Сезнең игътибарыгызга мин үземнең “ Язучы – фронтовиклар арасында яташыбыз да....” дигән темага фәнни эшемне тәкъдим итәм .
Эшемнең максаты:язучы – фронтовикларны барлау, аларның иҗатында образларны билгеләү һәм иҗат байлыгын бәяләү.
Сугыш темасына язылган әсәрләр бик күп. Галимнәр тарафыннан бу тема өйрәнелә, ләкин кайбер яклары тикшерүчеләр игътибарыннан читтә калу - эшемнең актуальлеген билгели.
Вложение | Размер |
---|---|
yazuchy_-_frontoviklar_arasynda_yaktashybyz_da.....doc | 867 КБ |
Межрегиональный конкурс научно – исследовательских работ
имени Каюма Насыйри
СЕКЦИЯ:
Татарский язык и литература
“ЯЗУЧЫ - ФРОНТОВИКЛАР АРАСЫНДА
ЯКТАШЫБЫЗ да ....”
Эшне башкарды: Эргашева Нигора
9 сыйныф укучысы
Фәнни җитәкчесе:
Тимуршина Сания Госман кызы
Казан 2012 ел
ЭЧТӘЛЕК
2. Язучылар Ватан сагында.
а) Бар җырымны илгә багышладым,
Гомеремне дә бирәм халкыма.
(Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре)
б) Үлем икән үкенечле түгел... (Фатих Кәрим)
в) Хәмит Кави – Туган илең тугырыклы улы.
III. Йомгаклау.
Алар һәрчак сафта.
Изге сугышка чакыру шигърияте.
Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла,
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була.
Фатих Кәрим.
1941 нче елның 22 июнендә Фашистлар Германиесе илебезгә басып керде. Татар халкы бу сугышның азатлык өчен көрәш буларак кабул итте. Татарстаннан ярты миллионнан артык кеше (560 мең) сугышка китте. Шулардан 200гә якыны Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. Алар арасында шагыйрь Муса Җәлил дә бар. Күренекле язучы Илья Эренбург татарларның батырлыкларын бик югары бәяләде: “ Алар Татарстаннан, Башкортстаннан, Урал һәм Идел буе өлкәләреннән хезмәткә алынганнар - әйбәт солдатлар, тәвәккәл һәм тапкырлар. Сугыш кырында еш ишетергә туры килә: “Бу – татар, сынатмас ул, диләр”.
Язучылар сугышның беренче көннәрендә үк фашизмга нәфрәт белән сугарылган әсәрләр бирделәр. Ш.Камал “Без җиңәчәкбез!” дигән публицистик мәкаләсендә болай дидек: “Без үзебезнең эшебез хак икәнлеккә нык ышанабыз. Бездә гаделлек, бездә хаклык. Бездә аңлы көч. Әлбәттә, без җиңәрбез!”
Шагыйрләребезнең әсәрләре дә халыкны сугышка чакыруга, дошманга нәфрәт тәрбияләүгә багышландылар. Ә.Фәйзинең “Халыклар ярсуы” шигырендәге менә бу юллар ул көннәрендә һәркемне биләп алган уй – теләкләрне чагылдыра.
Каушарга, бер адым чигәргә,
Халыклар, юк безнең хакыбыз,
Җиңәргә, җиңәргә, җиңәргә!
Бу – безнең мөкатдәс антыбыз!
Болар – изге сугышка чакыру шигърияте иде. Язучылар үзләрен сугышка җибәрүне таләп итә башладылар. Драматург Зәйни Шаһиморатов, аларның уртак омтылышларын чагылдырып, болай дип язды:
Җибәр мине!
Үзем теләп китәм!
Нәфрәт ташый, ярсый, ашкынам!
Ал, военком,
Үзем теләп килдем,
Ал, военком, менә гаризам!
Чынлап та, язучыларыбызның күбесе сугышка китте. Ил язмышы хәл ителгән ул көннәрдә алар үзләренең урыны сугыш кырында дип аңладылар. Гадел Кутуйның хәрби комиссариатка илткән гаризасында мондый юллар бар: “Дәһшәтле сугыш көннәрендә мин өйдә кала алмыйм. Мине хәрәкәттәге армия сафларына алуыгызны үтенәм. Дошманны каләмем һәм штык белән кыйнаячакмын. Чакыруыгызны, өйдән чыкмыйча, һәр көн саен сәгать 12гә кадәр көтәчәкмен”.
Татар язучыларының утыздан артыгы сугышта һәлак булды. Алар арасында М.Әлиев, А.Алиш, К.Басыйров, Нур Баян, М.Җәлил, М.Гаяз, Ф.Кәрим, М.Мөҗәй, Г.Кутуй, Хәмит Кави һәм башкалар бар.
Сугыш вакытында төрле фронтларда 16 исемдә татар газеталары чыгып килә. Аларда безнең байтак язучыларыбыз эшли: Ш.Мөдәррис, Р.Ишморат, М.Максуд, Г.Әпсәләмов, А.Шамов һәм башкалар.
Шагыйрьләребез, язучыларыбыз, мөмкин булганча, сугыш кырындагы хәлләрне сәнгатьчә күрсәтеп һәм бәяләп барырга тырыштылар. Нәкъ шул елларда сугыш турындагы сәнгатьчә дәрәҗәдәге әсәрләр туды. Шагыйръләребез канкойгыч сугышның шигъри елъязмасын тудырдылар. Кайда гына сугышсалар да, алар Туган Татарстанны яклауларын яхшы аңладылар. Мәсәлән, Нур Баян 1943 нче елда болай дип язды:
Шагыйръ күңеле бүген тыныч түгел,
Җырлап алам пуля яуганда,
Мин дошманны илгә җибәрмимен,
Тыныч йөрсен дуслар Казанда.
(“Окопта”)
Илнең газизлеге сугышчы өчен көч чыганагы иде. Моны Г.Кутуй да халыкчан шигырьдә әйтеп бирде:
И Туган ил, и матур ил,
Калдың бездән еракта,
Калсаң да бездән еракта,
Күңелдә син һәрчакта.
(“Туган ил”)
А.Алишның да шигъри юллары шундый ук хисләр белән сугарылган:
Көрәш белән тудык, көрәш белән
Керәбез дә, ахры, кабергә.
Язган икән соңгы сулышыбызны
Илебез бәхете өчен бирергә.
(“Ничек килер үлем?”)
Шулай итеп, фронттагы язучыларның бер кулында корал булса, икенче кулларында каләм булды.
Фашистларга каршы пуля һәм җыр.
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомеремне дә бирәи халкыма.
Казан Кремле янындагы мәһабәт Җәлил һәйкәле халкыбызның батырлык рухына дан җырлаучы ядкәр булып кабул ителә. Шушыларның барысыннан да Муса Җәлил халкыбызның батыр улы, фидакарь көрәшчесе, әдәбиятыбыз хәзинәсен яңа рухи кыйммәтләр белән баеткан классик әдибе булып килеп баса.
Шагыйрь сугышка кадәр үк дөньяның сәяси картасында туган үзгәрешләрне үткер күзләре белән күзәтеп килә. Фашизм белән көрәшкә, батырлыкка ул рухи яктан алдан ук әзерләнеп, идея ягыннан чыныгу алып килә. Шуңа күрә ул сугыш башлану белән үзен солдат итеп хис итә, үзен дә, иҗатын да фашизм белән көрәшкә багышлый. “Әйдә, җырым!” шигырендә ул сугыш башлангач туган рухи халәтен түбәндәгечә билгеләде:
Вакыт җитте...
Хәзер ярты юлда
Куеп торып тыныч эшемне,
Багышларга ватан сугышына
Үземне һәм каләм көчемне.
Каләмемне салдым юл сумкама,
Автоматым тактым аркама.
Фашистларга каршы пуля һәм җыр
Бил каешымда бергә саклана.
1941 нче елның декабрендә хәрби – сәяси курсны тәмамланганнан соң, Җәлил өлкән политрук исеме ала һәм Волхов фронтына җибәрелә. Биредә ул “Отвага” газетасында эшли. Шушы көннәрдә генә 10 көнлек командировкадан, фронтның алгы сызыгындагы частьларда аерым задание үтәп кайттым, - дип хәбәр итә ул бер хатында. – Бик авыр, хәтәр эш иде.... Гел ут астында йөрергә туры килде. Өч көн рәттән диярлек йокламадым. Ләкин бик күп күреп кайттым”. “Минем тормыш, - дип яза Җәлил 1942 елның маенда, -хәзер хәрби обстановкада тыгыз походта уза. Шунлыктан мин хәзергә фронт лирикасы белән генә чикләнәм, ә инде зур әйберләр язарга исән калсам, җиңүдән соң керешермен. Минемчә, фронт лирикасы да, бигрәк тә хәзер, кирәкле һәм мөһим жанр”.
Җәлил фронт лирикасының “кирәкле һәм мөһим жанр” булуын дөрес билгели. Сугышта шагыйрь сүзе зур көчкә - оештыручы, көрәшкә җитәкләүче көчкә әверелә.
1942 нче елның июненнән Җәлилнең гыйбрәт итеп сөйләрлек кыю, тәвәккәл, маҗаралы героик тормышы башлана.
Шагыйрь үзенең тоткынлыктагы тормышын әкияттәге серле йомгак белән чагыштыра:
Әкияттәге серле йомгак булып,
Җырым калды сүтелеп юлымда.
Сез табарсыз килеп шушы эздән
Мине соңгы йөрәк җырымда.
Төрмәдә тикшерү вакытында да, үлем көткәндә дә, Җәлил үзен батырларча тоткан, тиңдәшсез рухи ныклык күрсәткән. Андре Тиммерманс аның турында: “ Мин кабатлап әйтәм: ул бик тыныч һәм батыр кеше, яхшы кеше иде”, - дип сөйли. Төрмә шартларында да ул иҗат зшеннән туктамый,үзенең хисләрен шигырь итеп кәгазь кисәкләренә терки.
1944 нче елның февралендә Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Империя баш хәрби суды аларны, “дәүләткә каршы җимерү эшләре” алып барганнары өчен, үле җәзасына хөкем итә. Үлем шул елның 25 августында тормышка ашырыла. Төрмәдәге Италия әсире үзенең көндәлегенә шаһитларның “татарлар елмаеп, батырларча үлделәр” дип сөйләгәннәрен язган.
Немец публицисты Леон Небельцаль 1968 нче елны Шарлоттнебург округының загс бүлегендә җәлилчеләрнең үлеме турында таныклыклар таба. Анда Плетцензее төрмәсендә 11 җәлилченең гильотинада үтерелүе сәгать һәм минутларына кадәр төгәллек белән теркәлгән. Менә алар: Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фуат Булатов, Гайнан Курмаш, Гариф Шамаев, Әхмәт Симаев, Габдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Фоат Сәйфелмөлеков, Әхмәт Әтнәшев, Сәлим Бухаров.
1956 нчы елның 2 ече февралендә СССР Верховный Советы Президиумы указы белән Муса Җәлилгә Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Җәлил белән бергә гильотинада башлары киселгән 10 каһарман егет соңлап булса да (1991 нче елны) I дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены белән бүләкләнделәр. 1994 нче елны Казандагы Җәлил һәйкәле янына аның белән бергә һәлак булганнарның барельефлары куелды, исемнәре ташка уелды.
Җәлил һәм җәлилчеләрнең батырлыгы сирәк очрый торган батырлыкка тиң. Алар халык батырлыгының символы дәрәҗәсенә күтәрелделәр. Җәлил, шушы батырлык турында шигьри тел белән дә сөйләп, үлмәс шигырьләр калдырды.
Үләм икән үкенечле түгел.... (Фатих Кәрим)
Сугышка китү- шатлык түгел. Әмма Ф.Кәрим моңа чиксез куана. Чөнки ул хәзер ил алдындагы бурычын чын ирләрчә үти ала. Фронтка барып җиткәч, 1942 нче елның 28 нче февралендә ул өенә болай дип яза: “Хәзер инде кулга корал тотып Туган ил өчен көрәшәбез. Зш күп, вакыт юк.... Тик сәламәтлек кенә булсын. Хәзер Ләйлә “минем әти Фронтта” дигән шигырен күкрәк киереп укысын инде. Әтисе аның фронтта...”
Ф.Кәрим, шул рәвешле, үзенең иң әүвәл кулына корал тотып сугышырга тиешлеген яхшы аңлый. Ләкин шагыйрь каләменең дә үткен корал икәнлеген инана.. Хатларында ул бу турыда гел искәртә. “ Вакыт аз, эш күп. Язарга, укырга тик йокыга тиеш булган сәгатьләрне генә файдаланам” (03.12.1942). “Язарга гына вакыт аз. Шулай да мин язмыйча яши алмыйм” (15.02.1943). “Минем язган әйберләрем уңышлы санала икән, моның төп сәбәбе шунда: канымны коеп сугышам, шуның турында шул хис белән язам” (16.06.1943). “Фронт сызыгындагы сугышчының көне ничек үтсә, минем дә көнем шулай үтә. Кайвакытларда шундый янарга – пешәргә туры килә, гимнастеркалар тозланып ката. Шул шартларда табылган вакытны иҗатка багышлыйм” (24.06.1943).
Ирек-азатлык кеше рухына нинди көч – канат бирә. Юкса көн-төн бертуктамый туплар шартлый, пуля ява – җирнең асты өскә килә. Йә яшәү, йә үлем! Икенең берсе. Башка юл юк. Язмыш кыл өстендә. Ф.Кәримдә дә дөньяның башка кайгысы юктыр кебек. Әмма алай түгел икән! Сугыш чоры – аның иҗатының да, шигъри осталыгының да иң югары ноктага күтәрелгән чагы. Фронт биштәреннән аерылмыйча, ул сәнгатьлелек ягыннан теләсә кайсы каләм әһелен көнләштерерлек: 150 гә якын шигырь, 8 поэма, 2 повесть, 1драма әсәре иҗат итте.
Ф.Кәрим сугыш чоры лирикасы кырыс чынбарлык күренешләренә нигезләнә. Лирик герое – сугыштагы солдат. Бу сугышчы – уйлары чынбарлыктан аерылмаган фәлсәфәче дә. Шигырьләрдә сугышның кешелек өчен фаҗига икәнлеге даими ассызыклана. Яшь нарат төбенә япь –яшь солдатны күмү күренеше, мәсәлән, вәхшәтне тагын да көчәйтеп җибәрә. Ак каен тәлгәшләрен дошман снайперын яшереп торуына да күңел тетрәнә. Сугыш берничек тә табигый була алмый. Шуның өчен сугыш чукмарларын – немец фашистларын мөмкин кадәр күбрәк юк итү кешелеклелек кабул ителә.
Фашист илгә үлем генә китерә,
Фашизмның таңы, язы юк.
Яшен уты белән күккә язып әйтәм:
Язы юкның яшәү хакы юк!
(“Бездә яздыр”)
Сугышның тагын бер фаҗигасе шунда: ул шагыйрь М.Җәлил, Ф.Кәрим, Г.Кутуй, композитор Ф.Яруллиннарны кулларына үлем коралы – мылтык алырга мәҗбүр итә.
Мин бер шагыйрь- тойгы, хис кешесе,
Яратам мин кошлар сайравын;
Мин – гуманист, сөям дөньяны,
Акмасын, дим җирдә кеше каны,
Гуманизм минем байрагым.
Ул гөнаһсыз сабыйлар, халыкның ирекле булуы хакына, шуларны саклау өчен, илгә басып керүчеләрне юк итәргә тиеш. Шулай итмгәндә, ил коллыкка дучар булачак.
Шагыйрь Туган илне иң мөкатдәс нәрсә итеп карый. Әлеге төшенчәгә үзе өчен кадерле булган барлык кешеләрне, халкын, җир – суларны һәм табигатьне кертә.
Илне саклап калу өчен сугыш, әлбәттә, корбансыз булмый. Фатих Кәрим болай дип яза:
Үлем икән, үкенечле түгел,
Бу үлемнең миңа килүе,
Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен
Сугыш кырларында үлүе.
Фатих Кәрим сугышта гаҗәеп кыюлыклар күрсәтә. Аның бик тиз офицер дәрәҗәсе алуы үзе бер могҗиза. Ул разведчик һәм взвод командиры була. Ләкин аңа җиңү шатлыгын кичерергә туры килми. Фатих кәрим 1945 нче елның 19 февралендә Көнчыгыш Пруссиядә (Калининград өлкәсе) һәлак була. 1955 нче елда ул Багратлоновск шәһәренең туганнар каберлегенә күчерелеп күмелә. Кабер өстендәге һәйкәлгә мондый юллар язылган: “Лейтенант Фатих Кәрим – татар шагыйре. Немец басып алучылары белән сугышта батырларча һәлак булды”.
Фатих Кәрим “Теләк” дигән шигырендә болай дип яза:
Дошманга ялкын сибүче
Җил булып барсам иде,
Тәвәккәлек, батырлыкта
Җыр булып калсам иде.
Шагыйрьнең бу изге теләге тормышка ашты. Ф.Кәримнең батырлыгы хәзер җыр булып яңгырый.
Аның Туган илгә бары шинеле һәм пуля тишкәләгән итекләре генә кайтты.
Хәмит Кави – Туган илнең турылыклы улы.
Туган илнең турылыклы уллары бик күп. Шулар арасында минем өчен иң якыны һәм үрнәк булып саналганы, якташым - Хәмит Кави.
Хәмит Кави 1906 нчы елда Чувашстан АССРның Козловский районы Әлмән авылында укытучы гаиләсендә туа. 1920-1026 нчы елларда Казан педтехникумында, 1926-1931 нче елларда Көнчыгыш пединститутның биология бүлегендә читтән торып укый. 1926 нчы елдан алып Казан мәктәпләрендә, техникумнарында биология һәм география укыта, бер үк вакытта әдәби – фәнни хезмәт белән дә шөгылләнә.
Хәмит Кави ел саен илебезнең төрле почмакларына сәяхәт ясый. Ул бик яшьтән тарихи урыннар белән кызыксына, Советлар Союзының казылма байлыклар чыга торган урыннарында була һәм шулар турында очерклар, маҗаралы хикәяләр яза. Ул хәтта Антрактидага барып җитә, бу турыда аның “Пионер каләме” (“Ялкын”) журналында язмасы да басылып чыга.
Яшь язучының 1030 нче елда “Кавказ таулары аркылы җәяү” дигән китабы басылып чыга.
Х.Кави барлыгы уннан артык китап чыгара. Шулар арасында “Идел буенда йөрү” (1931), “Кузбасска сәяхәт” (1934), “Сәяхәт” (1939) һәм башка китаплары бар.
1941 нче елның сентябрендә Хәмит Кави Совет Армиясе сафына китә һәм лейтенант булып хезмәт итә. Хәмит Кавиның сугыштан язган хатлары аша да безнең халкыбызның ил кырында батырларча көрәшүләрен белеп була. Мин аның фронттан җибәрелгән хатларын, аның турында мәкаләләрен күршеләребездә күреп алдым һәм таныштым. Аларның копияләрен алдым. Х.Кавиның “Пионер каләме” журналында басылган язмаларының копияләрен дә төшереп алдым.
Ул фронтта да иҗат эшен туктатмый. “Сугыш сәяхәте” дигән китап язу өчен материал туплый. “Туп һәм китап”, “Хаккый батыр турында” исемле китаплар язарга да әзерләнүе билгеле. Әмма ул үзенең матур хыялларын тормышка ашыра алмый кала. 1944 нче елның 15 нче июлендә Хәмит Кави Волынск өлкәсе Дружинополь авылы янындагы сугышта батырларча һәлак була.
Хатыны һәм улы утыз еллап аның каберенең кайда икәнлеген белмиләр. “Социалистик Татарстан” (хәзерге “Ватаным Татарстан”) газетасында Горохов шәһәренең изге урынында Татарстан улы – Хәмит Кавиның да булуы турында хәбәр итә. Менә шуннан соң Х.Кавиның хатыны Мәрьям Габдрахман кызы улы Илдар белән иренең кабере янында булып кайталар. Бу турыда Волынск өлкәсенең район газетасы хезмәткәрләре Дидык Олег Иванович “Словами об этом не рассказать” мәкаләсендә күңелләрне тетрәндерерлек итеп язып чыга (Бу мәкалә дә шулай ук төшерелеп алынды).
Алар һәрчак сафта.
Бөек Ватан сугышы җиңүле рәвештә тәмам булды. Хәзер инде без Бөек Җиңүнең 67 еллыгын билгеләп үтәбез. Бу сугышның җиңү белән тәмамлануында безнең татар язучыларының, шагыйрьләрнең дә өлеше зур булды: алар окоп стеналарына сөялгән хәлдә яки ял сәгатьләрендә көрәк өсләренә, котелок төпләренә куеп хикәяләр, сугыш очереклары, ялкынлы шигырьләр иҗат иткәннәр. безнең язучыларыбыз барысы да бер максатны – дошманны тизрәк тар-мат итүен күздә тотканнар. Аларның иҗат планнары киң булган, матур әдәбиятны сугыш чоры хәзинәләре белән баетырга хыялланганнар.
Менә сугышның беренче көннәрендә үк немец – фашистларга каршы күтәрелгән яшь язучы Мөсәгыйть Мостафинның фронттан язган хаты: “Мин әле менә дигән булып йөрим. Үзебезнең полк комиссарының секретаре. Сугышлар каты, окопларда ятабыз, бер ай буенча барган сугыш эпизодлары миңа сөйләп, язып бетерә алмаслык материаллар бирде. О, алар иҗат өчен алтын торалар бит!”
Безнең егетләр монда дошманнарның җенен өзәләр! Батырлар белән булу – батырлык бирә ул. Тишекле бер тиен кебек, зур җиңүләр белән әйләнеп кайтырбыз әле. Җиңү һәм гомер теләгез”. Тик Мөсәгыйть Мостафинның гомере сугыш кырында өзелә.
Әйе, аларның күбесе Туган илебезгә әйләнеп кайта алмады. Әнә бит алдагы биттә яу кырында ятып калган язучыларыбызның исемлеге китерелә.
Безгә аларның кадерле исемнәре генә калды, бүгенге көндә дә язучы – фронтовикларның әсәрләре укучылар тарафыннан яратып укылалар. Без алар белән горурланабыз. Аларның батырлыгы безгә үрнәк булып тора. Үзләренең гомерләрен илебезнең бәйсезлеге өчен биргән бу каһарманнарны без бервакытта да онытмабыз.
Бер кулында мылтык булды,
Икенчесендә каләм.
Сезнең батырлыгыгызга
Мин әле дә таң калам.
КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ
Л. Нечаев. Про желтые груши и красные уши
Фильм "Золушка"
Два петушка
Три орешка для Золушки
Фотографии кратера Королёва на Марсе