• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

ДӨНЬЯ МАЛЫНА АЛДАНМА. (әкият)

Опубликовано Фардиева Гузель Габдулахатовна вкл 10.01.2014 - 22:24
Фардиева Гузель Габдулахатовна
Автор: 
Антонова Луиза

Поучительная сказка о дружной  и крепкой семье.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл donya_malyna_aldanma_-.docx17.14 КБ

Предварительный просмотр:

ДӨНЬЯ МАЛЫНА АЛДАНМА.

(әкият)

Антонова Луиза Петровна, Алабуга шәһәренең 8 нче урта мәктәбе

Фәнни җитәкче: Фәрдиева Г.Г.

Исәнмесез, нәни укучыларым. Дөнья хәлләре гыйбрәтле була. Төрле илләргә барып, төрле маҗаралы, хикмәтле вакыйгалар күргәнем, ишеткәнем бар. Менә шуларның берсен сезгә дә сөйләп китәм.  

Борын заманда, җиде диңгез артында, җиде урман чигендә, матур яшел алан булган. Анда  бер Куян гаиләсе белән яшәгән. Ярлы гаилә булса да, бик тату һәм дус гомер иткәннәр. Әти куян һәр иртә урманга китеп, кышка ашлык җыйган, урман җыештырган, күршедә  яшәүче Аюкайның, Бүрекәйнең хәлләрен белешеп-сорашып йөргән. Әни куян өй һәм хуҗалыгын карап, өч Бала куянны тәрбияләгән. Балалары  акыллы, тәртипле булып үскәннәр. Әтиләре кич белән  өйгә кайткач, матур итеп, бергәләшеп, түгәрәк табын артына утырып кичке аш ашаганнар. Йоклар алдыннан, Әти Куян һәр кич балаларына әкият сөйләгән. Шулай итеп матур яшәп ятканда, бер көнне ишекләренә шакыйлар.

Ачып җибәрсәләр, ишек төбендә бер таныш булмаган Төлке абзый тора икән.

  • Гафу итегез, мин гади юлчы,  миңа су эчәргә бирмәссезме? – дип сорый ул.
  • Әлбәттә. Ишек төбендә тормагыз, өйгә керегез. Табын янына рәхим итегез. Табыныбыз төрле ризыкларга мул булмаса да, булганына сөенеп яшибез. Сезне сыйларга да табарбыз...

Нәниләрем, бу кунак гади генә кунак  булмаган. Ерак булмаган аланда берүзе зур өйдә, бай  тормышка канәгать булып яшәгән бу Төлке абзый. Ләкин бер көнне Куян гаиләсе турында ишетеп алган да, күңелендә ачу һәм көнләшү туган. Хуҗалыгын калдырып, ашыга-ашыга, юлга да  чыккан. Төлке абзый. Һичшиксез, Куян гаиләсен бер-берсенә каршы котыртырмын, талаштырып бетерермен, бәхетләрен бозармын, дип уйлый-уйлый барган һәм,  үзе дә  сизмичә,  Куяннар торган йорт ишеге төбенә барып җиткән.

Шулай итеп, берничә ай узып киткән. Көз бетә, кыш якынлаша башлаган. Төлке абзый ялганлап, юмалап,  куян өендә яшәп калган. Куян гаиләсен кышка ач калдырырга да  уйлаган.

Менә беркөнне Төлке абзый Куянның кышка әзерләгән ашлыгын урлаган. Өйдә беркеше булмаганда,  ашлыкны капчыгы белән алып өенә алып киткән. Кичке аш ашагач, Төлке абзый юри сүз башлаган, кышка әзерләнгән ашлык турында сүз чыгарган:

  • Куян хуҗа, кара әле син әзерләгән ашлык юкка чыккан бит!
  • Булмас! Әнә почмакта тора ич,  – дип почмакка таба  борылып әйтүе булган.. – Ай-һай, харап булдык... көз генә бетеп килә бит, нишләрбез инде, азык юкка чыккан ич, - дип кайгыра башлаган Куянкай.
  • Борчылма. Барысы да яхшы булыр. Калганын җыеп, кирәгенчә генә тотарбыз, – дип тынычландырган  Әни Куян.

Төлке абзый бу сүзләргә шаккаткан. Һәм, онтылып,  ялгыш, ашлыкны үзе урлаганны әйтеп салган. Куян гаиләсе кунакның  шундый начар хәлне эшләвенә гаҗәпләнеп карап торган. Ләкин ачуланмаганнар. Төлке абзый шуңа  тагын да гаҗәпләнеп, гафу үтенмичә, рәхмәтләр әйтмичә, өенә кайтып киткән. Өенә кайтып керсә, өе буп-буш... Кеше тормышын бозып, ашлыкларын урлап, күңелендә ачу һәм көнләшү саклап, үзе дә  корбан булган:  бернәрсәсез калган.

Шуңа күрә, кадерле балалар, беркайчан да кеше бәхетенә, кеше байлыгына кызыкмагыз.” Дөнья малына алдансаң, юкка чыгар күлләр” дип юкка гына әйтмиләр.

 Сау булыгыз, нәниләрем! Бер берегезгә ачу сакламыйча, көнләшмичә яшәгез, акыллы, шәфкатьле, миһербанлы,  булыгыз.

 


Поделиться:

Рисуем белые грибы пастелью

Золотой циркуль

На берегу Байкала

Ветер и Солнце

Как нарисовать портрет?