• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Җәй могҗизалары

Опубликовано Гафарова Гульнара Галимхановна вкл 27.08.2013 - 20:37
Автор: 
Гафаров Руслан

Җәй темасына багышланган иҗади эш

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon insha.doc29.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                    Гафаров Руслан, 3а класс                                          

                                          ИНША                      

                                       Җәй могҗизалары.

     Июнь-чәчәкләр ае. Шушы айда болын-кырлар гына түгел,юкәләр дә чәчәккә күмелә. Бу айда бал кортлары армый-талмый эшлиләр,бал җыеп калырга тырышалар.

     Июньдә кешеләр дару үләннәрен җыялар.Чөнки күп кенә дарулар чәчәкләрдән ясала.Безнең республикабызда чәчәкләрнең ниндиләре генә юк!

     Беркөнне без дә-әбием,сеңлем һәм мин-урманга дару үләннәре җыярга киттек. Әйләнә-тирәдәге матурлыкка сокланып,әбием күрсәткән дару үләннәрен җыя торгач,шактый ардырды.Без чишмә буенда ял итәргә туктадык.Бит-кулларыбызны юып,чишмәнең саф суын эчкәч,арыганнар онытылды.Өйгә дару үләннәре җыюбызга  шатланышып кайттык.                  

     Июнь ахырында җиләкләр дә өлгерә башлый.Мин каен җиләген җыярга яратам.Каен урманында кошлар җырын тыңлый-тыңлый иртәнге чыклы үләннәр арасыннан кызарып пешкән җиләк җыюдан да рәхәт мизгел бар микән?!Савытың тулгач, аның хуш исенә исереп матурлыгына сокланып бер мәл карап торсаң.Ә җиләк сине һаман җибәрми.Үлән арасында җемелдәп, кызыктырып тора. Аның тәме... Бернинди экзотик җимешләр дә алыштыра алмый безнең урманнарда пешкән каен җиләгенең тәмен!


Поделиться:

Горка

Извержение вулкана

Рисуем лошадь акварелью

Н. Гумилёв. Жираф

Рыжие листья