стихи собственного сочинения на присуждение премии К.Булатовой
Вложение | Размер |
---|---|
hyyallarga_kumelep_yashim_zhird.doc | 38 КБ |
Хыялларга күмелеп яшим җирдә
Хыялсызлар, димен, бәхетсез...
Ризатдинова Алия Рамилевна, Әлмәт шәһәре 17нче урта мәктәп, укытучысы- Кашипова Н.З.
Әйе, мин кечкенәдән хыялый, нечкә күңелле бала булып тәрбияләндем. Яшьтәшләремнән әдәбият, сәнгатьне яратуым белән аерылып тордым, шунлыктан, әле дә булса “Хыялый Алия” исеме астында йөрим. Шундый була алуым белән бәхетледер дә инде мин бу болганчык заманда. Чөнки сыйныфташларымның күбесе аңлый алмаган хисләр дулкынында тибрәлә, хыял канатларына утырып, җиде кат күкләргә аша алам мин.
Әдәбият укытучыбыз Наилә Җәдит кызы, илһамланып, якташ шагыйрьләребез Нур Әхмәдиев, Саҗидә Сөләйманова, Клара Булатова шигырьләрен укый. Мин дәрестән соң да аның янәшәсендә чуалам, иҗат серләренә төшенү теләгем бар нәрсәдән дә өскәрәк калкып чыга.
Бүгенгедәй хәтеремдә... 5 нче сыйныфның татар төркемендә әдәбият дәресе бара, укытучыбыз кунакка минем яраткан шагыйрә апамны – Клара Булатованы чакырган. Бу – безнең өчен зур бүләк булды. Әлеге очрашуда без чын шагыйрә белән күрешү, аралашу бәхетен татыдык һәм шушы көннән соң мин, дәртләнеп, шигырьләр иҗат итә башладым. Шуларның берничәсен конкурска тәкъдим итәсем килә. Әлеге иҗат җимешләрем Клара апага барып ирешсә, мин бик бәхетле булыр идем. Чөнки – үз эшеңә бәяне талантлы шәхесләрдән ишетүдән дә бәхетлерәк мизгелләр булмас кебек тоела.
Шигырь укыйм... җаннарымда
Утлы ялкын кабына.
Укылган һәр әсәремнән
Якты моңнар агыла.
Шигырь укыйм... күңелләрне
Биләп ала моңсулык.
Кая ашкына бу күңел,
Ни сәбәп бар ярсырлык?
Сорау куям үзалдыма-
Сыкрый җаным нилектән?
Шулчак, гүя, янәшәмдә
Сихри тавыш ишетәм.
Серле тавыш җанны өнди
Офыкларга, үрләргә.
Канат куя иңнәремә,
Очкын сибә күзләргә.
Күңел кылларымны чиртә
“Мин – шагыйрә” шигыре.
Дөньяви уйларга батам
Укып, “Нәрсә булды?”ны.
Сөю утында яндыра
“Бел сөюне” – дигәне.
Әллә инде Клара апа
Мине күптән белгәнме?
Хыялда гына булса да
Булып алам шагыйрә.
Өннәремдә ачык аңлыйм –
Булатова- бер генә.
Ул яулаган үрләр биек,
Беркем җитмәс анда менеп.
Яшик әле, дустым, дөньясында
Булатова кебек яшьнәп, көлеп!
Алдагы шигыремне үземнең яраткан укытучыларыма һәм мөгаллимә Клара Булатовагабагышлыйм.
Укытучыма.
Укытучым!
Башым иям бүген сезнең алда.
Бар көчегез куеп тырышасыз,
Кеше булсын диеп җирдә һәрбер бала.
Тыйнаклыкны, сабырлыкны күреп,
Туя алмый күңелем сокланып.
Мәңге матур, көләч, татлы телле
Булып калырсыз, сез, сакланып.
Рәхмәт, сезгә, чит – ят балаларны
Үз балагыз итеп күргәнгә.
Рәхмәт, сезгә, “белем бакчасында”
Хәрефләрдән тәкыя үргәнгә.
Рәхмәт, сезгә, кайгы – борчуларны
Бүлешкәнгә иңне – иң куеп.
Рәхмәт, сезгә, шатлык, уңышларны
Уртаклашкан өчен сөенеп.
9нчы сыйныфны тәмамлагач, мәктәбемә багышлап түбәндәге шигырьне иҗат иттем.
Әй, мәктәбем, белем учагым!
Әй, мәктәбем, белем учагы,
Күңелемнең самими чагы.
Дус – ишләрем, сыйныфташларым,
Бәхет өчен ни кирәк тагы?
Матур заллар, якты бүлмәләр,
Үрмә гөлләр, чәчәк атканы.
Күңелемә бар да яын ла,
Бәхет өчен ни кирәк тагы?
Тәнәфесләр, күркәм дәресләр,
Күз яшьләре, борчу, шатлыклар...
Минем өчен бар да кадерле,
Бәхет өчен ни җитми тагы?
Әниләр көненә багышлап”Җәннәт әниләрнең аяк астында” исемле кичәдә ясаган чыгышым.
Иң кадерле әнием.
Тукай абый әкиятләрен сөйләп,
Бишек җырын көйләп йоклатучым,
Сәйдәш моңын салып күңелемә
“Балам, бәгърем”,-диеп, юатучым.
Җәлил батырлыгын үрнәк итеп
Кыюлыкка әйдәп үстерүчем.
Алтын – көмешләрдән өстен күреп,
“Багалмам”,-дип, сөеп эндәшүчем.
Газиз әнкәм – җанга якын кешем,
Бәйрәмнәрең булсын сөенечле.
Киләчәктә читләп үтсен сине,
Борчу, хәсрәт, сагыш – көенече.
Тормышың гел торсын шатлыклардан.
Игелеген күр,син , һәр балаңның.
Табигать тә сине котлый, әнкәй,
Шау чәчәчктә, күрче, яраннарың!
Казанның 1000 еллыгына багышланган шигырем.
Үткәннәргә кабат кайта-кайта,
Тарих дәфтәреңне актарам.
1000 еллыгың атлый бусагадан
Горур калам – данлы башкалам.
Күр, Казаным, куркып соңарудан,
Юбилеең белән котларга.
Пар атында олуг Тукай үзе
Сәфәр тоткан синең якларга.
Муса Җәлил, Алиш, Такташларың,
Туфаннарың буген сөенә.
Сайрар сандугачың – Сара сылу
Җырын суза моңлы көенә.
Картаюны белмәс Булатова,
Нур Әхмәди, Гамил Авзалың
Чит илләрдә данга күмде сине,
Шушы сиңа- шагыйрь бүләге.
Ел фасылларыннан иң яратканым – көз, бу шигырь шул вакытта язылды.
Кемдер җәйне бик ярата,
Мин яратам көзләрен.
Яфракларның кыштырдашып,
Серем тыңлап йөргәнен.
Кемдер кышларын ярата,
Таудан чана шуарга.
Миңа ошый көз көнендә
Торна тавышын тыңларга.
Кемдер язны өзелеп көтә,
“Хуш ис тарата” , - диләр.
Хуш исләрне көзләрдән дә
Никтер, эзли белмиләр.
Позвольте, я вам помогу
Заповеди детства и юности
Мастер-класс "Корзиночка"
О путнике
Ребята и утята