• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Укытучым

Опубликовано Хазиева Гульназ Талгатовна вкл 28.10.2013 - 15:01
Хазиева Гульназ Талгатовна
Автор: 
Гыйлаҗов Ринат

Сочинение

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ukytuchym.doc24 КБ

Предварительный просмотр:

                    Укытучым.

     Һөнәрләр бик күп,аларның төрле һәм кызыклы булуы турында һәркем белә.Ләкин бу һөнәрләргә өйрәтүчеләр кемнәр соң? Әйе,училище,техникум,институт,университет дигән уку йортлары бар.Ә аларга кадәр укый торган белем йорты-мәктәп.Балалар җиде яшь тулгач,мәктәпкә киләләр.Менә шушыннан башлана инде һөнәр ияләренең тамыры. Ә шушы яшь, ныгымаган  тамырларга су сибүче кешеләр-укытучылар.Алар бу тамырларны ныгыта һәм зур агач булып үсәргә булыша.

     Укытучы эше җиңел түгел.Аның төп эше белем бирү булса, бүтән вазыйфалары да күптөрле: ул укучыларына яхшы әни дә,киңәшче дә, тугры дус  та була белергә тиеш.

     Укытучы! Нинди мәгърур яңгырый бу исем.Син  дөньядагы уңай сыйфатларны үзеңдә туплагансың:киң күңеллелек,тырышлык,кешеләргә чиксез мәхәббәт...

      Бу сыйфатларның барысы да минем беренче укытучым Хаҗиева Гөлназ Тәлгат кызында бар. Мин сезнең белән горурланам.

                                              Гыйлаҗов Ринат,

                                              4сыйныф укучысы.

                                             Әлмәт районы

                                              Бишмунча башлангыч мәктәбе.    


Поделиться:

Человек несгибаем. В.А. Сухомлинский

Кто грамотней?

Астрономический календарь. Март, 2019

Одеяльце

Девчата