• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Минем гаиләм

Опубликовано Гасимова Чулпан Галиевна вкл 24.01.2014 - 15:40
Гасимова Чулпан Галиевна
Автор: 
Нәҗмиева Раилә

Минем гаиләм темасына инша

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Минем гаиләм11.8 КБ

Предварительный просмотр:

Минем гаиләм

Туган авылым Купкада тату яшәүче гаиләләр шактый. Шуларның берсе безнең гаилә дип уйлыйм мин. Гаиләбез дүрт кешедән тора: әти, әни, мин һәм сеңлем.

Әтием Рамил кирәк чакта кырыс та, йомшак та була белә, безне бары тик яхшылыкка, кешеләрне олыларга, хөрмәт итәргә өйрәтә.

Әнием Зөбәйдә – дөньяда иң яхшы, иң назлы, иң кайгыртучан әни. Без аны ягымлы, уңган һәм тәмле телле булганы өчен яратабыз. Ул безне тәмле ризыклары белән сыйлый, үз куллары белән безгә бик матур кофталар, җылы оекбашлар бәйләп кидерә.

Әниебез – гаиләбезнең җылысын саклаучы да. Әтием белән әнием өйдәге, хуҗалыктагы барлык эшләрне бергәләп эшлиләр. Әни өйдә булмаса, әтием дә тәмле итеп ашарга пешерә, ә мин өй җыештырам, савыт-саба юам.

Әле минем бик тә җитез, сөйкемле сеңлем Алинә дә бар. Ул балалар бакчасына йөри. Без көне буе бер-беребезне сагынып бетәбез.

Мин үзем Раилә булам. Һәрвакыт яхшы билгеләргә генә укып, әти-әниемне куандырырга тырышам. Мин үзебезнең гаиләне бик яратам. Барлык гаиләләрнең дә безнең шикелле бәхетле булуларын телим. Барлык дусларыма тазалык, тыныч көннәр насыйп булсын.

Раилә Нәҗмиева,

2 нче сыйныф.


Поделиться:

Как нарисовать лимон акварелью

Композитор Алексей Рыбников

Карандаши в пакете

Вокруг света за 80 дней

Самодельный телефон