Сочинение на тему "Мои земляки в истории России"
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 180.5 КБ |
Муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениясе
“4 урта гомуми белем бирү мәктәбе”
“Россия тарихында минем якташларым”
дип исемләнгән бөтенроссия конкурсы
“Атылган бөркет”
темасына инша
Эшне башкарды:
9 А сыйныфы укучысы
Шайдуллина Гүзәлия Илсур кызы
Җитәкче: татар теле һәм
әдәбияты укытучысы
Шайдуллина Дилфәрә Наил кызы
Яр Чаллы шәһәре
2011/2012 нче ел
Әүвәл күтәрә алмастай күк тоелган кайгы-хәсрәтләрне күтәрешергә булыша белгән Вакыт галиҗәнәпләренең дә үз кимчелеге бар: ул көннән-көн, айдан-айга, елдан ел артка чигенә, бездән ераклаша. Ул ераклашкан саен, безнең бүген белгәнебез иртәгә кимүгә, берсекөнгә онытылуга бара. Килер буыннар өчен хәтер булып бары тик бүгенгеләрнең сөйләгән сүзләре кала. Вакыт аларны да юа-тоныкларында, тарих булып кәгазьгә төшкән язма истәлекләр генә теркәлә.
Мин бүген үткәнне, бабамнарның буыннан-буынга күчә торган батырлыклары хакындагы истәлекләрне барларга булдым. Ә 9 нчы сыйныф укучысы инде үткәнен белергә, киләчәген күзалларга тиештер дип уйлыйм мин. Елга берничә тапкыр Минзәлә районының Бикбау, Матвеевка авылларына кайтырга туры килә миңа. Бу авыллар минем әти-әнием туып-үскән җир, бабамнар яшәгән төбәк. Аларның һәм бабамнарның сөйләүләреннән мин “Минзәлә - икенче фронт” дигән гыйбарәнең дөрес икәнлегенә инандым.
Сугыш... Күпме ачы күз яшен, кайгы-хәсрәтне үз эченә алган бу шомлы сүз. Шул сүзне әйтүгә әби-бабайларның күзләреннән кайнар яшь атылып чыга. Бу шомлы сүзне ишетүгә, күз алдына янып каралган иген басулары, ятим калган сабыйлар, газиз ирләрен, сөекле балаларын югалткан аналар килеп баса. Бу сугыш тарихка “канлы хәрефләр” белән язылган илне яклаган кешенең гомерен кискән ул.
Ил язмышына, аяз күк йөзенә, матур киләчәккә, илебез тынычлыгына куркыныч янаганда, кем генә битараф кала алыр икән?! 1941 – 1945 нче еллардагы сугыш афәте бер генә шәһәрне дә, бер генә районны да, бер генә авылны да читләтеп узмаган. Ул авыл халкына да бик күп кайгы күз яшьләре алып килгән.
Минзәләдә Бөек Ватан сугышына багышланган музей бар. Шунда әти - әнием белән кереп, кайбер язмаларны, истәлекләрне карап чыктык. Музейда сугыш елларында тупланып калган архив кәгазьләре сакланган. Чыннан да, безнең төбәк сугыш елларының бар ачысын-михнәтен үз җилкәсендә татып белгән икән. 1941 нче елның 3 июль көнендә Мәскәүнең 46, 27, 51, 13 нче номерлы балалар йортларын һәм интернатларын безнең Минзәлә каласына күчерү хакында махсус фәрман чыккан. 65 сабыйдан һәм 19 тәрбиячедән торган тәүге ятимнәр йорты Минзәләгә 1941 нче елның 21 нче июлендә килеп җиткән. Аларның барысын да район үзәгенең үзендә генә урнаштырып калдырганнар. Мәскәүнең Красная Пресня районыннан эвакуацияләнгән 240 кеше 22 нче июль көнне Минзәлә пристанена килеп төшкән. Моның ише “мобилизация эшелоннары” август-сентябрь айларында да туктап тормаганнар. 41 нче елның ахырына эвакуацияләнгән кешеләрнең гомум саны 2614 кә җиткән булган.
(Минзәләгә беренче эшелон белән 1941 нче елның 21 июлендә килгән качаклар исемлеге)
Үзенә күпләрне сыендырган Минзәлә тыл хезмәте геройлары белән генә түгел, Советлар Союзы Геройлары белән дә данлыклы. Әтием тумышы белән Иске Матвеевка авылыннан. Сугыш чорында бу авылдан 262 кеше фронтка киткән, шуларның 166 сы һәлак булган, хәбәрсез югалган. Бары тик 96 солдат тән һәм күңел җәрәхәтләре белән туган якларына әйләнеп кайткан. Һәлак булган авылдашлары хөрмәтенә авылда мемориаль һәйкәл салынган. Иске матвеевкалыларның иң зур горурлыгы – Советлар Союзы Герое, генерал-полковник Василий Николаевич Гордов.
Василий Николаевич Гордов
Ул 1896 нчы елның 12 нче декабрендә туган. Милләте –рус. 1918 нче елдан Кызыл Армия сафларында. Гражданнар сугышында укчылар полкы белән җитәкчелек итә. Бөек Ватан сугышы алдыннан В. Гордовка генерал-майор дәрәҗәсе бирелгән. Сугыш башыннан – 21 нче армиянең штаб начальнигы, ә 1941 нче елның октябрендә командующие итеп билгеләнгән. 1943 нче елда ул генерал-полковник дәрәҗәсен алган. 1944 нче елда аны Мәскәүгә чакыртып алганнар һәм 3 нче гвардия армиясе командующие итеп билгеләнүе хакында приказны җиткергәннәр. Шул армиясе белән ул Висла, Одер елгаларын кичкән, Праганы азат иткән, Берлинга барып җиткән. Висла һәм Одер операциясендә Гордов үзен талантлы хәрби җитәкче итеп күрсәткән һәм уңышлы үткәргән операциясе өчен аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Ләкин шунысы аянычлы каһарман якташыбызның җирләнгән урыны соңгы елларга кадәр билгеле булмый. Күптән түгел генә туганнарының эзләнүләре нәтиҗәсендә батырның гәүдәсе Самара шәһәрендә күмелгәнлеге ачыклана.
Без, яшьләр, сугыш афәтен, аның бөтен фаҗигасен язучыларыбыз, шагыйрьләребез язган әсәрләр аша, бабаларыбыз сөйләгәнне тыңлап кына күз алдына китерәбез. Әмма теләгебез бер: Бөек Ватан сугышы, Әфган, Чечня сугышлары кебек сугышлар кешелек дөньясындагы иң соңгы сугышлар булсын иде.
Кеше гомере – уянып килүче табигатьне сизелер-сизелмәс кенә сыйпап үткән таң җиле кебек. Ул шулкадәр кыска ки, әйләнеп карарга һәм нәрсәдер аңларга да өлгерә алмыйсың.
Сугыш кинолары караганда да йөрәк сыкрый, күңел елый. Ләкин хәзер киноларда күбрәк вәхшилекне, комсызлыкны үз эченә алган фильмнар күрсәтәләр. Әби-бабаларыбыз табынган тарихтан бары тик гаеп кенә табыла тора.
Үткәннәр буыннан-буынга тапшырылса гына киләчәк ышанычлы кулларда булыр. Алар яшәгән чор, аларның үткәне бервакытта да онытылырга тиеш түгел. Бабаңнар кылган һәр изге гамәл үзе батырлык ул. Аларны без өйрәнергә һәм сакларга тиешбез.

В.А. Сухомлинский. Самое красивое и самое уродливое

ГЛАВА ТРЕТЬЯ, в которой Пух и Пятачок отправились на охоту и чуть-чуть не поймали Буку

Загадка Бабы-Яги

Бенгальские огни

Снегири и коты