• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Миңа Тукай дәшә

Опубликовано Ситдикова Ляля Насиховна вкл 22.10.2013 - 21:47
Ситдикова Ляля Насиховна
Автор: 
Хаерова Ләйсән

Габдулла Тукайның 125 еллыгы уңаеннан язылган шигырь.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан язылган шигырь31.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                             Миңа Тукай дәшә

Хаерова Ләйсән, Әлмәт районы,

Мәмәт авылы (7 класс укучысы)

  1.  Мин Тукайны укып үсәм.

Кечкенәдән яратам.

Әкиятенә рәсем ясыйм,

Җырларын яңгыратам.

  1. Гомер йомгагын сүткәндә,

Үземә сабак алам.

Аның кебек күп күрүче

Юктыр, диеп уйланам.

  1. Ничә авыл, күпме кеше

        Тормышында очраган.

        Бәхетле булмаса да, Ходай

       Язучылык юраган.

 

  1. Гади генә бер авылда

        Моңлы азан яңгырый.

         Шул вакытта Тукай туа

         Җиһан шатланып туймый.

  1. Бөтен балачак елларын

        Ятимлектә үткәргән.

        Ә бит сабый күңеле дә

        Яктылыкка үрелгән.

  1. Бала йөрәгендә яра –

         Гомерлеккә төзәлмәс.

        Бу вакытта кемнәр генә

        Кулына каләм алмас?

  1. Тукай яза, күңел – оча,

          Ерак урман артына.

         Кети - кети уйный торган

          Шүрәлеләр янына.

  1. Анда Былтыр кичләр белән

         Һаман утынга йөри.

         Ә Шүрәле инде куркып

        Аңа якын да килми.

  1. Әкиятне күп яза ул

         Кәҗә, сарыклар калмый,

         Су анасы да басмага

          Утырып чәчен тарый...

  1.  Мәдрәсәдәге хәлләр дә

          Шигырь юлына сыйган.

          Хәтта усал казый анда

          Көлке хәленә калган.

  1. Балалар әкиятенә дә

        Бик зур мәгънә салынган.

         Шүрәле, Былтыр, Акбайлар

         Яшь күңелләрдә калган.

12) Милли җанлы булган Тукай

     Сынатмаган иҗатта.

     Зур шигърият дөньясына

     Килеп кергән пар атта!

13) Шул атларда тиз чаптырып

     Гомер юлларын үткән.

     Халкы өчен янып-көеп

     Яратып иҗат иткән.

14) Таудан акккан чишмәләрдән

       Илһам сулары эчкән,

       Халык ихтирамын яулап,

       Бөеклеккә ирешкән.

15) Быел Тукай елы җитте

      Татар тантана итә.

     Милләт барда бу даһиның

     Даны еракка китә.

16) Еллар аша Тукай мине

      Күңел түренә дәшә.

      Мәңге сине онытмабыз

      Милләтебез яшәсә!


Поделиться:

Космический телескоп Хаббл изучает загадочную "тень летучей мыши"

Две снежинки

Волшебная фортепианная музыка

Смородинка

Как выглядело бы наше небо, если вместо Луны были планеты Солнечной Системы?