• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Гөлләр иле.Әкият

Опубликовано Тинбакова Римма Варисовна вкл 03.04.2013 - 19:01
Тинбакова Римма Варисовна
Автор: 
Шакирова Айгөл Равил кызы

Әлеге әкияттә экологик проаблема күтәрелә. Без яшәгән тирә як мохитның пычратылуы, имгәнүе авторга тынгылык бирми

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon shakirova_kiyat.doc31.5 КБ

Предварительный просмотр:

        Шакирова Айгөл Равил кызы,

 Азнакай шәһәре 3 нче урта мәктәбенең

7 нче сыйныф укучысы.

Укытучысы: Тинбакова Римма Варис кызы.        

                                                 Гөлләр иле

Әкият

       Борын-борын заманда түгел, безнең көннәрдә яшәгән Айсылу исемле бер матур кыз. Матур гына булмаган ул, ә бик ягымлы да, пөхтә дә, нечкә күңелле дә булган. Табигатьне, дөньядагы барлык җан иясен яраткан.

       Көннәрдән бер көнне Айсылуга әнисе бер әкият сөйләгән. Әкияттә Гөлләр иле  дигән бер ил турында сүз барган. Анда барлык тирә-юньдә гөлләр, чәчкәләр үсә икән. Аларның хуш исләреннән башлар әйләнә, ди. Агачларда нинди генә кош сайрамый! Күктә яп-якты кояш балкый! Иссә, талгын гына назлы җил исә дә,  яуса , ягымлы җылы яңгыр ява, ди. Кешеләр дә биредә гел көләч, елмаеп кына йөриләр, тырышып хезмәт итәләр, шат яшиләр.

      Айсылу әкиятне тыңлый-тыңлый йоклап киткән...

      Икенче көнне кызчык көне буе Гөлләр илен уйлап йөргән. Шул илне барып, үз күзләре белән күрәсе килгән аның. Ниһаять, карарга килгән: Гөлләр иленә юлга чыгарга!

     Өйгә йөгереп кереп, тиз-тиз өстәлдән юлга дип азык җыйган да чыгып киткән кызчык. Бара икән, бара икән. Юл ерак. Урманга да якынлашкан. Инде кич тә җитә башлаган. Караңгылана төшкән. Ә Гөлләр иле һаман күренмәгән. Җитмәсә, Айсылу әнисенә дә әйтмәгән бит. Кичкә каршы юлга чыгуына да үкенә башлаган. Агач төбенә утырып елап та җибәргән Айсылу. Елап арыгач, йоклап та киткән. Иртә белән уянып китсә, янында куян утыра. Куян телгә килеп:

  1. Кем син? –дип сораган?

    Кыз куянның сөйләшә белүенә аптырап та, бераз гаҗәпләнеп тә, тотлыга-тотлыга җавап кайтарган:

  1. Мин – А-айсылу атлы кыз? Ә син кем?

   Соравының бераз мәзәгрәк чыгуына кыенсынып киткән үзе- каршында куян утыра, ләбаса, ә ул - “Кем син?” имеш. Куян аптырап калмаган:

  1. Мин –Куян? Кая барасың? Һәм монда нишләп утырасың? – дип сорау куйган.
  2. Гөлләр иленә. Бик күрәсем килгән иде ул гаҗәеп илне. Анда барлык тирә-юньдә гөлләр, чәчкәләр үсә икән. Аларның хуш исләреннән башлар әйләнә, ди. Агачларда нинди генә кош сайрамый! Күктә яп-якты кояш балкый! Иссә, талгын гына назлы җил исә дә,  яуса , ягымлы җылы яңгыр ява, ди...Тик аның кайда икәнен белмим. Адаштым, ахрысы, мин.
  3. Юк-юк, адашмадың, бик дөрес юнәлештә барасың. Мин шул илдән бит. Гөлләр иленнән. Тик...- диюгә, куян кинәт моңсуланып киткән.
  4. Ник моңайдың, дустым?
  5. Киттек минем арттан. Күрсәтим үзеңә Гөлләр илен, - дигән куян һәм кузгалган.

     Айсылу да аның артыннан ияргән. Баралар икән, баралар икән. Бераз баргач, урманны чыкканнар һәм... алларында сәер күренеш барлыкка килгән. Тирә-якта агачлар үсә, тик алар купшыланып утырмый. Кошлар да сайрамый агачларда. Болын тулы чәчәк урынына кайчандыр шаулап атып утырган, хәзер инде сулып корыган сабаклар. Үлән дә бик сирәк күренә. Хәтта кояш та моңсу карыйдыр төсле тоелды Айсылуга.

      Кызчык көтелмәгән күренешкә аптырап, сорау тулы күзләре белән  куянга карады. Куянның күзләрендә - мөлдерәп торган яшь тамчысы иде. Бераздан ул телгә килде:

  1. Минем илем бик матур иде: тирә-юньдә гөлләр, чәчкәләр үсә. Аларның хуш исләреннән башлар әйләнә. Агачларда нинди генә кош сайрамый! Күктә яп-якты кояш балкый! Иссә, талгын гына назлы җил исә дә,  яуса, ягымлы җылы яңгыр ява иде. Тик бетерделәр илемне... Усал кешеләр килде бирегә, нидер төзеделәр, нидер ясадылар, җирдән ниләрнедер суырып алдылар. Ашыга-ашыга, кабалана-кабалана йөрделәр. Уңга-сулга карамадылар. Күзләренә ак-кара күренмәде. Кирәген алгач, киттеләр. Бетте, илем, сулды табигать. Кайларга барырга хәзер? – куян елап җибәрде.

         ...Айсылу дерт итеп күзләрен ачып җибәрде. Фу! Төш икән, ләбаса. Әнисе тавышына эреп йоклаган.  Ләкин нинди куркыныч төш!  Айсылу йөгереп тышка чыкты. Күктә - кояш. Ничек яктырта! Бакчада- агачлар. Ботакларында кошлар сайрый. Болынга күз төшерде: нинди ямьле күренеш!

      Чү! Еракта нефть вышкалары калкып күренә... Йөрәге жу итте Айсылуның. Төштәгечә, туган як табигатенә зыян салмыйлармы кешеләр? Алларын-артларын карап йөриләр микән? Куян нишли икән анда, елап утырмыймы?

  1. Абыйлар! –дип кычкырасы килде аның. Күңеленнән: “Мин үскәч...”-дип уйлады.

         

       

                                                                             

       

     


Поделиться:

Фокус-покус! Раз, два,три!

Две лягушки

Будьте как солнце!

Приключения Тома Сойера и Гекельберри Финна

Повезло! Стихи о счастливой семье