Укучыларның иҗади эшләре
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 25 КБ |
Тынычлык
Дәһшәтле сугыш елларын
Без ишетеп кенә беләбез.
Бабаларыбызның батырлыгын
Кинолардан карап күрәбез.
Ач-ялангач булсалар да алар
Һаман алга таба барганнар.
Илем өчен, халкым өчен диеп
Сугышларда ятып калганнар.
Тылда төн йокыларын йокламыйча
Хезмәт куйган безнең әбиләр.
Дөньяларыбыз тыныч булсын дип
Теләк тели әти-әниләр.
Бүген инде күк йөзебез аяз,
Муллык, тынычлыкта яшибез.
Ил сагында торган абыйларны
Исән-имин кайтсын дип телибез.
Зәйнетдинова Алия , 5нче класс
Яңа Әлем мәктәбе
Сугыш булмасын
Бөек Ватан сугышына
Язылган күп шигырьләр.
“Чик сагында”, “Җиңү иртәсендә”
Язылган бик-бик күптән.
Көн туа. Яктыра кырлар,
Юллар, урман буйлары.
Сәгать дүртләр тирәсендә
Башлана сугыш елы.
Дүрт ел барган бу көрәштә
Дошманны җиңде халкым,
Тырыштылар, кан койдылар.,
Булсын дип тыныч күгем.
Халкым бүген 65 нче яз
Тыныч яши, мин шөкер!
Бәхетле балачак хакына
Сугыш булмасын һичбер.
Марданова Энҗе, 8 нче класс, Яңа Әлем мәктәбе
Солнечная система. Взгляд со стороны
Денис-изобретатель (отрывок)
Крутильный маятник своими руками
Лепесток и цветок
Груз обид