Сочинение, написанное на конкурс
Вложение | Размер |
---|---|
yul_iminlege._sochinenie.doc | 36 КБ |
Кызыл, сары, яшел алмаллар.
Нәфисәнең дәрес әзерли торган өстәле бакча якка караган тәрәзә каршында ук. Уйланып утырган кыз һич тә дәрескә күңел биреп тотына алмады. Бик күңелсез, ямансу аңа. Җитмәсә җәйнең ямьле, ә көзнең шатлыклы бәйрәм көннәрен моңсу, яңгырлы көз алыштырды. Яңа рәссам исә, яшел дөньяга сагышлы сары да, уттай кызыл да яңа төсмерләр өстәде. Ә шулайда матур табигать. Аның матурлыгына сокланып, Нәфисә ачык тәрәзәдән үрелеп бакчага күз салды. Гүя аны үчекләп, бакчадагы алмагачлардан шап-шап алмалар коелды. Яңгырлардан соң яшәреп киткән чирәм өстендә кып-кызыл, сап-сары , ямь- яшел алмалар тәгәрәшеп ята... Кинәт искән җилдән китап- дәфтәрләр өстенә көзге яфраклар да сибелде. Алар арасында кызгылт, сары, яшелләре дә бар. Яфраклардан ул букет ясады. Соңгы вакытта бу өч төс һич тә Нәфисәнең күз алдыннан китми....
Игезәк туганы Рәфисә белән Нәфисә быел беренче класска мәктәпкә укырга керделәр. Икесенә дә пардан ак алъяпкычлы матур форма, туфлилар алуларын, алдан ук уңайлы рюкзакларга китап – дәфтәр, уку әсбаплары тутырып мәктәпкә әзерләнүләрен искә төшереп, Нәфисә елмаеп та куйды.
Ә беренче сентябрь көнне, чәчләренә ап-ак бантиклар үреп, коңгырт күлмәк өстеннән ак канатлы аляпкычкычлар бәйләгән кызларны бәйрәмчә бизәлгән яңа мәктәп, укытучылар каршылады. Чәчәкләргә күмелеп балкып утырган мәктәпкә, бик күп белә торган ягымлы укытучы апа янына бергәләп укырга йөрергә бик рәхәт иде аларга. Күпме кызыклы нәрсәләргә өйрәтәләр икән бит мәктәптә! Әлегә чын билге куймасалар да, тырыш кызларның дәфтәрендә “йолдыз”лар күп җыелды. Әти-әниләре кызларның яхшы укуларына куанып, аларны мактап та куйды.
Ә беркөн үсенеп киткән кызлар әби белән бабайны да шатландырып кайтырга исәпләделәр. Ул көнне алар өч йолдыз ук эләктерде бит! Әбиләре ерак тормаса да, тыз-быз машиналар йөреп торган юл аркылы чыгасы бар. Кызлар “зебра” дип аталган җәяүлеләр юлыннан светофорга карап ничек чыгасын яхшы беләләр. Балалар бакчасына йөргәндә ГАИ инспекторлары килеп кызыклы бәйрәм үткәргәннәр иде. Мәктәптә дә укытучы апалары белән дәресләрендә дә юл йөрү кагыйдәләрен гел искә төшереп торалар. Әти-әниләр дә көн дә кисәтеп торырга онытмыйлар.
Тик бу якты дөньяга да Нәфисәдән 15 минутка ашыгып туган Рәфисәнең әбиләргә дә беренче барып җитәсе килде. Яшел ут янганны сабыр гына көтеп торган Нәфисәгә “Машиналар калмады инде, мин чыга торам”- диде дә, җитәкләнгән кулын кисәк ычкындырып алга ыргылды . Ә чаттан килеп чыккан машинаны ул абайламый калды шул...
... Шифаханә бүлмәсе... Анда әле кайчан гына кара дулкын чәчләрен ак күбәләк-бантиклар бизәгән кызчык ята. Бүген аның башын ап-ак марля белән бәйләгәннәр, аягындагы ак гольфиларны ак гипс алыштырган. Янында ак халатлы врачлар, шәфкать туташлары кайнаша....
Рәхмәт сиңа, мизгел, Рәфисәне аяусыз үлемнән чирек адымга читкә этәргәнең өчен!
Рәхмәт сиңа, шофер абый, түземсез кызчыкны таптатмас өчен машинаңны туктата алганың өчен!
Рәхмәт сезгә , ак күңелле докторлар, нәни кызга, шофер абыйга вакытында ярдәм иткәнегез өчен!
Рәхмәт сиңа, Ходай, сабый һәм шофер гомерен саклап калган өчен!
... Берничә көннән хәле уңайлана башлаган Рәфисә күзләрен ачты. Тумбочка өстендәге вазада кызыл, сары, яшел яфраклардан төзелгән көзге букет елмаеп утыра. (Бу әлбәттә Нәфисә бүләге. ) Янәшәдә әнисе һәм әтисе.
... Кинәт ишек ачылды.Анда култык таягына таянган, аягы һәм башы ак марля
бәйләгән абый күренде.
-Хәлең ничек, сеңлем?- дип сорады ул, Рәфисәдән.
Рәфисә керфекләрен түбән төшерде, энҗедәй күз яшьләре кызның алсу битеннән
тәгәрәде, ул ары тик:
Шофер абый елмаеп, аңа алмалар сузды.
Берсеннән - берсе матур кызыл, сары, яшел алмалар гүя:
“Сак булыйк зур юлларда
Юлыкмыйк хәвефләргә! ”- дип кисәтәләр кебек иде.
Утар- Аты төп гомуми белем мәктәбенең
9 класс укучысы
Гөлнур Гайфуллина
Субаш-Аты авылы.
Сверчок
В.А. Сухомлинский. Самое красивое и самое уродливое
Для чего нужна астрономия?
Загадочная система из шести экзопланет
Рукавичка