Габдулла Тукай укуларында " Каурый каләм- 2013" конкурсында уңышлы дип табылган иҗат эше.
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 11.02 КБ |
Тукайлы милләт
Язлар безгә бүләк итте аны,
Язлар алып китте кинәттән.
Шундый гади, асыл зат туган
Кимсетелгән бөек милләттән.
Кимсетелсә, изелсә дә халык
Саклый белде иман, калебен,
Шуңа туды : Тукай, Җәлил , Туфан...
Белик кенә алар кадерен.
Милләт өчен җанын биргән алар,
Милләт өчен көн-төн көрәшкән.
Корал түгел ныклы кулларында
Үткен каләм, чиста ак дәфтәр.
Тукай әйткән: “Син каршымда
Бар нәрсәдән изге һәм хөрмәтле”;
Булса иде һәрбер кардәш өчен,
Җандай якын татар милләте.
Күз сал әле Былтыр, Шүрәлегә,
Су анасы барын онытма!
Син дә кардәш, татар милләтенең
Тамырларын берүк корытма!

Галка в чужих перьях

Тупое - острое

Ёжикина Радость

Гном Гномыч и Изюмка. Агнеш Балинт

Снежная зима. Рисуем акварелью и гуашью