Укучының әтисенә багышлап язылган шигыре.
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 13.2 КБ |
Әтиле кеше – бәхетле кеше.
Һәр кешенең әтисе бар,
Әтием бар минем дә!
Әтием кебек кадерле
Юк минем бер кешем дә.
Әтием эшкә китсә,
Без сагынып көтәбез.
Кичне җиткерә алмыйча,
Көтеп арып бетәбез.
Әтием эшкә китә дә
Кич белән арып кайта.
Арып кайтса да, әтием
Безне сагынып кайта.
Әтиле кеше бәхетле,
Бәхетле мин үзем дә
Әти, – диеп эндәшүгә
Ачылып китә йөзем дә.
Таҗиева Рузилә
3 сыйныф
Айбаш мәктәбе

Аэродинамика и воздушный шарик

Кто грамотней?

Чайковский П.И. "Детский альбом"

Центральная часть Млечного пути приоткрывает свои тайны

Флейта и Ветер