Табигатьне саклау - бүгенге көннең актуаль мәсьәләләрнең берсе. Укучыларны да бу нәрсә борчый, кулга каләм алырга этәрә.
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 11.51 КБ |
Соң булмасын...
Яшел Үзән минем яшел калам,
Җисеменә туры килерлек.
Төз наратлар, яшь чыршылар анда-
Иркен сулап кына йөрерлек.
Тик нигәдер соңгы вакытларда
Әрни минем сизгер йөрәгем.
Саксыз караш гүзәл табигатькә,
Уйламыйбыз аның кирәген.
Уйламыйбыз, вәхшиләрчә суырабыз
Нефть, күмер – башка кирәген.
Белмибезме: Җир Ананың безгә
Фаҗигалар белән түләрен?
Урманнарга баргач, һава сулап,
Үткәрәбез ялыбыз көннәрен.
Белмибезме: бездән калган чүп-чар
Авырулар алып килгәнен?
Җәйләр җиткәч, Идел кочагында
Рәхәтләнеп сулар кергәнен,
Белмибезме: шул елгада һәр ел
Бер тереклек төре үлгәнен.
Белик инде, хәзер вакыт җитте,
Бик тирәнтен безгә уйларга.
Чаң сугамын! Соң булмасын иде...
Өмет итәм якты уйларга.

Нас с братом в деревню отправили к деду...

Ласточка

Басня "Две подруги"

Афонькин С. Ю. Приключения в капле воды

И тут появился изобретатель