Я, Фатхрахманова Асия, люблю читать книги, сочиняю стихи,сказки. На этом сайте помещаю эссе "Моя семья".
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 53 КБ |
Гаилә ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши.
Гаилә кеше язмышында зур урынны алып тора, ул тормыш тулылыгы бирә. Гаилә бәхет китерә, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең чын мәктәбе булып тора. Әйбәт кешеләрнең яхшы гаиләсе таяна торган хисләр бәхетле булу өчен үзенә бертөрле кечкенә кирпечләр сыман. Шул кирпечләрдән кечерәк кенә ,,өй оҗмахы” төзергә мөмкин. Гаилә--ул җылы учак. Учак янына шушы гаиләдә яшәгән кешеләр җыела. Әгәр гаилә нык булса, учактан килгән җылылык та көчле була.
Мин дә үзебезнең гаиләне нәкъ шушы учак кебек күз алдына китерәм. Иң уртада әби белән бабай, аның тирәсендә әти-әни һәм без— өч бала. Безнең гаилә ишле гаиләләрдән санала. Гаиләбезнең төп тоткасы, терәге булып әбием һәм бабам торадыр дип уйлыйм.
Гаилә — тормышыбызның нигезе. Гаилә нык, тату икән, димәк, дәүләт тә, җәмгыять тә нык, тату дигән сүз. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар—гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң бер-береңне саклап, рәнҗетми, хөрмәт белән яшәргә кирәк.
“Ата-бабалы кеше—тамырлы имән”,--ди безнең халык. Чыннан да бу шулайдыр. Безнең гаиләдә дә ир-атлар зур роль уйныйлар, бигрәк тә әби-бабайлар аерым урын билиләр. Әби-бабайлар безнең өчен үрнәк алар. Аларның тәҗрибәсе, киңәшләре бик күп төрле һәм катлаулы тормыш-көнкүреш мәсьәләләрен чишәргә, уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Безнең татар халкында борынгыдан олы кеше гаилә башлыгы булган. Ни әйтсәң дә, гаилә аның җилкәсендә тора. Ил картлары гаиләдә генә түгел, җәмәгатьчелек өчен дә акыл-киңәш иясе булып саналаганнар. Чын ирләр, асыл ирләр — ил терәге дә, гаиләнең төп таянычы да. Безгә өлкән буын кешеләрен олыларга кирәк. Шул вакытта гына гаиләдә татулык, иминлек, илебездә тынычлык булыр.
Шундый кешеләрнең берсе минем дәү әтием — Фәтхерахманов Нурмөхәммәт. Иртәдән кичкә кадәр эштә ул. Аның көчле куллары тимерләрне дә бөгә, көрәк-тырманы да уйната гына. Каралты-курабызның ниндилеге дәү әтигә бәйле. Кем хуҗа икәнлекне кычкырып тора безнең курчак кебек елмаеп торган йортыбыз. Капканы ачып, ишегалдына кергәч, анда аунап яткан бер генә әйбернең дә юклыгына; абзарга узгач, идәннәре ныклыгына; ишекләр төзеклегенә; лапаска аяк баскач, андагы тәртипкә игътибар итәсең. Сарай, умарта өе, абзар — дәү әтинең хуҗалыгы.
Дәү әти, лаеклы ялга чыкканчы ук, үз хезмәтендә макталган кеше. Ул — Татарстанның атказанган ветеренария врачы. Дәү әти бу исемгә зур хезмәте белән ирешә. Ул үз профессиясе буенча Алабугада берьеллык ветеренария мәктәбен, Буа техникумын, читтән торып Казан ветеренария институтын тәмамлый. 40 елдан артык ветеренария өлкәсендә эшли. Дәү әти үзенә тапшырылган һәр эшне җиренә җиткереп башкара. Шуңа күрә аны авылның олысы да, кечесе дә хөрмәт итә.
Әбием — Фәтхерахманова Фәрзәнә авыл фельдшеры янында ярдәмче һәм җыештыручы булып эшләгән. Ул шулай ук медсестра булмаган чакларда кешеләргә үз ярдәмен кызганмаган, хәленнән килгәнчә булышкан.
Бүгенге көндә дә алар безнең гаиләбезнең терәге, төп тоткасы булып торалар. Безгә алар үзләренең матур киңәшләре белән хәлләреннән килгәнчә ярдәм итеп яшиләр. Мин аларның йөзләренә карыйм һәм кайчак сокланып та куям. Еллар аңа тирән эзләрен салган, карашларына моңсулык иңдергән. Тормыш берәүне дә аермый: ачысын да, төчесен дә мулдан өләшә, һәммәсе дә авыр тормыш сынауларын үткән бит. Алар бик тәртипле, акыллы ике бала үстергәннәр. Ләкин кызлары Гөлшат апа гына гомерле булмаган. Бик белемле булган, югары уку йортына укырга кергән. Ләкин фаҗигале үлем аңа укып бетерергә ирек бирмәгән. Әбием белән бабама башларыннан бик ачы хәсрәт кичерергә туры килгән. Алар хәзер дә: ,,Кешегә бала хәсрәте күрергә язмасын, аннан да ачы кайгы юк,“ —дип телиләр.
Ата хакы—тәңре хакы дигән сүзләр һәммәсен дә аңлатып бирә шикелле.Аны хаклауга карата борын-борыннан болай дип әйтә килгәннәр: ,,Атаңа ни кылсаң, алдыңа шул килер“,—дигәннәр. Гаиләнең терәге—ир-ат, әти кеше. Безнең әтиебез—Әхмәт Нурмөхәммәт улы. Ул Чистай техникумының механика бүлеген бетереп, бүгенге көндә авылда газ өчен җаваплы кеше.
Авыл халкы әтиемне Машинага да җан өрә,
Яратып хөрмәт итә. Белә нәрсә кирәген.
Әгәр газлары ватылса, Эшләмәсә, тыңлап карый
Тиз генә барып җитә. Тракторның йөрәген .
Минем әти алтын куллы, Минем әти бик тәртипле,
Ярата бар эшне дә. Ул кайтса, өй ямьләнә.
Машинаның телен белә, Безнең белән гөр килә ул,
Ярдәмчел һәр кешегә. Көн бәйрәмгә әйләнә.
Ә әнием турында минем аерым әйтәсем килә. Әнием—Нурия Нуретдин кызы Тукай урта мәктәбендә математика укытучысы булып эшли. Математика катлаулы фән булса да, әни аны һәр бала аңларлык итеп аңлата белә. Әни үз эшен бик теләп, яратып башкара.
Балаларга белем бирә, Безнең әни кушу,алу
Әнием – укытучы, Гамәлләрән өйрәтә,
Безгә авырлык килгәндә Дәресләрне өйрәнсәк тә
Ярдәм кулы сузучы. Бездән кабат сөйләтә.
Минем әни мәрхәмәтле,
Ярдәмчел һәр кешегә.
Балаларга сөеп карый
Бик ярата эшне дә.
Әтием белән әнием икесе дә бер-берсен аңлап, киңәшләшеп, олыларны хөрмәт итеп яшиләр. Авылда да үрнәк гаиләләрнең берсе булып торалар. Үз эшләренә бик җаваплы карыйлар.
Күп балалы гаиләләрдә баланың әхлак ягыннан үсүе, шәхес буларак формалашуы өчен уңай шартлар күбрәктер, мөгаен. Мондый гаиләләрдә индивидуализм, эгоизм, үзеңне башкалардан өстен куярга тырышу кебек сыйфатлар бөтенләй юк.
Безнең гаилә дә күп балалы гаиләләрдән. ,,Кызлы йорт—нурлы йорт“,–дигәннәр борынгылар. Әтием белән әнием өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Мин үзем —Алсу Тукай урта мәктәбенең тугызынчы сыйныфында укыйм, бүгенге көндә “4” һәм “5”ле билгеләренә өлгереп киләм. Мәктәп һәм район конкурсларында, олимпиадаларында, төрле ярышларда актив катнашып, мактау кәгазьләре алдым. Апам Алия, Бердәм Дәүләт Имтиханнарын уңышлы тапшырып, Казан медицина университетына укырга керде. Ул анда да сынатмый, имтиханнарын “4”һәм “5”ле билгеләренә тапшырды.
,,Бала күңеле ак кәгазь, нәрсә язсаң, шуны укырсың,“—дип юкка гына әйтмәгәннәр. Туганчы һәм туганнан соң да ана бала күңеленә матур сүзләр генә яза. Ана кеше үзенең бөтен булган күңел байлыгын, матурлыгын үз нарасыена бирә. Сеңелебез Асия 6 яшендә генә булуына карамастан бик кызыксынучан.Ул инде бик күп нәрсәләрне белә, гел сораштырырга ярата. Сеңелем әнинең сөйләгәннәрен бик тиз исендә калдыра, шул хикәя һәм әкиятләрне кат-кат сөйләргә ярата. Асиябез бик хисчән, кечкенә Тукайның яланаяк ишек төбендә басып, туңып торганнарын сөйләгәндә, аны чын күңеленннән кызгана, күзләреннән яшьләр чыга.
Сеңелебез нәни булса да, Уенчыкларын тарата,
Матурлыкны ярата, Шукланырга ярата,
Төрле кыланышлар ясап, Китаптагы сурәтләрне
Гел үзенә карата. Гел үзенчә аңлата.
Үзе йомры,теле тәмле,
Апаем, гына дия.
Барыбыз да яратабыз,
Матур безнең Асия.
Безенең гаиләнең максаты—гаиләдә тыныч тормыш, тәртип булдыру, игелекле хезмәт итү,булган әйбер һәм ризык-нигъмәтне бәрәкәтле тоту, исраф итмәү, бер-береңне ихтирам итү, хөрмәтләү, хәрамнан саклану...
Әти-әниләр, әби-бабайлар бу яхшы гамәлләрне безгә кече яшьтән үк даими рәвештә аңлата-төшендерә киләләр.
Хезмәт тәрбиясе безне уртак эшкә дә,үзлектән эшләргә дә өйрәтә. Безнең гаиләдә тәрбия хезмәт белән үрелеп бара. Гаиләдә һәр эш кемгәдер йөкләнгән, һәр кешенең үз эше бар. Хәтта нәни Асия дә һәр көн үзенә йөкләнгән идән себерү, савытларны җыеп юарга илтү, уенчыкларны җыештыру, курчак киемнәрен юуу кебек эшләрне бик теләп, яратып башкара. Нинди генә эш булса да:язгы-көзге бакча эшләре, печән җыю, маллар карау һәм көтү дисеңме—барлык эшләрне күмәк эшлибез.
Буш вакытларны да күңелле һәм файдалы үткәрәбез: бергәләп гәҗит, кызыклы китаплар укыйбыз, кино һәм спектакльләр карыйбыз, музыка тыңлыйбыз, хәтта бергәләп шигырьләр дә чыгарабыз. Бу язмамдагы шигырьләр дә безнең уртак җимешебез.
Әти-әниебез безне кул эшләренә дә кечкенәдән өйрәтеп үстерә. Әтиебез буш вакытларында теләсә нинди материалдан йорт өчен кирәк-яраклар ясый, хәтта әниемә һәм безгә мәктәп өчен кирәкле әсбаплар ясауда да булыша. Ә әниебез безне аш-су һәм кул эшләренә: бәйләү һәм челтәр инәсе белән бәйләргә, тегәргә, чигәргә өйрәтте. Һәр мәктәп күргәзмәсендә безнең кул эшләре.
Безнең йорт-җир авылда эчтән дә, тыштан да үрнәк булып тора. Болар барысы да безнең уртак хезмәт җимешебез, олылар тәрбиясе.
Мин шушындый матур гаиләдә үсүем белән горурланам. Безнең илдә бүген гаилә проблемасы зур урын алып тора. Шуңа күрә дә инде 2008нче ел -- гаилә елы итеп билгеләнгәндер. Телевизордан әти-әнисез үскән ятим балаларны, наркоманнарны күргән саен йөрәгем әрни. Киләчәктә үземнең гаиләмне дә ныклы, тотрыклы төзи алсам ярар иде. Шушы гаилә елы барлык кешегә дә гаилә бәхете, тынычлык, исәнлек-саулык китерсен.
Рисуем тыкву
Фильм "Золушка"
Интересные факты о мультфильме "Холодное сердце"
Кто должен измениться?
Снегири и коты