• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

"Иң гүзәл кеше икәнсез"

Опубликовано Гумарова Галина Александровна вкл 08.04.2012 - 20:47
Автор: 
Галятдинов Айнур

Сочинение

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon in_guzl_keshe_iknsez....doc33.5 КБ

Предварительный просмотр:

Галятдинов Айнур

Казан шәһәре

5нче гимназия

Иң гүзәл кеше икәнсез...

          Укытучым! Укытучы апам! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле, тылсымлы бу сүзләр!

         Беренче тапкыр мәктәпкә килгән сентябрь иртәсе күз алдыма килеп баса. Әниемне җитәкләгән килеш укытучы апабыз каршына килеп бастык. Ул, ягымлы елмаеп, безне үз тирәсенә җыеп алды. Аның күзләреннән нур сирпелә, әйткән сүзләреннән җылылык  бөркелә иде.

            Шушы көннән башлап ул безнең икенче әниебезгә әйләнде, сабый күңелләребезгә ачкыч таба белде. Һәрвакыт ягымлы, киң күңелле, гадел һәм искиткеч сабыр булды. Укытучыбыз безнең белән бергә шатланды да, көенде дә: безне чын кешеләр итеп тәрбияләргә тырышты; намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтте, һәрберебездә белем алуга аңлы караш, үз көченә ышаныч уята алды. Аның әйткән һәрбер сүзен истә калдырырга тырыша идек. Дәрес вакытларында иң актив укучы буласым килә иде минем.  Өй эшләрен дә һәрвакыт җиренә җиткереп эшли идем.    Чөнки...  Ярый, ни өчен икәнлеге әлегә сер булып торсын, сәбәбен соңрак язып китәрмен.

             Кем турында яза икән соң бу укучы, дип уйлыйсыздыр сез. Чыннан да, мин бит әле беренче укытучымның исемен язарга өлгермәдем. Фәридә Фәрит кызы – минем беренче укытучым. Ул – гимназиябездәге хөрмәтле укытучыларның  берсе. Зур тәҗрибә туплаган, үз эшенең остасы ул безнең укытучыбыз. Класстагы балаларның һәрберсенә аерым игътибар бирә, аларны белемле һәм тәрбияле кешеләр итеп үстерер өчен үзенең көчен, вакытын һәм осталыгын һич тә кызганмый Фәридә Фәритовна. Чөнки бала башлангыч сыйныфта нинди белем туплый, алга таба да укуын шуның нигезендә дәвам итә. Һәм без остазыбыз йөзенә кызыллык китермәскә тырышабыз. Аның белән без хәзер дә гимназиябездә еш очрашабыз. Фәридә апа белән очрашканда, әниемне күргәндәй рәхәт булып китә. Ул безнең укуыбыз белән гел кызыксынып тора, кирәк вакытта киңәшләрен дә бирә.

              Бу уку елында Фәридә Фәритовна үзенең юбилеен билгеләп үтте. Актлар залында зур бәйрәм булды. Без дә, укытучыбызга рәхмәтебезне белдереп, аны зур бәйрәме белән котлап чыгыш ясадык . Аның киләчәктә тагын да зур уңышларга ирешүен, сәламәт булуын, һаман да шундый ягымлы булып калуын теләдек.

              Хәзер алда әйтеп үткән серне чишсәм дә була торгандыр. Чыннан да, мин өй эшләрен аннан-моннан гына әзерли алмый идем. Чөнки минем әнием дә - укытучы. Ул минем киләчәктә ныклы белемле, тормышта кешеләргә файдалы булып үсүемне тели. Ә моның өчен күп тырышырга, барлык көчеңне куярга, шуның өстенә әле әниемнең  йөзенә кызыллык китермәскә дә кирәк.

               Укытучы һөнәренең нинди авыр һәм җаваплы эш икәнлеген мин әнием аркылы яхшы беләм. Шуңа да барлык укытучыларга  зур хөрмәт белән карыйм. Балалар бакчасына йөргәндә әниемнең төне буе утырып дәфтәрләр тикшергәне, киләсе дәресенә әзерләнгәне хәтеремдә. Бик ярдәм итәсем килә иде ул вакытта, ләкин мин әниемнең укучыларыннан кечерәк идем шул. Әнием ничәмә-ничә баланы укырга, язарга, санарга өйрәткән, тәрбия биргән. Әле хәзер дә мәктәпне моннан 10-15 еллар элек тәмамлаган егет-кызлар әниемә чәчәкләр алып киләләр, рәхмәт әйтәләр. Әниемнең шул чакта ничек дулкынлануын һәм шул ук вакытта горурлануын күрсәгез иде сез! Әле кайчан гына бу егет һәм кызлар, парта артына утырып, хәрефне хәрефкә ялгап, иҗек төзеп утырганнар. Ә хәзер инде алар үзләре дә һөнәрле. Кайсы табиб, кайсы шәфкать туташы, ә кайсы эколог. Кемнәр генә юк алар арасында!

              Дөньяда һөнәрләр бик күп, әмма, минем уйлавымча, иң җаваплысы – укытучы эшедер. Күренекле галимгә дә, атказанган артистка да, бөек шагыйрьгә дә укытучы белем биргән. Хәтта президентны да кайчандыр әнисе зур сумка тоттырып мәктәпкә озаткан бит. Ә аны мәктәптә елмаеп укытучысы каршы алгандыр...

              Беренче укытучымның тырышлыгы, әниемнең киңәшләре бушка китмәде. Мин бүгенге көнгә хәтле уку алдынгысы булып торам. Хөрмәтле укытучыма зур рәхмәтемне белдерәм. Сезнең урыныгыз һәрвакыт минем күңелем түрендә булыр!

              2010нчы ел Укытучы елы дип игълан ителде. Мин барлык укытучыларга да шатлыклы көннәр телим. Укытучыларыбыз, сез гомерегез буе балаларны тәрбиялисез, белем бирәсез, ышаныч, өмет, җылылык бүләк итеп, балаларның көннәрен яктыртып яшисез. Киләчәктә дә бик күп сабыйларга белем бирергә, бик күпләрнең күңел түрләрендә иң кадерле, иң гүзәл кеше булып сакланып калырга язсын сезгә, хөрмәтле укытучыларыбыз!


Поделиться:

«Течет река Волга»

Рисуем лыжника

Петушок из русских сказок

Снежная сказка

Денис-изобретатель (отрывок)