• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

"Экология - минем дустым"

Опубликовано Абдуллина Альбина равефовна вкл 24.10.2013 - 20:20
Автор: 
Асатова Залина Рамисовна

 

Экология һәрвакыт

Кисәтеп тора уйда:

“Табигатьнең чисталыгы,

Байлыгы һәм матурлыгы

Бары тик безнең кулда!”

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konkurska.doc25 КБ

Предварительный просмотр:

Экология – минем дустым

Беркөн дәрескә кергәч,

Елмаеп хәлне белгәч,

Укытучы апабыз

Сүзне сердән  башлады.

“Минем,  -ди, - укучылар,

Бар бик яхшы бер дустым.

Аның белән сезне дә

Таныштырырга булдым”.

Аның белән танышырга

Һәркем ашыга гына,

Чөнки өйрәтә икән ул

Бары яхшыга гына.

Агачларны сындырмаска,

Кош оясын туздырмаска,

Чәчәкләрне өзмәскә,

Җәнлекләргә тимәскә.

Ул булган җирдә үлән дә

Хәтфә булып үсә, ди.

Чикләвекләр күп өлгерә,

Җиләкләр мул пешә, ди.

Агачларның да очлары

Күкләргә тия икән.

Үтә күренмәле судан

Бал тәме килә икән.

Барлык җәнлек – җанварларның

Иң  якын дусты, ди, ул.

Кемгә нинди ярдәм кирәк

Иң беренче суза кул.

Ул һәрвакыт: “Табигатькә

Игътибарлы бул!” – дия.

Исеме дә гади генә

Була -  ЭКОЛОГИЯ!

Шундый бик әйбәт булгач,

Апа да мактап торгач,

Әлбәттә, калышмадык,

Таныштык, карышмадык.

Экология һәрвакыт

Кисәтеп тора уйда:

“Табигатьнең чисталыгы,

Байлыгы һәм матурлыгы

Бары тик безнең кулда!”


Поделиться:

Весенняя сказка

Как зима кончилась

Нечаянная победа. Айзек Азимов

Швейня

Фотографии кратера Королёва на Марсе