Әлеге эзләнү эшендә, барыннан да элек, С.Хәким поэзиясендә туган як темасын ачыклау бурычы куелган иде. Билгеле булганча, һәрбер шагыйрь өчен актуаль һәм газиз булган уртак темалар байтак: туган ил, туган як һәм туган туфракны сагыну; туган җирнең гүзәл табигате, аның урман-кырлары, инеш-чишмә-елгалары, урманнары... Әнә шуларга багышланган шигырьләр һәрбер шагыйрьдә, шул исәптән Сибгат Хәкимдә дә бар.Биредә С.Хәким шигъриятенә генә хас аерым үзенчәлекләрне тагын бер тапкыр күрсәтеп үтәргә кирәк. Барыннан да элек, Сибгат Хәким шигърияте аның катлаулы тормыш юлы белән тыгыз бәйләнгән, шагыйрьнең бик күп иҗат җимешләре үз автобиографиясенең турыдан-туры чагылышы булып тора. Бәлки нәкъ әнә шуңа күрәдер, аның шигъриятендә иркен болыннары, туган як каеннары, чишмәләре-таулары ярдәмендә гәүдәләнеш тапкан җирсү темасы; башка бер генә шагыйрьдә дә бу кадәр тирән һәм киң чагылыш тапмаган туган як темасы урын ала.Тулаем Сибгат Хәким шигърияте-иң изге хисләр, якты хыяллар-өметләр белән сугарылган иҗат!
Сибгат Хәкимнең иң мактаулы сыйфатларыннан берсе - әдәбиятыбызның, аеруча шигъриятебезнең югары сыйфатлы булып үсеше турында кайгырту дияр идем мин. Шуңа да аның иҗатын мәктәптә өйрәнүгә шактый киң урын бирелә.
Вложение | Размер |
---|---|
moi_sled_v_nauke_s.khakim_2011-2012g.doc | 197.5 КБ |
Тау Иле урта гомуми белем бирү мәктәбе
Мамадыш муниципаль районы
Эзләнү эше.
Тема: “Сибгат Хәким поэзиясендә туган як темасы”.
Эшне башкарды:
10 нчы сыйныф укучысы
Михайлова Надежда .
Җитәкчесе:
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Шакирова Дилбәр Сәгыйть кызы
2012нче ел
Эчтәлек
I)Кереш өлеш __________________________________________________ 3
II)Төп өлеш:
1бүлек- поэзиягә күзәтү__________________________________________________________4-5
2бүлек- поэзиянең олы юлыннан ___________________________________6
Збүлек- Сибгат Хәким поэзиясенең үзенчәлеге _______________________7-10
III)Йомгак ______________________________________________________11
IV)Кулланылган әдәбият исемлеге _________________________________12
Кереш .
" Сибгат Хәким поэзиясендә туган як темасы” дип исемләнгән фәнни-эзләнү эшенең чыганагы – С.Хәкимнең танылган лирик шагыйрь булуында.
Тикшеренү эшенең актуальлеге һәм фәнни кыйммәте – С.Хәкимнең татар поэзиясенең олылыгын, шигъри киңлеген билгеләүче әдип булуын раслауда.
Эшнең максаты – С.Хәкимнең күпкырлы эшчәнлеген билгеләү .
Бурычлары: 1) С.Хәкимнең халык шагыйре,барыннан да элек лирик шагыйрь булуын күрсәтү.
2) С.Хәкимнең татар поэзиясенең халыкчан юнәлештә үсеп китүенә җитди өлеш керткән булуын раслау.
3) Шагыйрьнең туган як матурлыгын сурәтләп язган әсәрләре,шигъриятенең иң югары ноктасын билгеләп кенә калмыйча,татар поэзиясенең иң уңышлы әсәрләре арасында урын алуын күрсәтү.
"Сибгат Хәким поэзиясендә туган як темасы ” дигән эзләнү эше кереш, төп өлеш һәм йомгактан тора. Төп өлештә Сибгат Хәким поэзиясенең үзенчәлеге турында сөйләнелде. Йомгакта туган як төшенчәсенең киң булуы, кеше яшәеше белән тыгыз бәйлелеге турында яктыртылды.
Г.Тукай,Һ.Такташ,М.Җәлилләрдән килгән матур традицияләрне,чордашы Х.Туфан белән бергә,үзенчәлекле үстереп,эстафетаны бүгенге көн шагыйрьләренә тапшырган С.Хәкимнең шигърият диңгезендә лаеклы урыны бар.
Сибгат Хәким.... Туган телне һәм әдәбиятны сөючеләргә бу исем яхшы таныш. Ул халкыбызның иң нык танылган шагыйрьләреннән берсе.
Сибгат Хәким – асылда лирик шагыйрь. Ул чынбарлыктагы вакыйга һәм күренешләрне йөрәге аша үткәрә.
Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты С.Хәким – татар поэзиясенең олылыгын, шигъри киңлеген билгеләүче әдип.
Өстәлемдә Сибгат Хәким китаплары. Эзләнүләр барышында аның китапларын как-кат актарып, өйрәнеп, аерым очракларда бик тә үзенчәлекле шигырьләрен рәхәтләнеп, яңадан укыйм. Шигырь бит ул укучы күңеленә катлаулы вакыйгалар, мавыктыргыч сюжет белән генә кереп калмый. Шигырьнең төп максаты-укучының күңеленә, йөрәгенә, бәгыренә үтеп кереп, аның уйларын тирәнәйтү, башын әйләндерү, кычкыртып яки акрын гына үксеп-үксеп елату һәм җырлату.Ә инде С.Хәкимне шәхес буларак та, шагыйрь буларак та чынлап аңлыйм дисәң, аның шигъриятен чын күңелдән кат-кат укып, өйрәнеп, чагыштырып, үз күңелең, кайгы-сагыш дөньясына баткан йөрәгең аша уздыргач шаккатасың: шагыйрьнең эчке рухи дөньясы искиткеч бай, катлаулы, каршылыклы, моң-хәсрәтле икән!
Төп өлеш.
Поэзиягә күзәтү.
20 гасыр ахыры поэзиясе, татар халкының гыйбрәтле үткәненнән, хәзерге яшәешеннән көч һәм нур алып, алга хәрәкәтен, кешенең күңел тарихын язуны дәвам итеп, сүз һәм акыл көчен яңа-21 йөз шәрифләренә тапшырды. Халык язмышы, аның киләчәгенә өмет белән яшәгән Хәсән Туфан иҗат юлын 20 нче еллар уртасында, милләт мәнфәгате өчен җан аткан Сибгат Хәким беренче әсәрләрен утызынчы еллар ахырында бастыра, шул ике олы зат соңгы сулышларына чаклы татар поэзиясе үсешенә юнәлеш биреп киләләр.
С.Хәким белән Х.Туфан.
Хәзерге поэзиянең киң тармаклы һәм күп юнәлешле эчтәлеген иңләве кыен. Тарихи үткән, иҗтимагый мөнәсәбәтләр, туган җиргә, телгә мәхәббәт, кешенең үз-үзен аңлавы, кичерешләр хәрәкәтен ачарга ярдәм иткән табигать күренешләре, тормышны киная белән, үзгәртеп сурәтләү, акыл һәм физик хезмәтләр белән рухлану, балачакны сагыну, мәхәббәт сагышлары – барысы газиз илһам чыганаклары.
Тулаем алганда, 20 гасыр азагында төрле шигъри мәктәпләргә таянган, чынбарлыкны, рухи дөньяны үзләренчә күрү сәләтенә ия, бай фикерле, гүзәллекне тоя, сәяси хәрәкәтләрне аңлый торган сәләтле сүз осталары иҗат итә. Шигърият, бу төргә хас даими, тотрыклы билгеләрен, гасырлар сынавын үткән жанр өлгеләрен, сурәтләү чараларын саклаган хәлдә, туктаусыз хәрәкәттә, үсештә, үзгәрештә яши. Халык, туган тел язмышы, чор сулышы, кешенең мәхәббәт кичерешләре, эчке дөньясы поэзияне алга әйдәүче юнәлешләр булып калалар.
Чын халыкчан поэзия – ул халык күңеле көзгесе, диләр. Һич тә арттырмыйча, моны Сибгат Хәким поэзиясенә карата да әйтергә мөмкин.
С.Хәким каләмдәшләре М.Җәлил, Ә.Исхак, Ш.Маннур, Х.Туфан һәм Ә.Фәйзи белән.
Р.Мостафин, С.Хәким һәм Н.Нәҗми.
Сибгат Хәким – каләмдәшләре, укучылары арасында зур мәхәббәт казанган шагыйрь.
Поэзиянең олы юлыннан.
Сибгат Хәкимнең иҗат юлына күз ташласаң, гаҗәп эзлекле рәвештә югары күтәрелә баруын һәм чын новатор шагыйрь булып үсүен күрәсең. Ул безнең әдәбиятыбызга тирән уйланулар һәм нечкә хисләр поэзиясе белән килеп керде. Ул поэзиябезне яңа образлар, лириканың яңа үрнәкләре белән баеткан, үз халкының югары идеаллары, матур хисләре белән дәртләнеп иҗат иткән кеше. Аның халык арасында популярлыгы, җыр һәм шигырьләренең миллион йөрәкләрне дулкынландыруы шуны раслый.
Сибгат Хәкимнең яңага омтылучан һәм эзләнүчән тыйнак характерын, аның нинди хыяллар, идеаллар белән яшәгәнлеген, нәрсәләр белән рухлануын һәм борчылуын иң яхшы әсәрләренең барысы да диярлек тупланган сайланма җыентыкларыннан да ачык күрергә мөмкин.
С.Хәкимнең шигырьләр җыентыгы.
Сибгат Хәкимнең шигъри мирасы тема һәм жанр ягыннан бай, яшәешнең төрле якларын иңләп алуы белән аерылып тора. Җәмгыятьне, халыкны борчыган җитди мәсьәләләр, аерым цикллар тәшкил итеп, аның иҗат биеклекләрен дә билгели. Алар түбәндәгеләр: бөек шәхесләрнең төрле өлкәдәге эшчәнлеге алдында баш ию, аларның үз чорында һәм киләчәк буыннар өчен әһәмиятен күрсәтү; Бөек Ватан сугышының фаҗигале күренешләре, гади сугышчыларның батырлык үрнәге нигезендә җиңүнең әһәмиятен, тынычлыкның кадерен белү; җәмгыятътә урын алган әхлаксызлык, җинаятьчелек күренешләренең сәбәпләре турында борчылып уйлану, моңа капма-каршы буларак, активлыкка, намуслы, гадел яшәешкә чакыру; туган як һәм аның кешеләренә, халкыбызның матур сыйфатларына, гореф-гадәтләренә, традицияләренә, бәйрәмнәренә соклану, шулар аша милләтнең бүгенгесе һәм киләчәге турында кайгырту һ.б. Соңгысы С.Хәким шигъриятен тулысынча иңләп үтә, әсәрләрен бер үзәккә бәйли. Туган як матурлыгы, халкыбызның җыр-бәйрәмнәре әдипне иҗат дөньясына этәргән.
Сибгат Хәким поэзиясенең үзенчәлеге.
Сибгат Хәким иҗатының темасы да киңкырлы.Әгәр беренче чорда күбрәк авыл кешеләре, аларның уйлары, хисләре, фидакәр хезмәтләре, яшьлек,мәхәббәт турында язса, еллар үткән саен ул темалар киңәя, үсә, яңара барды. Иҗатына тагын да зуррак, әһәмиятлерәк – Ватан, халыклар дуслыгы темалары килеп керә. Әмма туган авылы, туган як кешеләре беркайчан да исеннән чыкмый.Авыл, туган як темасы белән янәшә һәрвакыт әни, гомумиләштерелгән Ана образы да килә.
Бу чорда туган як темасына актив иҗат иткән шагыйрьләрнең берсе – С.Хәким. Иҗатының башлангыч чорындагы “Гомер яңа башлана”, “Югалган эзләр”, “Җәйге таң” кебек шигырьләрендә туган ягы лирик геройга тормыш авырлыгыннан сыену урыны булса, өйрәнелә торган дәвердә, шул казанышларга таянып, авылда барлыкка килгән үзгәрешләргә әдип яңа эчтәлек тудыра. “Әй мәктәбем”, “Үрләреңне менгәч”, “Башка берни дә кирәкми”, “Кайда да йөрәктә” кебек шигырьләрендә туган як образын үзенә иң якын, изге урын буларак төгәлләштерә:
Үрләреңне менгәч, туган ягым,
Әкрен дәшеп, мине туктаттың.
(“Үрләреңне менгәч”)
Авыл темасына бәйләнештә шигырьләрьгә пейзаж-табигать күренешләренең күпләп килеп керүе табигый. С.Хәкимнең “Аккош күле” шигырендә бай һәм төрле төсмерле табигать күренешләре ачыла.
Бөтенләе белән Җирнекемен,
Минем барлык нәсел-нәсәбем
Игенчеләр. Җирдән төртеп чыга
Һәрбер юлым, һәрбер әсәрем.
Шушы дүрт юлда барысы да әйтелгән. Ул бөтен барлыгы белән җиргә, авылга береккән.
С.Хәким бакчада, чәчәкләр арасында. Аккош күле.
Сибгат Хәким Казан артында туып үскән, Казан арты исә элек-электән җырлы як булуы, зур шагыйрьләре, атаклы галимнәре белән дан тоткан. Бу якта безнең милли горурлыгыбыз – татар халык шагыйре Габдулла Тукай туган.
Казан арты...Көлсу туфраклы, соры комлы, кучкылланып утырган чыршылар, ап-ак каенннар үсә торган төбәк. Ул элек-электән үзенең алтын куллы осталары, эш сөючән кешеләре белән дан тоткан. Сибгат Хәким шигырьләрендә бу як нәкъ әнә шулай сурәтләнә дә. Аның бөтен тормышы һәм иҗаты үзе туып үскән Казан артына булган мәхәббәт хисе белән сугарылган.
Язмыш юллары аны илнең төрле якларына илтеп ташлый. Ләкин кайда гына булса да, шагыйрьнең күңелендә Кырлай яклары:
Анда ул таңнарның
Нәкъ Кырлай өстендә атканы.
Кайда да йөрәктә, йөрәктә,
Төшләргә кереп гел йөдәтә.
(“Кайда да йөрәктә”)
Бөек Тукай туып-үскән бу якларның тылсымлы әкиятләре, сагыш-моң тулы җырлары белән әдипнең теле ачылган, уй-хыяллары туган.
“Гел кояшка карый тәрәзәләрең” шигырендә лирик геройга Казан арты бик тә якын, чөнки монда аның теле ачылган, монда ул бөек Тукай моңын ишетеп, йомшак җилләрендә иркәләнеп үскән.Тормыш авырлыкларын җиңеп алга бару, үрләр арты үрләр яулау аңа шатлык китерә. Лирик геройның “хыяллары татлы”, чөнки ул туган ягының, аның кешеләренең киләчәгенә ышаныч белән карый. “Гел кояшка карый тәрәзәләрең” дигәндә, “кояш” сүзе бәхет, өмет, шатлык алып килүче алдагы көн символы булап килә.
Шагыйрьнең нәсел шәҗәрәсе Мәмкә атлы карттан башлана икән. Гаделлеге өчен, авыл халкы аны җир бүлүче итеп сайлый.
Сибгатнең ата-бабалары, урман әрчеп, чәчүлек җир хәзерләгәннәр, күпме көч куеп, маңгай тире агызып тапкан шул җирдә арыш, карабодай үстергәннәр.Аның белән генә тамак туйдыра алмагач, күрше авылларга балта эшенә йөргәннәр.
“Югалган эзләр” шигырен укыганда , безнең күз алдына шагыйрьнең әтисе – ак алъяпкыч япкан, билбавына үткен балтасын кыстырган киң җилкәле крестьян килеп баса. Без аның таза беләкләрен, сөялле кулларын күргәндәй булабыз.
Шагыйрьнең әнисе Газзә апа тугыз бала тәрбияләп үстерә. Ул бик киң күңелле була.Туган авылына кайткач, шагыйрь әнисе белән озаклап сөйләшеп утырырга ярата, үзен борчыган бик күп сорауларга аннан акыллы киңәшләр ала.
Сибгат Хәким әсәрләрендә без Ана образын еш очратабыз. Авыр югалту, көенечле хисләр белән сугарылган “Васыятьләр” поэмасы шагыйрьнең әнисенә багышланган. Ана образы әдип аңында туган як, Ватан һәм халык образы белән кушыла. Үлем түшәгендә яткан әнисенең соңгы васыяте аның колак төбендә яңгырый:
....... кайткала, ташлама бу йортны,
Бабаңнар рухы бу нигездә.....
Шагыйрьнең бу шигъри юлларын укыганда битараф калып булмый:
Башка берни дә кирәкми,
Үзем чапкан печәннәрне
Бер туйганчы иснәсәм.
Белмим, кемгә ничектер, әмма болар, минемчә , авылда иген игеп, киң болыннарда печән чабып үскән кешеләр өчен тирән мәгънәле юллар.
Аның шигырьләрен укыганда туган якларын сагынышып кайткан киек казлар тавышын ишетәсең, кинәт яуган яңгырдан соң һавага күтәрелгән дымлы җир исен тоясың. Синең алдыңда чылтырап аккан чишмәләре, үзенчә нур сипкән ае белән бөтен бер дөнья ачыла.
Әүвәлге гадәт буенча
Борылдым сиңа тагын,
Исәнме, җанга газиз җир,
Илһамым-туган ягым...
дип язды ул Ватан сугышыннан кайткач “Туган як” шигырендә. Туган җиргә булган мәхәббәтне шуннан да көчлерәк итеп әйтергә мөмкинме икән?!
С.Хәкимнең шигырьләре белән танышу.
Шагыйрьнең “Ярлар, ярлар...” исемле лирик шигыре. Беренче строфада конкрет бер табигать күренеше тасвирлана:
Чыр-чу килә бөтен тирә-юнем,
Коелып калган чыбык йә салам.
Ярлар, ярлар, сез зур кәрәз төсле,
Күпме кошлар оя ясаган....
Бу юлларны укыганда һәр кеше текә ярларны, керәшәләрне, аларның шатлыклы авазыннан шау-гөр килеп торган яр буйларын күз алдына китерә. Шушы бөтен бер күренешне сурәтләү өчен авторга бары дүрт юл урын кирәк булган. Шигырьдәге һәр сүз тирән мәгънәгә ия. Шуның нәтиҗәсендә пейзажны сурәтләгән әлеге күренеш укучыга яңа фикер әйтү өчен хезмәт итә:
Ярлар, ярлар, халык күңеле кебек,
Сез катлаулы, тордым оялып.
Җырларыма минем сездә урын
Табылыр микән? Тик бер оялык.
Шагыйрьнең аңында елга ярлары халык язмышына, Ватан язмышына барып тоташа, ә кошлар халык авыз иҗаты традицияләре белән тулысынча яраша. Шул рәвешле, табигать күренешләре, шагыйрьнең фикерләрендә җанланып, өр-яңа эчтәлек белән тулылана.Үз урыныңны – җырларыңа оя кору өчен кирәк булган урынны табу-шагыйрьне әнә шул нәрсә борчый, аның лирикасы әнә шул хактагы уй белән сугарылган.
С.Хәкимнең һәрбер шигъри юлы олы мәгънә белдерә. Андагы һәр сүз ул әйтергә теләгән фикерне ачыклауга хезмәт итә. Лирик әсәрләренә үзенчәлекле интонация, ритм хас, алар музыкальлек белән аерылып торалар. Шуңа да күп кенә шигырьләренә көй язылып , бүген дә яратып кабул ителәләр:
Күңелемә минем, туган як,
Бигрәк тә якын шул син.
Кырларым өстеннән искән
Җилләргә хәтле сусыйм.
(“Сусау”)
“Сусау”да лирик геройның туган ягын сагынуы шундый көчле ки, ул кыр өстеннән искән җилләргә табына, чишмәләренә тезләнә. “Сусау” сүзе, күчерелмә мәгънәдә килеп, туган якка омтылу, аңа ихтыяҗ көчле булуны, бик теләүне аңлата. Ул кабатланып килә һәм әлеге сагынуның, омтылуның дәрәҗәсен билгели. Лирик герой бәхетен туган ягы, аның кешеләре, ягъни туган халкы белән бәйләп карый. “Сусаудан янган күңелгә Су салып торсаң икән” дип, лирик герой туган ягы, халкы белән бергә аралашып яшәргә омтыла, һәм ул аңа ышана да. Шуңа әлеге юллар юану да булып тора.
“Бу кырлар, бу үзәннәрдә” шигырендә лирик геройның туган ягын сагыну, аңа ашкыну хисләре кузгалган, чөнки монда аның балалык эзләре калган, яшьлек мәхәббәте, хисләре, хыяллары кабынган. “Юл” образы тормышны, ачылган мөмкинлекләрне, ышанычны белдерә.
С.Хәким поэзиясендә гәүдәләнгән чишмәләрнең иң мәшһүре – “Фазыл чишмәсе”. Җыр гаять тыйнак, чылтырап аккан чишмә суыдай саф. Халык көенә язылган “Фазыл чишмәсе” чын мәгънәсендә халык җыры булып китте. Авыл тирәсендә, шагыйрь язганча, уннан артык чишмә бар икән. Чишмә образына шагыйрь алга таба да кат-кат мөрәҗәгать итә һәм аны берничә әсәренең шигъри тукымасына үреп бирә: “Башка берни дә кирәкми”, “Ага чишмә” һ.б.
Шулай итеп, әлеге шигырьләрне түбәндәгеләр берләштерә: үзәктә лирик геройның туган ягын сагынып яшәве тора. Балалык, яшүсмер еллары үткән, табигате белән җанга якын туган як һәркемгә кадерле. Ул безгә көч, ышаныч бирә.
“Туган як” төшенчәсе Сибгат Хәким өчен урман-кырлар белән генә чикләнми. Бу төшенчәгә халыкның үткән тарихы да, матур киләчәге дә керә. Туган ягы аңа үлмәс каһарманнары, талантлы иҗат кешеләре белән кадерле. Шул сыйфатлар аның иҗатының диапазонын киңәйтә, аның әсәрләрен югары гражданлык хисләре белән баета, киң колачлы итә.
Йомгак.
Инде, Сибгат Хәким шигъриятен күзәтеп чыкканнан соң, аерым нәтиҗәләр ясарга мөмкин. Әлеге эзләнү эшендә, барыннан да элек, С.Хәким поэзиясендә туган як темасын ачыклау бурычы куелган иде. Югарыда китерелгән күзәтүләр нигезендә, барыннан да элек, шуны күрсәтеп үтәргә кирәк: аның иҗаты күпкырлы. Билгеле булганча, һәрбер шагыйрь өчен актуаль һәм газиз булган уртак темалар байтак: туган ил, туган як һәм туган туфракны сагыну; туган җирнең гүзәл табигате, аның урман-кырлары, инеш-чишмә-елгалары, урманнары... Әнә шуларга багышланган шигырьләр һәрбер шагыйрьдә, шул исәптән Сибгат Хәкимдә дә бар.Биредә С.Хәким шигъриятенә генә хас аерым үзенчәлекләрне тагын бер тапкыр күрсәтеп үтәргә кирәк. Барыннан да элек, Сибгат Хәким шигърияте аның катлаулы тормыш юлы белән тыгыз бәйләнгән, шагыйрьнең бик күп иҗат җимешләре үз автобиографиясенең турыдан-туры чагылышы булып тора. Бәлки нәкъ әнә шуңа күрәдер, аның шигъриятендә иркен болыннары, туган як каеннары, чишмәләре-таулары ярдәмендә гәүдәләнеш тапкан җирсү темасы; башка бер генә шагыйрьдә дә бу кадәр тирән һәм киң чагылыш тапмаган туган як темасы урын ала.Тулаем Сибгат Хәким шигърияте-иң изге хисләр, якты хыяллар-өметләр белән сугарылган иҗат!
Сибгат Хәкимнең иң мактаулы сыйфатларыннан берсе - әдәбиятыбызның, аеруча шигъриятебезнең югары сыйфатлы булып үсеше турында кайгырту дияр идем мин. Шуңа да аның иҗатын мәктәптә өйрәнүгә шактый киң урын бирелә.
Әлеге дәресләргә С.Хәкимнең төрле елларда чыккан җыентыкларыннан, истәлек-мәкаләләрдән, тәнкыйть материалларыннан күргәзмә оештырыла, портреты, каләмдәшләре белән бергә төшкән фоторәсемнәре куела.
Югарыдагы фикерләргә таянып, мондый нәтиҗә ясарга мөмкин: гаять киң төшенчә булган туган яктан башка берни дә кирәкми.
Безгә бу эзләнү эше күңелебездә аеруча тирән эзләр калдырды. Насыйп булса, бу эзләнүләрне алга таба да дәвам итәрбез дигән өметтә калабыз.
Кулланылган әдәбият исемлеге.
Бикмөхәммәт Р. Поэзиябезнең сулмас чәчәкләре.-Казан:Тат.кит.нәшр., 1960.-183б.
Галиуллин Т.Н. Татар шигърияте:1960-1980еллар.-Казан: Мәгариф, 2007.-259б.
Галиуллин Т.Н. Татар шигърияте:1980-2000еллар.Казан:Мәгариф,
2003.-4б.
Даутов Р.Н., Рахмани Р.Ф. Әдипләребез: библиографик белешмәлек:2 томда: 2 том. –Казан:Татар.кит.нәшр.,2009.-559б.
Ишморат Р. Дусларым,остазларым:Истәлекләр.Казан:Тат.кит.нәшр.,
1988.-166б.
Мостафин Р.А. Җаваплылык тойгысы. Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. Казан: Тат.кит.нәшр., 1979.-49б.
Урманче Ф.И. Роберт Миңнуллин:шигъри осталык серләре.-Казан:Мәгариф,2005.-321б.
Хәйруллин Х.Ф. Иҗат чишмәләре.-Казан, Татар.кит.нәшр., 1975.-63б.
Хәким С. Сайланма әсәрләр, ике томда, 1том: Шигырьләр.-Казан:Тат.кит.нәшр., 1986.-5-10б.
Хәким С. Шигырьләр. Казан:Тат.кит.нәшр., 1976.-3-20б.
В поисках капитана Гранта
Астрономы получили первое изображение черной дыры
Голубая лягушка
Сорняки
В чём смысл жизни. // Д.С.Лихачев. Письма о добром и прекрасном. Письмо пятое