• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Куян һәм бүре

Опубликовано Асхабиева Лилия Фаиловна вкл 16.04.2013 - 22:27
Автор: 
Нотфуллин Ильмир

Әкият

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kuyan_hm_bure.doc35.5 КБ

Предварительный просмотр:

Куян һәм бүре.

Борын-борын заманда булган ди бер авыл. Ул авылга ай саен куяннар җыела торган булган. Менә бервакыт бер куян дусларыннан адашып калган. Күпме генә эзләсә дә дусларын тапмаган. Шулай аптырап йөргәндә, аңа бер ялгыз бүре очраган. Куян аңа үзенең хәлен сөйләп биргән. Алар шул көннән башлап бергә яши башлаганнар. Бергә ашаганнар, бергә йоклаганнар, бергә күңел ачканнар: биегәннәр, җырлаганнар. Шулай уйнап – көлеп йөргәндә, болар бер сазлыкка килеп чыкканнар һәм сазлыкның икенче ягына чыгарга булганнар. Куянның гәүдәсе җиңел булгач, тиз-тиз генә сикереп чыгып киткән. Ә бүре бер сикерүдә үк бата башлаган. Күпме генә кычкырса да, куян ярдәм итмәгән. Бүре көчкә бу сазлыктан котылган. Шул көннән башлап аларның дуслыклары да беткән.


Поделиться:

Ералаш

Сладость для сердца

Девчата

Соленая снежинка

Снеговик