• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

счастливого пути

Опубликовано Галяутдинова Лилия Николаевна вкл 19.01.2012 - 15:20
Галяутдинова Лилия Николаевна
Автор: 
ученики 1 класса

стихотворения о правилах дорожного движения

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon imin_yulllar_shigyrlr.doc26 КБ

Предварительный просмотр:

Конкурс «Юллар имин булыр бергәләп»

«Нәфис сүз номинациясе»  

1 А сыйныфы

Кукмара районы Зур Кукмара гомуми урта белем бирү, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе

Укытучы: Галяутдинова Лилия Николаевна

  1. Шакертова Алина Рамилевна

Җәй көнендә кунакка

Шәһәргә барган идек.

Машиналар ташкынын

Күзәтеп торган идек.

Әле ярый юлларга

Светофорлар куелган.

Кешеләргә чыгу өчен,

Зебралар сызылган.

  1. Хабиров Салават Рустемович

   Урамыбыз чатында

   Басып тора светофор.

   Яшел, сары, кызыл төсе

   Янып тора чиратлап.

   Һәрвакытта исеңдә тот,

   Оныта күрмә туган.

   Яшел уты янгач кына

   Кузгалсаң, юлың уңар.

  1. Гадельшина Зульфия Анисовна

Светофорның өч төсе бар:

Кызыл, сары һәм яшел.

Шул төсләрне белгән кеше

Бозмый юл кагыйдәсен.

Кызыл төс янгач, туктыйм мин.

Сары төс янгач көтәм.

Яшел күзе янгач кына,

Юлны аркылы үтәм.

  1. Мубаракшина Алия Салаватовна

Әтием-шофёр,

Йөртә машина.

Юлда син сак бул-

Чыкма каршына.

  1. Хисматуллин Ильмир Ленарович

Ерак түгел светофордан

Ак сызыклар сызылган.

Аннан мин курыкмыйча

Юлны аркылы чыгам.

Мәктәптән өйгә кайтканда,

Мин дөрес яктан кайтам.

Юл кагыйдәсен үтәмәсәң

Фаҗига буласын беләм.


Поделиться:

Шум и человек

Пейзаж

Соленая снежинка

Человек несгибаем. В.А. Сухомлинский

Домик зимней ночью