статья об электриках
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 36.5 КБ |
“Якты һөнәр ”
Кичен барлык йортларда, урамнарда, кибетләрдә ут балкый. Ут яктысында без дәрес хәзерлибез, әниләр аш-су әзерли. Илебезне меңнәрчә километрларга сузылган электр чыбыклары урап алган. Ә ул чыбыкларны сузып, өйләргә ут кертүче абыйлар – электриклар була. Аларның һөнәре аеруча куркыныч. Бер саксыз адым, ялгыш ялганган чыбык та һәлакәткә китерергә мөмкин.
Безнең мәктәп янында да электр баганалары алыштыралар. Мин ул абыйларны гел күзәтәм.Алар багана башларына менеп әллә ниләр эшлиләр. Кар яуса да, буран булса да эшләрен дәвам итәләр. Үз гомерләрен куркыныч астына куеп булса да безгә яктылык бүләк итәләр.
Якты һөнәр ияләренә карап мин сокланам да, кызыгам да. Бу бик кирәкле һәм мактауга лаеклы хезмәт.
Баһавиев Данил Данис улы.
Күәм урта мәктәбе, 4 нче сыйныф укучысы.

Интересные факты о мультфильме "Моана"

Музыка космоса

Вокруг света за 80 дней

Простые летающие модели из бумаги

В Китае испытали "автобус будущего"