай. Җыенырга вакыт килеп җитте.

Солдат малай (арты белән ишектән чыга). Барыр юлым уңышлы булсын, үз аякларым белән исән-имин туган йортка кабат керергә язсын.

Бергә. Амин!

Яраткан кызы. Ярый, …, сау бул. Исән-сау йөр.

Солдат малай. Син мине көтәрсеңме, …?

Кыз. Көтәрмен, … Борчылма.

Солдат малай. Вәгъдәме?

Кыз. Вәгъдә.Тыныч хезмәт ит, ярыймы. Менә сиңа вәгъдә билгесе – кулъяулык.

Солдат малай. Рәхмәт. Мин аны йөрәк түремдә генә саклармын. Сау бул, … (Машина кычкырта)

Иптәше. Ярый, егетләр, кузгалырга вакыт.

Солдат малай. Сау булыгыз, туганнар, дуслар, классташлар, күршеләр! Сау булыгыз, әти-әни! Сау бул, …!

Барысы. Сау бул, … Исән-сау йөреп кайт.


Поделиться:

Рисуем ветку берёзы сухой пастелью

Сказка об осеннем ветре

Одеяльце

Всему свой срок

О путнике