• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Минем әбием – тыл ветераны.

Опубликовано Галиева Алсу Мирхазияновна вкл 20.12.2013 - 20:51
Галиева Алсу Мирхазияновна
Автор: 
Насипов Данияр

Сочинение учащегося о бабушке - о ветеране тыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ebiem_tyl_veterany.doc28 КБ

Предварительный просмотр:

Минем  әбием – тыл ветераны

Минем Галия әбием – тыл ветераны. Ул 1929елның 29 январенда гаиләдә  1 нче бала булып дөньяга килә. Үзеннән соң туган энесенә, өч сеңлесенә ул әни дә, әти дә була. Тормышлар авыр иде без үскәндә, ашарга, кияргә булмады, ди әбием. ”Бәхетле балачак” төшенчәсе ул елларда туган балаларга ят нәрсә булган. Апайларын  туйдырырга тырышып әбием кечкенәдән үк төрле эшләрдә эшләгән. Ә 7нче сыйныфны  тәмамлагач, “ипи пешерү пекарнясы”на су ташучы булып урнашкан. 30-35 әр көянтә су алып кайта идем, баштагы көннәрдә иңбашлар канап чыга иде, түздем, ди әбием. Чөнки кич эштән кайтканны тәрәзәдән көтеп 3 сеңлесе “кыстырган, кыстырган” дип каршысына йөгереп чыгып шатлыктан сикергәләгәндә, аның куанычы эсенә сыймаган. Эш хакы итеп көнгә 1 ипи биргәннәр әбиемә; ул шуны төреп, култык астына кыстырып кайта идем, ди. Ә бер көчле яңгырдан соң, Әргәнештән су аша чыкканда,  1 капчык юа белән агып китеп, әздән үлмичә калган. Әтисе сугыштан кайтып 1 генә атна яшәгән, ә әнисе  гомер буе колхозда атлы эштә эшләгән. Әбиемнең аң-белемгә омтылышы көчле була. Эне-сеңелләре үсә төшкәч, Казан шәһәрендә кооператив техникумын тәмамлый, безнең авыл ашхәнәсенә юллама буенча  эшкә җибәрелә. 1958 елда бабам Фәизелгилем белән гаилә корып, тату гаиләдә 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Аның фидакарь хезмәтләре өчен бирелгән мактау кәгазьләре һәм медальләре бик күп. Январьда аңа 84 яшь тулды. Өйдә барлык эшләрдә булыша, җылы оек , бияләйләр бәйли, безне мәктәпкә озатып, каршы ала. Без аны хөрмәт итәбез, сәламәтлек, озын гомер телибез.

Насыйпов Данияр


Поделиться:

Военная хитрость

Сказка на ночь про Снеговика

Зимняя сказка

Ералаш

Северное сияние