• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Минем олы әтием.

Опубликовано Яруллина Ильсия Шаукатовна вкл 01.03.2013 - 21:34
Автор: 
Ахметова Алия Айдаровна

Сочинение посвященный участнику Великой Отечественной войны.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл minem_oly_tiem.docx15.02 КБ

Предварительный просмотр:

1

Ф.И.О.автора

Ахметова Алия Айдаровна

2

Место учебы

«Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 11нче урта гомуми белем мәктәбе» МББУ

           5нче сыйныф

                                     Минем олы әтием.

Минем исемем Алия. Мин Яшел Үзән шәһәрендә яшим. Унберенче мәктәптә, 4 нче сыйныфта укыйм. Мин сезгә дәү әтиебезнеӊ әтисе - олы әтиебез - Нигъмәтҗан  улы  Галимҗан  Әхмәтов турында сөйләргә телим.

 Галимҗан бабам 1914 елда туган,  Сабантуйлар батыры - көчле көрәшче булган. Сугыш чыкканда олы әтиемә 27 яшь була. 1941 нче елныӊ 25 июнендә ул  илебезне фашист илбасарларыннан азат итү өчен, сугышка китә. Сугышта 1нче Белорусь фронтында саперлар полкында  хезмәт итә.

Аӊа Курск дугасындагы сугыш мәхшәрендә катнашырга туры килә. Каты сугышларда аягы,  кулы яраланып госпитальгә эләгә. 4айдан соӊ,  яралары төзәлгәч, яӊадан фронтка китә. Бу юлы аӊа Кенигсберг, Польшаны азат итүдә катнашырга туры килә. Шулай  халыкларны фашист коллыгыннан азат итә-итә Германиягә кадәр барып җитә. Рейхстагны алуда катнаша. Орден, медальләр  белән бүләкләнә. Ләкин олы әтием өчен сугыш Германиядә тәмамланмый әле. Фашист илбасарларын җиӊгәннән соӊ,  аларныӊ дивизиясен  Ерак Көнчыгышка - Япон самурайларына каршы көрәшкә җибәрәләр. Бу сугыштан да ул җиӊеп, 1947 нче  елда исән-сау әйләнеп кайта.

Сугыштан соӊ  авылдагы хатын-кызлар,  яшүсмер балаларга тормыш бераз җиӊеләя. Ир-егетләрнеӊ исәннәре сугыштан кайтып эшкә керешәләр. Олы әтиебез  дә сугыштан соӊ  кул кушырып өйдә утырмый. Җиӊ сызганып колхозда эшкә керешә.Әмма 1968 нче елны,  сугыш яралары ачылып, ул безнеӊ арабыздан китеп бара.

Менә шундый истәлек –хатирә саклана безнеӊ гаиләбездә.Олы бабам турында миӊа  әтием сөйләде, ә әтиемә  дәү әтием сөйләгән.  Галимҗан бабабыз безнеӊ гаиләбезнеӊ горурлыгы,  безнеӊ  өчен иӊ «Олы» кеше ул.


Поделиться:

Простые летающие модели из бумаги

Старинная английская баллада “Greensleeves” («Зеленые рукава»)

Прекрасная химия

Загадочная система из шести экзопланет

Шелковая горка