• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Родной дом - Елабуга

Опубликовано Гатауллина Фарида Анваровна вкл 26.09.2011 - 17:28
Автор: 
Илькин Радик Ранусович

Сочинение - презентация родного города.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon soch__tugan_yortym_-_alabuga_ilkin_r.doc36 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы

Муниципаль белем бирү учреждениесе

“Поспелово урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбе”

“Алабуга – туган йортыбыз”

темасы буенча язылган конкурс иншасы

Алабуга – туган йортыбыз

9 нчы сыйныф укучысы

Илькин Радик

Укытучы: Гатауллина

Фәридә Әнвәр кызы

Поспелово 2011

                                                                           Тойма буе, Чулман яры

                                                                     Көн дә кояш була.

                                                                           Еракларга нурын сибә

                                                               Гүзәл Алабуга.

                                                                   (Д. Каюмова) 

        Туган ил, туган йорт төшенчәләрен һәркем үзенчә аңлый. Кешеләр бу турыда бәхәсләшәләр, ләкин соңыннан бер үк фикергә киләләр: “Туган ил ул туган йорттан башлана”. Мин дә бу фикер белән килешәм, шулай уйлыйм.

       Мин Поспелово авылында яшим. Безнең бик зур, матур өебез бар. Аны әтием һәм әнием зур тырышлык белән төзеделәр. Туган өйдә җылы, рәхәт. Аның һәр почмагы безгә кадерле, чөнки абыем Дамир белән әти-әниемә булыштык.  Әтием: “ Үз кулларың белән төзегән йорт кадерле була, күңелне шатландыра,”- ди. Әтием бик дөрес әйтә.  

       Мин үскән саен туган йорт төшенчәсе дә үсте. Туган йорттан авылыма, гүзәл Алабугама күчте. Алабуга да  минем күңелемә, туган йортым кебек, иң якын  һәм кадерле шәһәр. Татарстан шәһәрләре арасында иң үзенчәлекле, тылсымлы табигатьле, бай тарихлы шәһәрләрнең берсе дип саныйм мин аны.

             Алабуга шәһәре XVIII гасырның 2 нче яртысында барлыкка килә. 1780 нче елның 11 нче сентябрендә Екатерина II карары нигезендә Трехсвятское авылы  Алабуга исемен ала һәм өяз шәһәре булып китә. Шәһәрнең гербы да бу якларның табигатенә туры килеп тора.

      Бу тарихи вакыйгалардан соң күп сулар аккан, күп җилләр искән, еллар уткән. Шәһәребез үсә һәм матурая барып, бүгенге көннәргә килеп җиткән.

      Узган гасырларда яшәгән кешеләр үзләренең яхшы эшләре белән  шәһәребезне үстерүгә зур өлеш керткәннәр. Болар – Стахеевлар, Гирбасовлар, Ушковлар, Черновлар. Стахеевлар династиясе Алабуга җирендә иң көчле династияләрнең берсе булган. И.Т. Стахеев һәм аның уллары Россияне генә түгел, ә Германияне, Францияне, Голландияне икмәк белән тәэмин  иткәннәр. Аларның ел әйләнешендә 150 миллион сум акчалары булган. Ел саен бер миллион сум акчаны хәйрия фондына биргәннәр.  1868 нче елда хатын - кызлар монастыре, хатын - кызларның Епархиаль училищесы алар көче белән ачылган. Стахеевлар тимер юллар төзегәннәр. Аларның алтын юу приискалары, фабрикалары, заводлары, тегермәннәре һәм йөзләгән кибетләре бөтен илдә дан тоткан. Менә шундый

 эшлекле кешеләр яшәгән минем Алабугамда.  Алабуганың киләче шундый нык нигездә төзелгән. Без, яшьләр, Стахеев, Гирбасов, Ушков, Черновларның яхшы эшләрен дәвам итеп, туган йортыбыз Алабуганы гөлбакчага әйләндерергә, төзекләндерергә, бизәргә тиеш. Безнең әти - әниләребез дә шәһәребезне яңарту өстендә эшлиләр.

       Бугенге көн заманча шәһәребезнең үсеше турында чит илләрдә дә беләләр. Рәсәй һәм башка илләрнең вәкаләтлекләре белән килешүләр төзү турында телевидение һәм укытучыларыбыз, әти - әниләребез  аша ишетеп торабыз. Туган Алабугама Республикабызның төрле шәһәрләреннән, башкалабыз Казаннан, авыллардан, чит илләрдән туристлар килә.  Яңартылган музейлар, Спас соборы,  “Ак мәчет”, И. И. Шишкин буасы, матур итеп бизәлгән урамнар  кунакларның куңелләрен күтәрә. Килгән кунаклар, туристлар ачык йөзле, киң күңелле алабугалылар белән дуслашып, туганлашып китәләр.

        Туган йорт,  Туган ил, туган як, табигать “изге” сүзе белән гел янәшә йөри. Туган ягымның зәңгәр күге, яңгырлары, карлары, аның байлыклары, яхшы күңелле кешеләре миңа кадерле                                        

       Туган йортым – Алабугам! Ачык йөзле, матур кешеләрең, тырыш хезмәтчәннәрең, заманча матур йартларың белән горурланам мин!


Поделиться:

Сказка об одной Тайне

Снежная сказка

Как напиться обезьяне?

Рисуем подснежники гуашью

Вокруг света за 80 дней

Комментарии

Родной дом - Елабуга

26.09.2011 - 17:29
В сочинении учащийся признается в любви к родному городу
Гатауллина Фарида Анваровна
  • изменить
  • ответить